Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Ямалинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423753 РТ Актанышский район с.Татарские Ямалы ул.Ленина, д.2 |
| Телефон: | +7(855)-525-75-57 |
| E-Mail: | fayrushina.71@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарско-Ямалинская ООШ" |
| Руководитель: | Файрушина Гульназ Гилмегаяновна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 28 учеников |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << ( 221 ) 222 223 224 225 226 227 228 229 230 >>
-
Фоат Садриев укулары 04.04.2015

Мөслим гимназиясендә үткәрелгән Фоат Садриев укуларында катнашып, 9 класс укучысы Хуҗина Гөлнара "Ф.Садриев - юмор остасы" дигән темага чыгыш ясап сертификатка ия булды. Җитәкчесе Гаянова Ф.Г.
-
Ведомствоара семинар 03.04.2015

30 март көнне аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле 2 нче Актаныш мәктәбе базасында мәктәп директорлары һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының "Профилактика наркомании и ПАВ в образовательных организациях района" темасына ведомствоара семинары узды. Семинарны мәктәп директоры Вахитов Илшат Рәфит улы ачып җибәрде. Биредә укучы балаларның сәхнәләштерелгән чыгышлары тәкъдим ителде.
-
Көрәш ярышы 03.04.2015

30-31 март көннәрендә Актаныш районы глава призына милли көрәш ярышлары булды. Анда безнең мәктәптән 36 кг. массалы үлчәүдә Харисов Нәркиз, Вакилов Ленар, Харисов Гадел катнашты. Команда дүртенче урынны алды.
-
Видеоконференция 03.04.2015

2 апрель көнне ТР мәгариф министры Энгель Нәвап улы белән мәктәп директорлары, мәгариф бүлеге белән видеоконференция үтте.
Анда төрле мәсъәләләр каралды : мәгариф бүлегендәгеләрнең хезмәт хаклары, белем сыйфатын арттыру буенча, имтиханнарның нәтиҗәләре буенча, зур киңәшмә булып узды. -
Иң гади авиамодельләр конкурсы 26.03.2015

25 март көнне беренче санлы Актаныш мәктәбе базасында укучылар тарафыннан ясалган иң гади авиамодельләр конкурсы булды. Безнең мәктәптән 7 класс укучысы Харисов Газиз “Муха” вертолетының максималь ераклыкка очуы” номинациясендә 2 урынны алды һәм диплом белән бүләкләнде.
-
Педсовет 25.03.2015

Мәктәптә "Белем сыйфатын күтәрүнең төп шарты - укучыларда һәм укытучыларда уңай мотивация формалаштыру" дигән темага педсовет үткәрелде. Шулай ук өченче чирек нәтиҗәләре, имтиханнарга әзерлек турында фикер алышынды
-
Шигырь укучылар бәйгесе 24.03.2015

Район күләмендә Габдулла Тукай иҗатына багышланган шигырь укучылар бәйгесендә 9 класс укучысы Фатхуллин Ранис 3 урынны алды. Җитәкчесе Гаянова Ф.Г.
-
ОРКСЭ фәне буенча мониторинг 24.03.2015

4 класс укучылары һәм ата-аналары ОРКСЭ фәне буенча мониторинг үттеләр.
-
Математикадан имтихан 24.03.2015

Бүген икенче санлы Актаныш мәктәбе базасында 9 сыйныф укучылары математикадан имтихан биреп карыйлар.
-
Рус теленнән ОГЭ 24.03.2015

Бүген 24 март көнне 9 класс укучылары рус теленнән ОГЭ биреп карыйлар. Аларга уңышлар телибез.














