Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул.Школьная, д.26а |
| Телефон: | +7(855)-525-55-54 |
| E-Mail: | sstak.akt@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Такталачукская школа-интернат" |
| Руководитель: | Хазиева Наиля Хазимардановна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 41 учащихся |
| У нас учат: | 20 педагога |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 ( 4 ) 5 6 7 8 9 10 >>
-
Тәрбия сәгате. 17.01.2024

2 группада "Сәламәт булыйм,дисәң" дигән темага тәрбия сәгате үткәрелде. Кыш көне салкын тидерү бик җиңел инде ул. Өстәвенә, яңадан-яңа төр чирләре дә барлыкка килеп тора. “Әпчи” итә башласаң, йөткереп йөрсәң – син инде авырый башладың дигән сүз! Артык тирән китмәсен өчен, авыруны башында ук дәваларга, иммунитетны ныгытып торырга кирәк. Салкын тию белән ничек көрәшергә? Авырулардан саклану өчен гади генә чаралар тәкъдим итәбез! 1. Урамнан кергәч, ашарга утырыр алдыннан кулларыгызны яхшылап сабын белән юыгыз. Ютәлләп торган кешеләр белән якыннан аралашырга тырышмагыз. 2. Сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз (моңа йокыны рәткә китерү, дөрес туклану, физик активлык керә). Иртән гимнастика ясагыз, көн саен җәяү йөрүне гадәткә кертегез, спорт белән шөгыльләнегез. 3. Күбрәк сыеклык (су, чәй, смузи) эчегез. Кеше организмы 70-80% судан тора. Су – баш мие эшчәнлеген яхшырта, канны кислород белән туендыра һәм тиренең картаю процессын акрынайта. 4. Өйне, уку,эш урынын даими рәвештә җилләтегез һәм һаваны дымландырыгыз. 5. Кеше күп урыннарда сирәгрәк булыгыз. Транспортта яки кеше җыелган урыннарда битлек киеп йөрегез. 6. Кем белән дә булса очрашканда кочаклашулардан һәм кул кысулардан сакланыгыз. Йөзегезгә, күзләрегезгә бигрәк тә борыныгызга юылмаган кулларыгыз белән тимәгез. 7. Яшелчә һәм җиләк-җимешләр ашагыз. Бигрәк тә лимонга игътибарыгызны юнәлтегез. 8. Саф һавада ешрак булыгыз, урман һавасы сулагыз... Чана-чаңгы, тимераякта шуыгыз. 9. Күбрәк суган һәм сарымсак ашагыз. Сарымсак составында күпләгән минераль матдәләр: углеводлар, инулин, полисахаридлар һәм башкалар бар. Аның иң файдалы үзлекләренең берсе – бактерияләргә каршы торуы дип ассызыклый белгечләр. Ул салкын тию авыруларына каршы торырга булыша, вирусларны үтерә. Болай ашый алмыйсыз икән, ризыкка турап булса да салыгыз. Шулай ук, грипп, кизү вакытында бүлмәләргә туралган сарымсаклы тәлинкә куеп чыгарга кирәк. Барыбыз да сәламәт булыйк! Үзебез һәм якыннарыбыз турында ешрак кайгыртыйк! Тәрбияче:Мурзина Д. Д.
-
Директорларның тәрбия буенча киңәшчеләре/ Советники директора по воспитанию 11.01.2024

Директорларның тәрбия буенча киңәшчеләре/ Советники директора по воспитанию 11 нче гыйнвардан Актаныш районың 6 мәктәбендә директорларның тәрбия эшләре буенча киңәшчеләре билгеләнде. Яңа билгеләнгән коллегаларыбызга эшләрендә зур уңышлар телибез. 11 января в 6 школах района были назначены новые советники директора по воспитанию. Желаем успехов нашим коллегам в новой должности.
-
Чирек башланды/ Четверть началась 09.01.2024

Чирек башланды/ Четверть началась Укучыларның иң озын һәм иң эшлекле чиреге башланып китте. 3 нче чирек чараларга һәм төрле конкурсларга бик бай. Укучыларга да укытучыларга да түземлек телибез. Уңышларга ирешергә язсын. Началась самая долгая четверть учебного года. Этот период очень богата на разные меропрития и конкурсы. Желаем терпения всем участникам учебного процесса.
-
Бүген "Интернат-мәктәптә уку-укыту процессында сәламәтлекне саклау технологияләрен куллану"дигән тема астында класс житәкчеләренең һәм тәрбиячеләрнең методик берләшмә утырышы үтте. 08.01.2024 Бүген "Интернат-мәктәптә уку-укыту процессында сәламәтлекне саклау технологияләрен куллану"дигән тема астында класс житәкчеләренең һәм тәрбиячеләрнең методик берләшмә утырышы үтте.

-
Хөрмәтле хезмәттәшләр! Барыгызга да 2023 елда куйган хезмәтегез, уңышларыгыз өчен зур рәхмәт! 2024 ел илебезгә иминлек, узебезгә сәламәтлек, түземлек, гаиләләребезгә бәхет- куаныч, эшебездә уңышлар алып килсен! Яңа ел белән! 31.12.2023 Хөрмәтле хезмәттәшләр! Барыгызга да 2023 елда куйган хезмәтегез, уңышларыгыз өчен зур рәхмәт! 2024 ел илебезгә иминлек, узебезгә сәламәтлек, түземлек, гаиләләребезгә бәхет- куаныч, эшебездә уңышлар алып килсен! Яңа ел белән!

-
Педсовет. 30.12.2023 Педсовет.

-
Башлангыч класс укытучыларының методик берләшмә утырышы. 30.12.2023 Башлангыч класс укытучыларының методик берләшмә утырышы.

-
Котлыйбыз! 29.12.2023 Хөрмәтле хезмәттәшебез Нәбиева Әлфия Габдерәвеф кызының куркәм юбилее - 50яшь тулган көне. Хөрмәтле юбилярыбыз! 50 яшь тулган күркәм гомер бәйрәмегез уңаеннан сезгә иң ихлас теләкләребезне юллыйбыз. Һәр туар таң сезгә изге хәбәрләр, шатлыклы яңалыклар гына алып килсен. Киләчәктә ныклы сәламәтлек юлдаш булсын, балалар игелегендә, тормыш иптәшегез Рафилның, якыннарынызның күңел җылысын тоеп имин гомер кичерүегезне телибез. Котлы булсын туган көнегез, Шатлык чәчсен һәрчак йөзегез. Кайгы-хәсрәт күрми, бәхет белән Үтсен сезнең һәрбер көнегез. Шатлык тулы якты көннәр Сезгә гел юлдаш булсын. Бүгенге матур мизгелләр Гел кабатланып торсын!

-
С НОВЫМ ГОДОМ! 29.12.2023 Балачакның иң яраткан бәйрәме - Яңа ел! Тышта буран бөтен җиргә карлар тутыра, Безнең бүлмәдә ямь-яшел чыршы утыра. Яшел чыршының очына йолдыз куелган. Яңа елны каршыларга дуслар җыелган. Бүген бәйрәм! Әйлән-бәйлән уйныйк-гөрләшик. Бүген бәйрәм! Бәйләм-бәйләм бүләк өләшик.

-
2023-2024 нче елның 2 нче чиреген мәктәп-интернатыбызның 18 укучысы "4", " 5" ле билгеләренә тәмамлады. 29.12.2023 2023-2024 нче елның 2 нче чиреген мәктәп-интернатыбызның 18 укучысы "4", " 5" ле билгеләренә тәмамлады.









