Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул. Школьная, д. 26 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Stak.akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Такталачукская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Алмаз Саяпович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 59 учащихся |
| У нас учат: | 15 педагогов |
-
Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә театр атналыгы/Неделя театра 25.03.2024

Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә, мәктәпнең тәрбия
планы чаралары нигезендә, театр атналыгы оештырылды. Атналыкны 15
март көнне башлангыч класс укучылары ачты. 1нче класс укучылары
“Сертотмас үрдәк”, 2 нче класс укучылары “Ике кыз” әкиятен, 3 нче класс
укучылары “Серле ачкыч” , 4 нче класс укучылары “Әбиләрдә кунакта”
әсәрләрен сәхнәләштерделәр.
19 нчы март көнне 5-8 нче класс укучылары атналыкны дәвам итте.
Укучылар сәхнәдә күрсәткән әсәрләр урыны белән шаян, көлкеле булды,
урыны белән уйланырга мәҗбүр итте. 5 нче класс укучылары “Сак-Сок”
бәетен, 6 нчы класс укучылары “Табигать балалары”, 7 нче класс укучылары
“Кызыл алмалар”, 8 нче класс укучылары “Кабак” әсәрен сәхнәләштерделәр.
Чарага әзерлек эшләре дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында, класс
җитәкчеләре тарафыннан оештырылды. Күрсәтелгән сәхнә әсәрләре гаилә,
балалар һәм әти-әниләр, экология, патриотизм, сугыш афәте, белемгә хөрмәт,
туган телгә хөрмәт һәм сак караш, туган телне саклау кебек тәрбияви
темаларны ачты. Укучыларның, остазларның хезмәте тиешенчә бәяләнде.
Атналыкны 9 нчы класс укучылары Г.Камалның “Банкрот” әсәре белән
йомгаклый.
С 15 по 22 марта в МБОУ “Такталачукская ООШ” была организована
неделя театра. Неделю открыли учащиеся начальных классов. 15 марта 1-4
классы показали свои творческие постановки. 19 марта учащиеся 5-8 классов
продолжили театральную неделю своими интересными пьесами. -
Өченче чирек тәмам/ Третья четверть закончилась 22.03.2024

Вакыйгаларга бай булган, бик тә катлаулы чирек - өченче чирек үтеп тә китте. Укучылар түзесезлек белән көтеп алган каникулларына таралыштылар.
Класс җитәкчеләре укучылардан һәм ата-аналардан язгы каникул чорына инструктажлар алып, балаларны каникулага озаттылар.
Наконец наступил конец долгожданной третьей четверти. Учителя взяли инструтажи у учеников и у родителей.
-
Биреп карау БДИ/ Пробные ОГЭ 21.03.2024

9 нчы класс укучылар бу атнада мәҗбүри һәм сайланма фәннәр буенча БДИ биреп карадылар. Безнең мәктәп укучылар химия, биология,татар теле, информатика сайланма фәннәреннән һәм рус теле белән математика мәҗбүри фәннәреннән көчләрен сынадылар. Нәтиҗәләр уртача, укучылар һәм фән укытучылары алга таба әзерлекләрен дәвам итәрләр.
Ученики 9го класса на этой неделе сдавали ОГЭ по обязательным и выборочным предеметам.











