Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | gulnaram72@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 27учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 ( 76 ) 77 78 79 80 >>
-
Соңгы кыңгырау бәйрәме 28.05.2020 Авыр да, үзгә дә булган соңгы кыңгырау бәйрәме безне озын җәйге каникулларга озата. Өч чирек буена, умарта күчедәй, шаулап торган мәктәп соңгы чиректә сагышлы тынлыкка чумды: укулар читтән торып башкарылды. Дүртенче чирек мәгариф системасында укыту эшчәнлеге дистанцион формада булуы белән тарихка кереп кала. Дөнья күләмендә таралган афәт уку-укытуны туктата алмады. Киресенчә, укучы, укытучы, ата-ана эшчәнлегенең нигезен ныгытты. Укуның кирәклеген, гаиләнең бердәмлеген, кешеләр арасында бары тик дустанә мөнәсәбәт урнашырга тиешлеген, мәктәпнең икенче туган йорт вазифасында булуын аңлаган хәлдә уку елын тәмамлыйбыз. Уку нәтиҗәләребез сөендерә: 3 отличник, 18 ударник 61 % сыйфатны бирә. Өлгермәүчеләребез юк. Муниципаль фән олимпиадаларында 7 җиңүче һәм призерларыбыз булды. “Сириус” дистанцион олимпиадаларында да уңышларыбыз бар. Төрле конкурслар һәм спорт ярышларында укучыларыбыз җиңүләр яулады. Ә чыгарылыш класс укучылары гадәти булмаган шартларда мәктәп белән саубуллаша. Канат ныгыткан, шәхес булып формалашуга юнәлеш биргән белем йорты, әлбәттә, якты истәлек булып, күңелләрендә сакланыр. Ак юл сезгә, 9 нчы класс укучылары! Барыгызны да Соңгы кыңгырау бәйрәме белән тәбриклибез! Сәламәт, аек акыллы, ватан җанлы булыгыз. Киләсе уку елында, сезнең шат авазлар астында, укулар башлансын иде дигән теләктә калабыз.

-
Республиканская акция #ЭКОВЕСНА 2020/"Экояз-2020" акциясе 14.05.2020 1 апрельдән "Экояз-2020" акциясе башланды. Быел республика акциясе дистанцион рәвештә үткәрелә. «ЭКО яз " номинациясен үткәрү вакыты, этаплары үзгәрешсез кала: - "Иң яхшы балалар бакчасы"», - "Иң яхшы мәктәп"», - "Иң яхшы гаилә"», - "Иң яхшы предприятие". Район этабы - 2020 елның 1 апреленнән 12 маена кадәр; республика этабы – 2020 елның 18 маеннан 31 маена кадәр. С 1 апреля стартовала акция "Эковесна-2020". В этом году республиканская акция проводится дистанционно. Сроки и этапы проведения номинации "ЭКО весна" остаются неизменными: - "Лучший детский сад"», - "Лучшая школа"», - "Лучшая семья"», - "Лучшее предприятие". Районный этап – с 1 апреля по 12 мая 2020 года; республиканский этап-с 18 мая по 31 мая 2020 года.

-
Конкурс «Лучший школьный музей/комната/уголок памяти Великой Отечественной войны» 05.05.2020 “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге “Тарихи хәтер” партия проекты кысаларында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә багышлап “Иң яхшы мәктәп музее/бүлмәсе/Бөек Ватан сугышы почмагы” конкурсы уздыра. Безнең мәктәптә бу конкурска заявка, анкета һәм мәктәп музееның презентацион материалларын юлланды. Татарстанское региональное отделение Всероссийской политической партии” Единая Россия “в рамках партийного проекта” Историческая память “проводит конкурс” Лучший школьный музей/комната/уголок Великой Отечественной войны", посвященный празднованию 75-й годовщины Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945 годов. В нашей школе на конкурс были направлены заявка, анкета и презентационные материалы школьного музея.

