Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422911, Республика Татарстан, Алексеевский район, село Большие Тиганы, улица А. Баттала, дом 27 |
| Телефон: | +7(843)-412-70-60 |
| E-Mail: | Sbtig.ALx@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большетиганская ООШ им. А. Баттала" |
| Руководитель: | Сайфутдинова Айсылу Назиповна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 43 учеников и 18 дошкольников |
| У нас учат: | 12 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 ( 127 ) 128 129 130 >>
-
Котлыйбыз. 23.01.2017

Тәрбияче Хәйбуллина Э. балалар бакчасында тәрбияләнүче Хэйбуллин И. белән республикакүләм "Тылсымлы остаханә" исемле иҗади конкурсында катнашып катнашучы Дипломы белән бүләкләндекләр.
-
Мин булачак студент. 21.01.2017

Бүген мәктәптә югары сыйныф укучыларының студентлар белән очрашу кичәсе үткәрелде. Студентлар кызыклы итеп укулары, сайлаган профессияләре, яна коллективта очраган авырлыклар, һәм аларны җиңү юллары турында сөйләделәр. Укучылар үзләре өчен бик күп файдалы мәгълүмат алдылар. Кичәдә укучылар һәм студентлар ике командага бүленеп интеллектуаль уенда ярыштылар,студентлар командасы җиңүче дип табылды. Кичә күңелле үтте.
-
Күңелле стартлар 19.01.2017

Бүген озайтылган көн төркеме укучылары белән "Күңелле стартлар" ярышы оештырылды.
-
Котлыйбыз! 18.01.2017

Гимадеева Р. "Бозда сак булам" дип аталган республикакүләм конкурсының район этабында катнашып 1- урын алды. Аның эше республикага узды. Укучыбызны котлыйбыз! Анда да аңа уңышлар телибез.
-
Котлыйбыз! 14.01.2017

Ветеран укытучы Шакиров Нургазиз Салимҗановичны 70 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.
-
Бездә бәйрәм. 13.01.2017

Балалар бакчасында бүген искечә Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмгә балалар янына Кыш бабай, төлке - Хәйләбикә,бүре - Соры-колак кына түгел, хәттә Санта Клаус та килгән иде.. Балалар Санта Клауска үзләренең бәйрәмнәрдә яратып уйный торган уеннарын өйрәттеләр. Яңадан кунакка чакырып калдылар. Бәйрәм иртәсе күңелле үтте.
-
"Котлы булсын Яңа ел!" 30.12.2016

Хөрмәтле укытучылар, укучылар һәм ата- аналар! Сезнең барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйбыз. Яңа ел һәр йортка иминлек, гаиләләргә тынычлык, муллык һәм бәхет-шатлыклар китерсен иде! Сезнең һәрберегезгә рух ныклыгы, күңел көрлеге һәм сәламәтлек телибез. Ил-көнебез тыныч, барыр юлларыбыз киң, туар таңнарыбыз имин булсын. 2017нче ел яңа бәхетләр белән килсен. Яңа еллар мөбарәк булсын!
Килсен әйдә Яңа еллар
Хәере белән!
Булсын шатлык, сөенече
Капчыгы белән!
-
Исәнме, Яңа ел! 29.12.2016

Менә ниһаять безнең барыбызның да көтеп алган бәйрәме килеп җитте. Яңа ел бәйрәме, ул - балачакның иң күңелле бәйрәмнәренең берсе. Бүген балалар бакчасында үткәрелгән " Исәнме,Яңа ел!" исемле бәйрәм иртәсе һәркемне үзенә җыйды. Зал шыгрым тулы иде, олысы-кечесе, барсы да җыелган... Бәйрәм иртәсе җыр- биюләр, шигырьләр, уеннар белән үрелеп барды. Балалар Кыш бабайга ел буе өйрәнгән һөнәрләрен күрсәттеләр. Бәйрәм иртәсе бик күңелле үтте.
-
Котлыйбыз! 26.12.2016

Мәктәбебез "Кышкы әкият" кар сыннары конкурсында катнашканы өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
Хуш киләсең, Яңа ел! 24.12.2016

Бүген башлангыч сыйныф укучылары өчен "Хуш киләсең, Яңа ел!" исемле бәйрәм тамашасы оештырылды. Бәйрәм барышында төрле уеннар һәм җыр-биюләрдә барлык укучылар да бик актив булдылар. Яңа ел һәммәбезгә дә уңышлар, бәхет, сәламәтлек, иминлек, илебезгә тынычлык алып килсен иде.




















