Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | gulnaram72@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 27учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << ( 151 ) 152 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Алдынгыларны хөрмәтләү слеты 28.01.2016 27 нче гыйнвар көнне район мәдәният йортында алдынгыларны хөрмәтләү слеты булды. Анда безнең мәктәп 2015 нче елда югары күрсәткечләргә ирешеп төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында бәйгедә 3 нче урынны яулаган өчен Актаныш муниципаль районы Хакимият башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

-
Котыру авыруын кисәтү чаралары 28.01.2016

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе мәгълүматләренә караганда 2015 нче елда хайваннар арасында котыру авыруының киң таралуы күзәтелә. Актаныш районында да котырган хайваннарның кешеләргә ташлану очраклары күзәтелә. Укучыларны котыру авыруының нидән гыйбарәт булуы, аны кисәтү чараларын аңлату максатыннан 28 нче гынвар көнне тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Мусина Г.М. укучыларга гомуми тәрбия сәгате уздырды, сак булырга кирәклекне аңлатты.
-
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары семинары 27.01.2016

26 нчы гыйнвар көнне тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Мусина Г.М. Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Укучылар оешмасы һәм укучылар үзидарәсе эшчәнлеген үстерү, камилләштерү” темасы астында узган семинарда катнашты.
-
“Көрәш” Република турниры 26.01.2016 Зәй шәһәрендә Ринат Фәрдиев истәлегенә уздырылган“Көрәш” Република турнирында мәктәбебезнең 8 нче класс укучысы Хуҗин Фарис призлы 3 урынны алды, диплом һәм медаль белән бүләкләнде.

-
“Парламент дәресләре – 2015” Республика конкурслары 23.01.2016

“Парламент дәресләре – 2015” Республика конкурслары кысаларында “Татарстан – ул без” дип исемләнгән балалар рәсеме Республика конкурсының район этабына 4 класс укучысы Калинина Эльвинаның (җитәкчесе – Мусина Г.М.) рәсеме җибәрелде.
-
“Пешекче китабы язабыз” балалар проекты конкурсы 23.01.2016

“Дөрес туклану турында сөйләшү” программасы кысаларында уздырылучы “Пешекче китабы язабыз” балалар проекты конкурсына 4 класс укучыларының (класс җитәкчесе – Мусина Г.М.) эше җибәрелде. Укучылар мәктәп ашханәсендә тәмле һәм файдалы ризык – винегрет ясадылар һәм эшчәнлекләре буенча проект эшләделәр. Уңышлар телик аларга!
-
“Эколидер” Республика конкурсы 23.01.2016

Ноябрь аенда уздырылган “Эколидер” Республика конкурсында биология укытучысы Хабиров Г.Ә., башлангыч класс укытучысы Мусина Г.М. иҗади проектлар белән катнаштылар. Мәктәп “Белем бирү оешмаларында экологик белем бирү” номинациясендә сертификат белән бүләкләнде.
-
“Мин – Россия гражданы” социаль проектлар акциясе 22.01.2016

“Мин – Россия гражданы” социаль проектлар акциясенең муниципаль этабында катнашып, төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында 5 нче класс укучысы Миргалимов Рифат 3 нче урын алды.
-
Ата – аналар җыелышы 20.01.2016

14 нче гыйнвар көнне мәктәптә 1 нче яртыеллык нәтиҗәләре буенча гомуми ата – аналар җыелышы узды.
-
Хәтер дәресе 20.01.2016 16 нчы гыйнвар көнне мәктәпнең тарих укытучысы Газетдинов Илнар Флүр улы Нюренбургта узган Халыкара хәрби трибуналның 70 еллыгына багышланган Хәтер дәресе уздырды.