-
«МОИ правила дорожного движения» - «МИНЕМ юл хәрәкәте кагыйдәләрем» 29.04.2020 Юл хәрәкәтендә законны тыңлаучан катнашучылар тәрбияләү, балалар арасында юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү максатыннан 2020 нче елның 21 апреле көнне 14-39 яшьлек мәктәп укучылары хәм студентлар арасында “МИНЕМ юл хәрәкәте кагыйдәләрем” дип исемләнгән онлайн-иншалар конкурсы үткрелде. Безнең мәктәпнең 8 нче сыйныф укучысы Гарифуллина Рәмилә «Юл хәрәкәте кагыйдәләре – тормыш кагыйдәләре " номинациясендә җиңүче булды. Котлыйбыз. Җитәкчесе: С.Р.Хабирова. В целях воспитания законопослушных участников дорожного движения, профилактики предупреждения детского дорожно-транспортного травматизма 21 апреля 2020 года проведен муниципальный онлайн-конкурс среди школьников и студентов в возрасте от 14 до 30 лет «МОИ правила дорожного движения». Ученица 8 класса нашей школы Гарифуллина Рамиля стала победителем в номинации "Правила дорожного движения – правила жизни". Поздравляем. Руководитель: С. Р. Хабирова.

-
"Үлемсез полк-2020"/ "Бессмертный полк-2020" 29.04.2020 "Үлемсез полк-2020" акциясе онлайн формада ВКонтакте социаль челтәрендә уздырылачак. Проект кысаларында барлык теләүчеләр, шул исәптән гомуми белем бирү оешмалары укучылары, махсус оештырылган берләшмәдә #Үлемсез Полколконлайн, #Үлемсез Полколктатарстан хэштеглары белән видео, фото һәм текст постларын бастырып чыгара алачаклар. Акция 20 апрельдә старт ала. «Бессмертный полк» онлайн. Проект по переводу акции «Бессмертный полк в онлайн режим на базе социальной сети ВКонтакте. В рамках проекта все желающие, в том числе учащиеся общеобразовательных организаций, в специально созданном сообществе смогут опубликовать видео, фото и текстовые посты с хэштегами #БессмертныйполкОнлайн, #БессмертныйполкТатарстан. Акция стартует 20 апреля.

-
"Хәтер бакчасы"Халыкара онлайн акция/Международная акция "Сад Памяти" 29.04.2020 "Хәтер бакчасы"Халыкара онлайн акциясе җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан 27 миллион агач утыртуны күздә тота. 27 миллион агач - 27 миллион һәлак булучылар истәлегенә багышлана. Международная онлайн акция "Сад памяти" предполагает высадку 27 миллионов деревьев в честь 75-летия Победы. 27 миллионов деревьев-27 миллионов посвящены памяти погибших.

-
"Җиңү открыткалары" проекты/ Проект «Открытки Победы» 20.04.2020 Бөек җиңүгә 75 ел тулу уңаеннан "Җиңү Открыткалары" проекты старт алды. В честь 75-летия Великой Победы стартовал проект "Открытки Победы".

-
“Тукай безнең күңелләрдә” – “Тукай в наших сердцах” 20.04.2020 Апрель - бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган ай. Шул уңайдан Габдулла Тукай шигырьләренә, әкиятләренә карата ясалган рәсемнәр, укучыларыбыз сөйләгән шигырьләр махсус хэштеглар белән социаль челтәрләргә куелды. Апрель-месяц рождения великого поэта Габдуллы Тукая. В связи с этим рисунки на стихи, сказки Габдуллы Тукая, стихи, которые рассказывают наши ученики, были размещены в социальных сетях со специальными хэштегами.

-
"Өйдә утыр!"/ Флешмоб-акция "Спасибо, доктор!", "Сидим дома" 15.04.2020 Мәктәбебез укучылары "Өйдә утыр!" флешмоб-акциясенә кушылдылар. Укучылар тарафыннан ясалган рәсемнәр махсус хэштеглар белән социаль челтәрләргә куелды. Учащиеся нашей школы присоединились к флешмоб-акции "Спасибо, доктор!", "Сидим дома", "Оставайся дома, Татарстан". Рисунки, сделанные учениками, были размещены в социальных сетях со специальными хэштегами.

-
Профилактик отрядлар конкурсының муниципаль этабы/Муниципальный этап Республиканского конкурса среди отрядов профилактики правонарушений образовательных организаций 14.04.2020 Татарстан Республикасы балалар һәм яшьләр арасында хокук саклау хәрәкәтен популярлаштыру һәм үстерү, хокукый тәрбия һәм үзаң нигезләрен ныгыту максатыннан, 2020 елның 13 апрелендә белем бирү оешмаларының хокук бозуларны профилактикалау отрядлары арасында Республика конкурсының читтән торып муниципаль этабы үткәрелде. В целях популяризации и развития правозащитного движения среди детей и молодежи Республики Татарстан, укрепления основ правового воспитания и самосознания 13 апреля 2020 года состоялся заочный муниципальный этап республиканского конкурса среди отрядов профилактики правонарушений образовательных организаций.











