Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | gulnaram72@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 27учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Новости Тлякеевской ООШ
Башлангыч класс укытучыларының төбәкара семинары
Опубликовано: 14.03.2018
13 март көнне Богады мәктәбендә башлангыч класс укытучыларының “ФДББ стандартларын тормышка ашыру шартларында кече яшьтәге мәктәп балаларында уку компетентлыгын формалаштыру” темасына төбәкара семинар үткәрелде. Семинарга якын-тирә районнардан башлангыч класс укытучылары чакырулы иде. Семинар мәктәпнең “Туган як” музеена сәяхәт һәм балаларның кул эшләреннән күргәзмә белән башланып китте. Эш тәҗрибәсе белән уртаклашу өлешендә ачык дәресләр карау, дәресләргә үзанализ һәм анализ булды. Балалар бакчасы ата-аналар белән берлектә әзерләгән “Йомры икмәкнең себердәге сәяхәте” исемле курчак театрын күрсәттеләр. Соңыннан, башлангыч класс укучылары проект эшләре белән дә чыгыш ясадылар, ә укыту эшләре буенча директор урынбасары Вазетдинова Т.М. эшлекле уен үткәрде. Семинар түгәрәк өстәл янында сөйләшү һәм Актаныш мәгариф идарәсе методисты Г.Д. Имамразыеваның “Актаныш муниципаль районы башлангыч класс укытучыларының эшчәнлеге” темасына чыгышы белән тәмамланды. Семинар эшлекле һәм тәҗрибә уртаклашу ягыннан бик тә отышлы итеп оештырылган иде.
К списку новостей










