Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнеяхшеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Югары Яхшый төп белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423765, РТ, Актанышский район, дер. Верхнее Яхшеево, ул. Новая, д. 18 |
| Телефон: | +7(855)-525-96-34 |
| E-Mail: | Svh.Akt@edu.tatar.ru, azat-samatov@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнеяхшеевская ООШ" |
| Руководитель: | Саматов Азат Наизович |
| Год основания учреждения: | 1924 |
| У нас учатся: | 20 учащихся |
| У нас учат: | 9 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнеяхшеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Югары Яхшый төп белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 168 ( 169 ) 170 >>
-
"Музейларга сәяхәт" 10.12.2015

9 декабрь көнне география укытучысы Сибатова Рәзилә Ринас кызы 5,7,8 сыйныф укучылары белән "Музейларга сәяхәт" исемле чара уздырды. Ул үз чарасында мәктәп музее, районыбыздан "Туган як музее", Чиләбе өлкәсендә урнашкан "Ильмень минерология" музейларыннан төшереп алып кайткан материаллардан төзелгән презентацияләр күрсәтте, кызыклы материаллар белән таныштырды. Чара мавыктыргыч,кызыклы узды.
-
"Акыллы һәм талантлы" 09.12.2015

6 сыйныф укучысы Рахматуллин Азамат I Бөтенрәсәй "Акыллы һәм талантлы" исемле конкурсында "Әдәби сәнгать" номинациясендә "Телефон" шигыре белән икенче урын яулады. Укытучысы Зигангирова З.А.
-
Баскетбол ярышы 09.12.2015

5 декабрь көнне Югары Яхшый егетләр командасы баскетбол ярышында 3 урын яулап кайттылар. Аларга алдагы ярышларда да җиңүләр телибез! Җитәкчесе Шайхуллин Расих Рафис улы.
-
Методик атналыгы һәм физкультура атналыгы 09.12.2015

Бу атнада ике атналык бергә үрелеп барды. Методик атналыгы һәм физкультура атналыгы. Укытучылар бер берләренә кереп дәресләр тыңладылар һәм анализ, үзанализлар ясадылар.Төрле технология белән таныштылар һәм аларны өйрәнделәр.
-
Физкультура атналыгы. 09.12.2015

Физкультура атналыгы дәвам итә. 8 декабрь конне ату ярышы булды. Ярышта барысы да бик теләп катнашты.
-
«Туган телем- шагыйрьләр теле» 08.12.2015

«Туган телем- шагыйрьләр теле» III Республика фәнни- эзләнү конференциясендә 7нче сыйныф укучылары Хурматуллина Айзилә һәм Солтанова Инзилә уңышлы чыгыш ясап Диплом алып кайттылар. Җитәкчеләре Набиева Г.Ф., Зигангирова З.А.
-
Гомуми класс сәгате. 08.12.2015

1-10 декабрь инвалидлар декадасы дип игълан ителгән иде. Шул уңайдан мәктәптә төрле чаралар үтә, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Г.Ф. Набиева гомуми класс сәгате уздырды. Һәләкәткә дучар булган, инвалид коляскасына утырган мөмкинлекләре чикләнгән көчле-рухлы кешеләр турында сүз алып барылды.Г.Ф.Набиева класс сәгатендә паралимпиа уеннары турында видиоязма күрсәтте.
-
Физкультура укытучылары семинары 07.12.2015

Югары Яхшый мәктәбендә район физкультура укытучылары семинары булды. Физкультура укытучысы Расих Рафис улы ачык дәрес күрсәтте. Башлангыч класс укытучылары Шайхуллина С.Р. һәм Нәбиуллина Д.Ф. "Аулак өй" дип исемләнгән класстан тыш чара әзерләделәр.
-
4 декабря – День начала работ по созданию ЭВМ 05.12.2015

Со словом «информатика» сегодня знакомы абсолютно все. Данный предмет входит в перечень обязательных предметов российских школ, ВУЗов и других различных учебных заведений. Компьютеры уже на протяжении многих лет являются неотъемлемой частью нашей повседневной жизни. Они помогают нам общаться, учиться, развлекаться, хранить всю необходимую информацию и, конечно же, работать. Причем с развитием информационных технологий, возможностей, которые можно осуществлять посредством ПК, становится все больше.
-
Географиядән олимпиада. 05.12.2015

Бүген укучыбыз география фәненән муниципаль этабында катнаша. Уңышлар телибез!










