Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнеяхшеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Югары Яхшый төп белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423765, РТ, Актанышский район, дер. Верхнее Яхшеево, ул. Новая, д. 18 |
| Телефон: | +7(855)-525-96-34 |
| E-Mail: | Svh.Akt@edu.tatar.ru, azat-samatov@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнеяхшеевская ООШ" |
| Руководитель: | Саматов Азат Наизович |
| Год основания учреждения: | 1924 |
| У нас учатся: | 20 учащихся |
| У нас учат: | 9 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнеяхшеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Югары Яхшый төп белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: << 141 142 143 ( 144 ) 145 146 147 148 149 150 >>
-
Язгы эшләр.
24.05.2016
Югары Яхшый төп гомуми белем бирү мәктәбендә язгы бакча эшләре төгәлләнеп килә . Укучылар көче белән яшельчә һәм чәчәкләр утыртылды.
-
Җәйге чорда куркычычсызлык кагыйдәләре 24.05.2016

Җәй – укучыларның көтеп алган вакыты. Каникуллар чоры. Яшел чирәмдә йөрү, су коену, балык тоту – һәр баланың яраткан шөгыле. Җәй күңелле, әмма хәвефле дә. Югары Яхшый төп гомуми белем бирү мәктәбенең сыйныф җитәкчеләре шул уңайдан “ Җәйге чорда сак бул” дигән темага тәрбия сәгате уздырдылар.
-
II Республикакүләм «Яшь татнетчылар» интернет-проектлар бәйгесе 21.05.2016

Югары Яхшый мәктәбенең 1 нче сыйныф укучысы Сибатов Айнур ("Айнур сайты"- http://sainur.jimdo.com) II Республикакүләм «Яшь татнетчылар» интернет-проектлар бәйгесендә катнашып I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Җитәкчесе Сибатова Р.Р.
-
Цветы! 21.05.2016

На пришкольном участке зацвели цветы!Сразу стало приятно на душе!
-
Актаныш технология техникумы вәкилләре белән очрашу 21.05.2016

19 нчы май көнне Актаныш мәдәният йортында 9 нчы класс укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен муниципаль район башлыгы Ф.М.Камаев катнашында Актаныш технология техникумы вәкилләре белән очрашу оештырылды. Бу чарада Югары Яхшый мәктәбенең 9 нчы класс укучылары һәм әти-әниләре дә катнашты.
-
Бөтенроссия тикшерү эшләре тәмамланды 21.05.2016

Бөтенроссия тикшерү эшләре тәмамланды. Бурсык мәктәбенең 4 класс укучылары биремнәрне уңышлы башкарып чыктылар. Укучыларның һәм укытучы Д.Ф.Нәбиуллинаның тырыш хезмәт нәтиҗәсе күренде
-
Соңгы кыңгырауга әзерлек
21.05.2016
Тормышта һәр укучы өчен соңгы кыңгырау зур роль уйный. Нәкъ менә ул укучыны олы тормыш юлына дәшә. Бу бәйрәмгә укучылар гына түгел, һәм аларның әти-әниләре һәм укытучылары. Безнең мәктәптә һәр көн репетицияләр үткәрелә. 25 май-соңгы кыңгырау бәйрәме үтәчәк. Барыгызны да шушы бәйрәмгә чакырып калабыз!
-
Халык ара конкурс уен "Кенгуру"
21.05.2016
17 март көнне Актаныш мәктәпләрендә халыкара конкурс-уен "Кенгуру" узды.Югары Яхшый мәктәбеннән 12 укучыга сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Котлыйбыз! 20.05.2016

Республикакүләм "Тукай безнең күңелләрдә" иҗади конкурста 2нче сыйныф укучысы Шәрифуллина Наилә 1 урын, 4 нче сыйныф укучысы Рахматуллина Алинә 3 урын, 3 нче сыйныф укучысы Солтанова Нәзилә катнашучы дипломына ия булдылар. Укытучылары: Нәбиуллина Д.Ф. , Шайхуллина С.Р. Котлыйбыз!
-
Бөтенроссия тикшерү эшләре дәвам итә 19.05.2016

Бүген мәктәпнең 4 класс укучылары әйләнә-тирә дөнья фәненнән Бөтенроссия тикшерү эшләре башкаралар. Барлык укучыларга да уңышлар телибез!










