Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Ямалинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423753 РТ Актанышский район с.Татарские Ямалы ул.Ленина, д.2 |
| Телефон: | +7(855)-525-75-57 |
| E-Mail: | fayrushina.71@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарско-Ямалинская ООШ" |
| Руководитель: | Файрушина Гульназ Гилмегаяновна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 28 учеников |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Тат.Ямалы мәктәбенең яңалыклары
Халыкара "Җәлил укулары" әдәби бәйгесе
Опубликовано: 19.11.2018
Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесен үткәрүне гамәлгә кертте.
Әлеге чараны уздыруның максатлары булып Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, Муса Җәлилнең иҗади мирасын популярлаштыру, бөек шагыйрьнең иҗатына кызыксынуны арттыру, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү, яшь талантларны ачыклау, сәләтләрен күрсәтүгә мөмкинлекләр тудыру тора.
19 ноябрь көнне Балалар иҗат үзәге базасында бәйгенең муниципаль этабы үтте. Балалар бакчасы балалары, мәктәп укучылары 3-8 яшь, 9-13 яшь, 14-17 яшь, 18-25 яшь төркемнәре арасында “Муса Җәлил татар телендә”, “Муса Җәлил рус телендә”, “Муса Җәлил халыклар телендә”, “Җәлил турында”, “Яшь җәлилчеләр”, “Рәсем иҗаты”, Муса Җәлил белән бәйле урыннарга читтән торып сәяхәт” номинацияләрендә көч сынашты. Әлеге бәйгедә безнең мәктәп укучыларыда актив катнашы. Аларга уңышлар телибез!
Источник: https://edu.tatar.ru/aktanysh/roo/read-news/1889810
К списку новостей














