Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Ямалинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423753 РТ Актанышский район с.Татарские Ямалы ул.Ленина, д.2 |
| Телефон: | +7(855)-525-75-57 |
| E-Mail: | fayrushina.71@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарско-Ямалинская ООШ" |
| Руководитель: | Файрушина Гульназ Гилмегаяновна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 28 учеников |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Тат.Ямалы мәктәбенең яңалыклары
Ата-аналар җыелышы
Опубликовано: 12.11.201111 ноябрь көнне мәктәптә ата-аналар җыелышы үтте. Җыелышның беренче өлешендә ата-аналар укучыларның "Көзге муллык" күргәзмәсе, иҗади эшләре белән таныштылар. Икенче өлеше классларда узды. Анда сыйныф җитәкчеләренең методик чыгышлары тыңланды, "Татарстан Республикасында электрон белем" сайтында эшләү тәртибе белән якыннанрак таныштылар. Җыелышның өченче, гомуми өлешендә әти-әниләргә 2011-2012 уку елының 1 чирек нәтиҗәләре, ирешелгән уңышлар, төгәлләп бетерәсе эшләр турында әйтелде. Шулай ук җыелышта мәктәп җитәкчелеге ата-аналарны тагын бер яңалык- үзеңә-үзең хезмәт күрсәтә торган мәгълүмат киоскы- инфомат белән таныштырдылар, алда торган төп бурычларның берсе булган фән олимпиадаларының район этабына, бердәм дәүләт имтиханнарына, "Йолдызлык-2011" бәйгесенә әзерлек, бердәм режимның үтәлеше, газета-журналларга язылу, китап уку турында да әйтеп уздылар.
К списку новостей














