Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Среднетиганская средняя общеобразовательная школа Алексеевского муниципального района Республики Татарстан. Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Урта Тигәнәле гомуми урта белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422912, Республика Татарстан, Алексеевский муниципальный район, с. Средние Тиганы, улица. Школьная, дом 26 |
| Телефон: | +7(843)-413-42-14 |
| E-Mail: | Sstig.Alx@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Среднетиганская СОШ |
| Руководитель: | Хаметшин Марат Зиннурович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 30 учащихся |
| У нас учат: | 13 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Среднетиганская средняя общеобразовательная школа Алексеевского муниципального района Республики Татарстан. Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Урта Тигәнәле гомуми урта белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе. - новости
Страницы: << 131 132 133 ( 134 ) 135 136 137 138 139 140 >>
-
Родительский контроль школьного питания \ Мәктәп туклануында ата-аналар контроле 12.03.2021

12.03.2021 г. член родительского комитета 9 класса Зарипова Л.Р. ознакомилась с организацией горячего питания в школьной столовой.
Она отметила разнообразие блюд в школьном меню, порядок и чистоту в столовой и поблагодарила повара за вкусно приготовленные блюда.12.03.21 - 9 нчы сыйныфның ата-аналар комитеты әгъзасы Зарипова Л.Р. мәктәп ашханәсендә туклануны оештыру белән танышты. Ул мәктәп менюсында ризыкларның төрлелеген, ашханәдә тәртип һәм чисталык булуын билгеләп үтте һәм пешекчеләргә тәмле ризыклар әзерләгәннәре өчен рәхмәт белдерде.
-
Родительский контроль школьного питания \ Мәктәп туклануында ата-аналар контроле 11.03.2021

11.03.21 г. член родительского комитета 9 класса Давлетшина Г.Х. ознакомилась с организацией питания в школьной столовой. Она отметила, что детям нравится, как готовят повара, питание вкусное, полноценное. Давлетшина Г.Х. поблагодарила работников столовой за ответственный подход к работе и заботу о наших детях.
11 нче март көнне 9 сыйныфның ата-аналар комитеты члены Давлетшина Г.Х. мәктәп ашханәсендә туклануны оештыру белән танышты. Ул, балаларга пешекчеләрнең ничек әзерләнүләре, тәмле, туклыклы ризык әзерләүләре ошый, дип билгеләп үтте. Давлетшина Г.Х. ашханә хезмәткәрләренә эшкә җаваплы карашлары һәм балаларыбыз турында кайгыртулары өчен рәхмәт белдерде.
-
Вазы в подарок мамам 08.03.2021

Ученики 7 класса на уроках технологии своими руками изготовили вазы в подарок мамам на 8 марта.
Кадерле энилэр!
Сезне язның тәүге бәйрәме - Халыкара хатын кызлар көне белән тәбрик итәбез. Хатын-кыз-ул тулы бер дөнья, аның күңеленә мәхәббәт тә, гүзәллек тә, йомшаклык та, иң көчле Ана хисләре дә, гаилә учагы жылысы да сыйган. Сезнен тормышыгыз яхшылык һэм яктылык, мәхәббәт, якыннарыгызның күңел җылысы һәм игътибары белән тулып, йөзләрегез елмаюдан яктырып, нурлар чәчеп торса иде! -
Республиканская акция "Вы - наша гордость!" \ "Сез-безнең горурлыгыбыз!" республика акциясе 08.03.2021

В республиканской акции "Вы - наша гордость" участвует учитель начальных классов Камалова С.Р.
1960 елның 17 июнендә, ямьле җәй аенда Фәүзия һәм Тәлгать Кыямовлар гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә әни. Акыллы, тырыш бала булып үсә ул. Мәктәптә тәмамлап, 17 яшьлек кыз Чистайга тегүчелек һөнәре буенча эшкә китә. Биредә озак эшләргә туры килми аңа, ел ярым хезмәт куйганнан соң, әниебез, туган авылына кайтып, әтиебез Ревгать белән гаилә корып җибәрәләр. Шул көннән башлап, гап-гади, тыйнак, сабыр, игелекле әниебез тормыш юлы буйлап горур атлый башлый. “Алга” колхозында дуңгызчылык фермасына дуңгыз караучы булып эшкә керә һәм 30 ел буе биредә хезмәт куя. Алны-ялны белмичә, көн дә иртүк фермага йөри. Авыл җирендә эш урынын сайлау мөмкинлеге юк, эшнең булуы үзе зур бәхет. Беренче елларда ук тырыш һәм хезмәт сөючән әниебез югары күрсәткечләргә ирешә. Хезмәттәшләре белән дә уртак тел табып, дусларча аралашып, ярдәмләшеп эшли алар. Сынауларны да нык көч, зур ышаныч белән җиңеп яши белә, хезмәтне дә сөеп, җиренә җиткереп башкара. Дуңгызчылык фермасы беткәннән соң, әни терлекчелек фермасында башта орлыкландыручы, соңрак – сыер савучы булып эшли башлый. Бүгенгесе көндә инде әниебез лаеклы ялда.
Әниебез өч баласын да акыллы, мәрхәмәтле итеп, хезмәтне яратырга өйрәтеп, үстерде. Язмышның бик күп сынаулары аша узса да, ачык йөзле, киң күңелле, ачу сакламаучы кеше булып кала белде ул.
Бүгенгесе көндә дә әниебез һәрчак үрнәк булырлык уңган хуҗабикә, безгә, өч баласына, гомер бүләк итеп, җылы кочагында үстерүче газиз Ана, җиде оныгына назлы дәү әни. Һәркемне ул ачык йөз, сый тулы өстәлләр белән каршы ала. Йортыбызның нуры, тормышыбызның таянычы, иң зур шатлыгыбыз, бәхетебез, горурлыгыбыз ул безнең. Еллар үткән саен күңел һаман да әле аның назына омтыла, аның барлыгын, җылысын тоеп яшәү безгә зур көч бирә. Син - безнең горурлыгыбыз! -
Творческий конкурс «Портрет любимой мамы» 08.03.2021

