Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Базарно-Матакская гимназия имени Наби Даули Алькеевского муниципального района Республики Татарстан | Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422870, РТ, Алькеевский район, с. Базарные Матаки, ул. 40 лет Победы, д. 1 |
| Телефон: | +7(84346)21-1-21 |
| E-Mail: | sch125016@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Базарно-Матакская гимназия имени Наби Даули |
| Руководитель: | Яруллина Фарида Гусмановна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 379 учащихся |
| У нас учат: | 40 педагог |
Новости | Яңалыклар
Гимназиядә Туган тел айлыгы.
Опубликовано: 07.04.2011Гимназиядә Туган тел айлыгы бара. 2011 елның 26 апрелендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тула. Туган тел айлыгы шул олы юбилейга багышлап үткәрелә.
Айлык төрле чараларга бик бай.
Бу көннәрдә 5-11 сыйныф укучылары стенгазеталар чыгару белән мәшгуль. Башлангыч сыйныф укучылары өчен Тукай шигырьләре буенча куелган мультфильмнар демонстрацияләнә. Татар теле, татар әдәбияты һәм музыка дәресләрендә укучылар Г. Тукай шигырьләрен, Тукай сүзләренә язылган җырлар өйрәнәләр.
Башлангыч сыйныф укытучысы Шәфиева А.И. 4-сыйныфта "Габдулла Тукайның "Кәҗә белән Сарык" әкияте" дигән темага ачык дәрес күрсәтте. Дәрес югары дәрәҗәдә үтте, укучыларга да, килгән кунакларга да бик ошады. Шундый ук дәресләр башка сыйныфларда да үтәчәк.
Рәсем укытучысы Хәбирова Э. Р. "Тукай балалар күзлегеннән"- яшь рәссамнар вернисажын оештырды.
Гимназия китапханәсендә Тукай әсәрләре күргәзмәсе эшли.Татар теле һәм әдәбияты укытучылары Шәйхетдинова А.И. һәм Фәсәхова В.Т. үзләренең укучылары белән Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган республика бәйгеләрендә катнашалар.
30-апрельдә "Каләм очларыннан гөлләр тама" шигырь конкурсына йомгак ясалачак, 28-апрельдә Г. Тукай сүзләренә язылган җырлардан төзелгән концерт күрсәтеләчәк.
26-апрельдә Казан шәһәренә "Печән базары" тарихи бәйрәменә экскурсия оештырылачак. Оештыручы- милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Идиятуллина Г.М.
Һәр сыйныфта Тукайга багышланган сыйныф сәгатьләре, дәресләр үтә.
К списку новостей










