Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнеяхшеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Югары Яхшый төп белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423765, РТ, Актанышский район, дер. Верхнее Яхшеево, ул. Новая, д. 18 |
| Телефон: | +7(855)-525-96-34 |
| E-Mail: | Svh.Akt@edu.tatar.ru, azat-samatov@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнеяхшеевская ООШ" |
| Руководитель: | Саматов Азат Наизович |
| Год основания учреждения: | 1924 |
| У нас учатся: | 20 учащихся |
| У нас учат: | 9 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнеяхшеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Югары Яхшый төп белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 178 ( 179 ) 180 >>
-
Гомуми сбор 29.09.2015

"Дуслык" балалар оешмасы сборы узды. Сборны мәктәпнең педагог-организаторы З.А.Зигангирова оештырды. "Галстуклы ил"программасы буенча презентация күрсәтелде. Отряд вожатыйлары билгеләнде. Өлкән әйдәман сайланды. Өлкәннәр көненә эшләр планлаштырылды.
-
Инглиз теленнән олимпиада 29.09.2015

Бүген мәктәбебездә инглиз теленнән олимпиаданың мәктәп туры уткәрелде. Укучыларга район туры олимпиадаларында да уңышлар теләп калабыз!
-
Ата-аналар жыелышы. 28.09.2015

Буген мәктәбебездә чыгарылыш укучыларның ата-аналар җыелышы үзды. Укучыларның тәртибе, укуы һәм дәүләт йомгаклау аттестациясенә хәзерлеге турында сүз алып барылды. Сыйныф җитәкчесе З.А.Зигангирова укучыларның тәртибе, укуга карашы турында аңлатты. Ата-аналарны мәктәп белән хезмәттәшлеккә чакырды. Укыту эшләре буенча директор урынбасары Р.Р. Сибатова алда торган дәуләт йомгаклау аттестациясе, мәжбүри һәм сайлап ала торган имтиханнар турында сөйләде. Мәктәп директоры Л.Ф.Хабирова ата-аналарга балаларның укуы, үз-үзләрен тотышы, тәртипләре буенча игътибарлы булырга чакырды.
-
Рус теленнән олимпиада 28.09.2015

Бүген укучылар рус теленнән олимпиада эшлиләр. Бары тик яхшы нәтиҗәләр булыр дип өметләнәбез.
-
Узган атнага йомгак. 28.09.2015

Узган атнага йомгак ясалды. Министрлыклар отчет ясады. Тимурчылык отряды җитәкчеләре чыгышы булды. Мәктәп директоры Ләйлә Фарис кызы алдынгы укучыларны котлап китте. Шулай ук физкультура укытучысы Расих Рафис улы спорт алдынгыларын үзенең бүләкләре белән котлады.
-
Астраномия һәм экология фәннәреннән олимпиадалар уздырылды. 27.09.2015

26.09.2015 көнне астраномия һәм экология фәннәре бунча олимпиадалар уздырылды.Укытучылары Сибатова Рәзилә Ринас кызы эшләргә нәтиҗә ясады.
-
Без сәламәт яшәү рәвеше яклы! Кросс. 27.09.2015

27 сентябрь көнне авылыбыз җирлегендә кросс уздырылды.Анда мәктәп укучылары һәм хезмәткәрләр бик актив катнашты.
-
Атналык планлаштыру 26.09.2015

Педагогик коллективның атналык планлаштыру утырышы булды. Мәктәп директоры Ләйлә Фарис кызы үткән атнага йомгак ясады. Шулай ук киләсе атнагада эшләр планлаштырылды. Мәктәпнең укыту тәрбия эшләре буенча директор урын- басары Рәзилә Ринас кызыда чыгыш ясады.
-
Укытучылар көненә әзерлек 25.09.2015

Мәктәптә укытучылар көненә әзерлек бара.
-
"Чиста караш" 23.09.2015

Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министрлыгы үткәргән "Чиста караш" бәйгесендә "Иҗтимагый плакат",Фотосурәт" номинациясендә , 1 сыйныф укучысы Сибатов Айнур, "Фотосурәтләр" һәм "Кыска фильм" номинациясендә 8 сыйныф укучысы Хусаенова Розалия катнашып ,шәхадәтнамә алып кайттылар. Укучыларыбызга укуларында уңышлар телибез!