Творческий конкурс «Портрет любимой мамы» – участник всероссийского конкурса для школьников «Большая перемена» Розыева Азалия Радиковна ученица 4 класса.
Мамины руки – тепло,
Мамины очи – светло,
Мамина сказка во сне,
Мамины гены во мне,
Мамины мысли со мной,
Маме поклон мой земной. -
Участие в творческом конкурсе 07.03.2021

Творческий конкурс «Портрет любимой мамы» – участник всероссийского конкурса для школьников «Большая перемена» Муликов Ислам Ленарович ученик 4 класса.
Мою маму зовут Гулия. Я очень люблю свою маму. Она очень добрая и красивая.
Сколько звезд на ясном небе!
Сколько колосков в полях!
Сколько песенок y птицы!
Сколько листьев на ветвях!
Только солнце — одно на свете.
Только мама — одна на свете. -
Челлендж «Бабушкин фирменный пирог» 07.03.2021

Челлендж «Бабушкин фирменный пирог» – участник всероссийского конкурса для школьников «Большая перемена» Камалова Зарина ученица 2 класса.
Треугольники.
-
Челлендж «Бабушкин фирменный пирог» 07.03.2021

Челлендж «Бабушкин фирменный пирог» – участники всероссийского конкурса для школьников «Большая перемена» Заббаров Ильгам, ученик 6 класса и Заббаров Ильдар, ученик 2 класса.
"Зур бәлеш"
-
Республиканская акция "Вы - наша гордость!" \ "Сез-безнең горурлыгыбыз!" республика акциясе 07.03.2021

В республиканской акции "Вы - наша гордость" участвует учитель татарского языка и литературы Хайбуллин А.Т.
Хайбуллина Зөлфия Мөбәрәкша кызы 1943нче елның 22нче февралендә Урта Тигәнәле авылында 9нчы бала булып дөньяга килә. Алдан туган 5 бала төрле елларда , төрле сәбәпләр аркасында вафат булалар. 2 абыйсы сугыш кырыннан кайтмый. Зөлфия, апасы Саимә белән исән-имин яшиләр. 1943нче елда сугыш вакытында авылда туган 3 баланың берсе. Җидееллык мәктәпне бетергәннән соң, 14 яшьлек кыз колхозга эшкә чыга. Аңа төрле эшләрдә эшләргә туры килә. Сыерын да сава, үгезләр дә үстерә, дуңгызлар да үрчетә... Шуның өстенә бәрәңге алу, чөгендер йолку кебек эшләрдән дә читтә калмый. Шул арада йорт эшләренә дә, ике малай үстерергә дә өлгерә. Пенсия яшенә хәтле армый-талмый эшли дә эшли. Нинди генә эштә эшләсә дә, ел саен төрле мактау грамоталары алып торды. Пенсиягә чыкканда, колхоз идарәсе төсле телевизор белән бүләкләде.
Күптән түгел аңа 78 яшь тулды. Олы яшьтә булуына карамастан, күршеләрнең хәлен белеп чыгарга, телефон аша сөйләшергә, камыр ашлары пешерергә өлгерә. Җәен бакчада чәчәкләр, яшелчәләр үстерә. Кышкы кичләрдә радио тыңлый, газета-журналлар укый. Кыскасы, бер эштән дә тартынып тормый.
Мин-горурланам!
Аны якынлашып килүче хатын-кызлар бәйрәме белән котлыйбыз. Корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомерләр теләп калабыз. -
Республиканская акция "Вы - наша гордость!" \ "Сез-безнең горурлыгыбыз!" республика акциясе 07.03.2021

Ученики 6 класса участвуют в акции "Вы - наша гордость!"
Елмайса йөзеннән аңлыйм
Әнкәемнең теләген.
Дөнья киңлегенә тиңлим
Әнкәемнең йөрәген.
Әнкәй, сиңа бүләк итәм
Бөтен дөнья гөлләрен.
Юллар кебек озын булсын,
Әнкәем, гомерләрең.
Ай нурыннан да нурлырак
Әнкәемнең йөзләре.
Моңлы көйдәй күңелемдә
Әнкәемнең сүзләре.
8 март бәйрәме белән!








