Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Алпаровская средняя общеобразовательная школа Алькеевского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422877, РТ, Алькеевский район, с.Старое Алпарово,ул. Центральная, д. 1. |
| Телефон: | +7(843)-467-25-48 |
| E-Mail: | Salpar.Alk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Алпаровская СОШ |
| Руководитель: | Гатауллин Раиль Мударисович |
| Год основания учреждения: | 1924 |
| У нас учатся: | 37 учащихся |
| У нас учат: | 14 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Алпаровская средняя общеобразовательная школа Алькеевского муниципального района РТ - новости
Страницы: << ( 41 ) 42 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
- Соңгы кыңгырау бәйрәме 25.05.2017 Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Хөрмәтле укытучылар һәм әти-әниләр! Сезне чын күңелдән мәктәпне тәмамлавыгыз һәм Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлыйм. Алда чыгарылыш имтиханнары. Аларны тиешенчә тапшырып чыгуыгызны телим.
- 9 май-Бөек җиңү көне. 09.05.2017 "Истә, һаман истә!" дип исемләнгән әдәби-музыкаль чыгыш белән башланды Бөек Җиңү көне. Алпар, Мулла авылы, Иске һәм Яңа Камка, Карамалы авылларында укучылар авылдашларыбызның Бөек Ватан сугышы чорында җиңү таңын якынайту өчен күрсәткән тиңдәшсез батырлыкларын искә алды.
-
Бөтенроссия экология дәресе
04.05.2017
"Бергәләп эшлибез!" акциясе кысаларында Бөтенроссия экология дәресе үткәрелде. Экология буенча үткәрелгән чараларда актив катнашкан укучылар билгеләп үтелде.
-
Ветеранга ярдәм. 03.05.2017 5 сыйныф укучылары тыл ветераны Яруллина Айсылу апага ярдәм иттеләр.Бакчаларын чүптән чистарттылар, идәннәрен юдылар. Ветеран бик шатланды. Балаларга укуларында уңышлар теләде.

- Агачлар утырту көне 29.04.2017 29 апрель республикада “Агач утырту көне” дип игълан ителде. Шул акция кысаларында мәктәбебез укучылыры һәм укытучылары, авыл халкы агачлар утырттылар. Үсентеләр Алпар авылының янәшәсендә "Сабан туе" үтә торган территориягә утыртылды.
-
Өмәдә катнаштык. 29.04.2017

Шимбә көнне 29 нчы апрельдә мәктәптә өмә үткәрелде. Анда бөтен укытучылар һәм укучылар коллективы бердәм катнашты. Мәктәп территориясе чүп-чардан чистартылды, агачлар агартылды, яңа агач үсентеләре утыртылды.
- Укучыларның Нәби Дәүли исемендәге IV фәнни-тикшеренү конференциясе 27.04.2017 Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә Нәби Дәүли иҗатына багышланган фәнни-тикшеренү конференциясе үтте. Безнең мәктәп укучылары да рус, татар телләре, математика, технология, биология секцияләрендә чыгыш ясадылар. Конференциядә тикшеренү һәм проект эшләре белән чыгыш ясап укучыларыбыз лаеклы урыннар алып кайтты.Афәрин!
- Бөек Тукай туган көн. 26.04.2017 Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан мәктәбебездә төрле чаралар үткәрелде. "Тукай безнең күңелләрдә" темасына тәрбия сәгатьләре уздырылды. Тукай әсәрләренә рәсем күргәзмәләре оештырылды. Башлангыч сыйныф укучылары Туфан Миңнуллинның "Әйт әле, күбәләк" исемле драма әсәрен, "Кәҗә белән сарык"итатар халык әкиятен сәхнәләштерделәр. Зәйнетдинова Р.Ю. җитәкчелегендә әдәби - музыкаль кичә үткәрелде.
- Без сынатмадык! 25.04.2017 Поздравляем учащихся 7-8 классов с Победой в муниципальном этапе Всероссийских спортивных соревнований школьников "Президентские спортивные игры". Молодцы!
- Гаилә укулары 24.04.2017 Ата-аналар белән берлектә бала тәрбияләүнең мөһим эшчәнлеге булып гаилә укулары тора.Балаларга аң-белемле булып үсүләренә йогынты ясамый калмый ул. Китап баланың күзаллавын арттыра, фикерләргә өйрәтә, дөрес итеп сөйләү сәләте бирә.









