Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | gulnaram72@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 27учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Новости Тлякеевской ООШ
"Исем ул—синең йөзең, нәселең йөзе!" кичәсе
Опубликовано: 28.11.2014Исем ул—синең йөзең, нәселең йөзе!
27нче ноябрь көнне 6-7нче класс укучылары һәм аларның ата-аналары катнашында класс җитәкчесе Хәбирова Мәйсәрә Фаис кызы “Исем ул—синең йөзең, нәселең йөзе!” темасы буенча класстан тыш чара үткәрде. Әлеге чара укучыларны исемнәр дөньясы белән таныштырды. Алар татар исемнәренең килеп чыгышы һәм мәгънәсе, фамилияләрнең ясалышы турында күп мәгълүмат алдылар. Шәҗәрәнең ничек төзелүе турында да белделәр.
Укытучы Миргалимова Эльвира Вакыйф кызының бишек җыры, Гәрәева Резеда, Саматова Адилә, 5нче класс укучылары һәм класс җитәкчеләре Солтанова Гөлчәчәк Сәлах кызы тарафыннан башкарылган җырлары кичәне тагын да җанландырды.
Кунак итеп кичәгә күп китаплар авторы, якташыбыз Йосыф Хуҗин ага чакырылган иде. Ул балаларга исемнәр буенча бик күп мәгълүмат җиткерде, исем кушу йоласын аңлатты. Иҗат белән даими шөгыльләнүче балаларга “Безнең алтын баганаларыбыз” исемле китабын бүләк итте. Әйдәп баручы иҗатчылар Саматова Адилә һәм Гыйздәтуллина Назлыгөлгә, укытучылары Хәбирова Мәйсәрәгә үзенең премиясен тапшырды. Премиянең иң зурысына бу уку елында да Саматова Адилә лаек булды. Кунагыбыз укучыларга яхшы укуларын, ә яшь иҗатчыларга дәвамлы эшләүләрен теләде.
Бу чара укучылар өчен бик зур тәрбияви әһәмияткә ия булды.
К списку новостей










