Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | gulnaram72@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 27учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Новости Тлякеевской ООШ
Профсоюз комитеты рәисләренең отчет-сайлау конференциясе
Опубликовано: 10.11.2014
Профсоюз комитеты рәисләренең отчет-сайлау конференциясе
5 нче ноябрь көнне мәктәпнең профсоюз комитеты рәисе Мусина Гөлнара Миркасыйм кызы 1 нче санлы Актаныш урта мәктәбе базасында узган отчет-сайлау конференциясендә катнашты. Көн тәртибенең беренче мәсьәләсе буенча чыгышны Актаныш районы мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы җитәкчесе Карамов А.С. ясады. Ул үзенең чыгышында профсоюзның 43 оешмадан 1477 членны берләштерүен әйтте, 5 еллык эшчәнлеккә отчет ясады. Көн тәртибенең икенче мәсьәләсе буенча чыгышны ревизия комиссиясе рәисе Хабибуллина Ф.Р. ясады, ул 5 еллык акча керемнәренә һәм чыгымнарына отчет куйды, профсоюз рәисләренә игътибар итәсе эшләргә басым ясады. Аннан Актаныш районы АПК хезмәткәрләре профсоюз оешмасы җитәкчесе Ханов М.Г., 1 нче санлы Актаныш урта мәктәбе профком рәисе Хөббетдинова Д.Д.лар чыгыш ясады. Соңыннан профком рәисләре коллективны борчыган сорауларын бирделәр. Конференция алдагы 5 еллыкка профком рәисе, ревизия комиссиясе сайлау белән тәмамланды.
К списку новостей










