Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Уразаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423750 Республика Татарстан,Актанышский район д.Уразаево,ул. Центральная, д. 4 |
| Телефон: | +7(855)-525-37-23 |
| E-Mail: | urazai@bk.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Уразаевская ООШ" |
| Руководитель: | Валиева Гульназ Сагитзяновна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 20 учащихся |
| У нас учат: | 10 педагогов |
-
Ата-аналар җыелышы 01.04.2024

25 март көнне мәктәбебездә чираттагы ата-аналар җыелышы үтте. Җыелышны мәктәбебез тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Саетова А.Х. ачып җибәрде, ул укытучыларны, әти-әниләрне көн тәртибенә куелган максатлар белән таныштырды. Беренче көн тәртибе буенча ул әти-әниләрне һәм укучыларны юл йөрү,транспорт чараларын дөрес куллану кагыйдәләре белән таныштырды, исерткеч эчемлекләр, тәмәке, электрон сигаретлар кулланырга ярамаганлыкны, социаль челтәрләр белән сак эш итүне искәртеп үтте. Икенче көн тәртибе буенча Актаныш районының дәүләт автоном һөнәри мәгариф учреждениесе "Актаныш технология техникумы" ннан килгән вәкил Гилаев А. ата-аналарны техникумда алырга мәмкин булган һөнәрләр белән таныштырды, укырга чакырды. Өченче көн тәртибе буенча мәктәбебезнең укыту эшләре буенча директор урынбасары Салахова В.Х. чыгыш ясады. Ул әти-әниләргә уку уңышлары һәм мәктәбебезнең яңалыклары турында аңлатты. Дүртенче көн тәртибе буенча җыелышлар сыйныфларда үтте. Сыйныф җитәкчеләре 3 нче чирек нәтиҗәләре белән таныштырдылар, Бөтенрәсәй тикшерү эшләренә, Бердәм дәүләт имтиханнырына әзерлек, тәртип турында сөйләделәр. Җыелыш бик эчтәлекле формада үтте. Дүртенче чиректә укытучыларыбызга һәм укучыларыбызга уку-укытуларында зурдан-зур уңышлар телибез!
-
Урман министрлыгы хезмәткәрләре белән очрашу./Встреча с сотрудниками министерства леса. 21.03.2024

Бүген 21 мартта Уразай мәктәбендә урман министрлыгы хезмәткәрләре белән очрашу булды. Урман - безнең туган республикабызның иң кыйммәтле табигый байлыкларының берсе. Алар һава сыйфатын яхшырта, туфракны һәм су объектларын саклый, биологик төрлелекне саклауда мөһим роль уйный, агач һәм башка ресурслар чыганагы булып тора. Алар шулай ук үзләрен талпаннардан , еланнардан, ачулы төлкеләрдән ничек сакларга кирәклеге турында сөйләделәр . Табигатьне яратыгыз һәм урманны саклагыз./ Сегодня 21 марта в Уразаевской ООШ состоялась встреча с сотрудниками министерства леса. Леса – это одно из самых ценных природных богатств нашей родной республики. Они улучшают качество воздуха, защищают почву и водные объекты, играют важную роль в поддержании биоразнообразия, являются источником древесины и других ресурсов. Они рассказали ещё о том , как защитить себя от клещей, от змей, от бешеных лис . Любите природу и охраняйте лес.
-
Конкурс технического мастерства “Я-мастер” 20.03.2024

20 нчы март көнне Балалар иҗат үзәгендә “Я-мастер” районкүләм техник осталык конкурсы булып узды. Әлеге конкурста Уразай мәктәбеннән 8 класс укучысы Маликов Искандәр катнашты. Җитәкчесе: технология укытучысы Гимазов Нияз. Котлыйбыз!/ 20 марта в Центре детского творчества прошел районный конкурс технического мастерства “Я-мастер”. В конкурсе принял участие ученик 8 класса Уразаевской школы Маликов Искандер. Руководитель: учитель технологии Гимазов Нияз. Поздравляем!









