Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Ямалинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423753 РТ Актанышский район с.Татарские Ямалы ул.Ленина, д.2 |
| Телефон: | +7(855)-525-75-57 |
| E-Mail: | fayrushina.71@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарско-Ямалинская ООШ" |
| Руководитель: | Файрушина Гульназ Гилмегаяновна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 28 учеников |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Тат.Ямалы мәктәбенең яңалыклары
Фатыйх Насыров истәлегенә мемориаль такта куелды
Опубликовано: 07.05.2018Бөек Ватан сугышы һәм мәгариф ветераны , Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, җирлек тарихында тирән эз калдырган шәхес, авыл гына түгел, күрше-тирә җирлек балаларын да зур тормыш юлына чыгарган мөгаллим Фатыйх Сәләхетдин улы Насыров истәлегенә мәктәбебезгә мемориаль такта куелды.
1918 елда Өшәр авылында дөньяга килгән Фатыйх Сәләхетдин улын, аның тормыш иптәше, Куян авылы кызы Гөлбану Зинанованы райондашларыбыз әле бүген дә зур хөрмәт белән искә ала.
Фатыйх абый сугышка хәрби хезмәт үтәргә киткән җиреннән керә. Канкойгыч сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены, “Медаль за боевые заслуги”, “Варшаваны азат иткән өчен”, “Берлинны алган өчен” һәм башка медаль-орденнарга ия була ул.
Гөлбану Җинан кызы исә үз теләге белән сугышка алынган гаярь, курку белмәс хатын-кызларның берсе. Зенитчы Гөлбану апа да сугыш кырыннан орден-медальләр һәм чиксез яшәү теләге белән кайта.
Фатыйх абый белән Гөлбану апа гаиләләренә нигезне Германиянең Галле шәһәрендә сала. Беренче балалары да шунда туа. Ә 1948 елда алар кендек каннары тамган туган җирләренә кайта. Нәкъ менә Актаныш районы белән бәйле була аларның данлы да, шанлы да еллары. Сугыш белән сыналган ныклы мәхәббәтнең җиде җимеше дә туган җир туфрагында тәгәрәп үсә.
Ни кызганыч, бүген инде әлеге кадерле ветераннарыбыз безнең сафларда юк. Тик хәтер аларны бүген дә яшәтә. Фатыйх Сәләхетдин улы Насыров истәлегенә Татар Ямалы мәктәбенә мемориаль такта куелу да моңа ачык мисал. Ветераннарыбызның чарада катнашкан балалары да искәртеп, райондашларга, авыл халкына чиксез рәхмәт сүзләрен җиткерде.
К списку новостей














