• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Базарно-Матакская гимназия имени Наби Даули Алькеевского муниципального района Республики Татарстан | Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422870, РТ, Алькеевский район, с. Базарные Матаки, ул. 40 лет Победы, д. 1
Телефон: +7(84346)21-1-21
E-Mail: sch125016@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ Базарно-Матакская гимназия имени Наби Даули
Руководитель: Яруллина Фарида Гусмановна
Год основания учреждения: 2001
У нас учатся: 379 учащихся
У нас учат: 40 педагог

Новости | Яңалыклар

Гимназиядә ветераннар белән очрашу

Опубликовано: 06.05.2011

Бүген гимназиядә "Ветераннар белән очрашу" кичәсе булды. Очрашуны гимназиянең педагог- оештыручысы Фәракшина Л.В. башлап җибәрде. Укучылар тын да алмый ветераннарыбыз Яруллина Рәйсә һәм Шамилова Мөнәвәрә апаларның сөйләвен тыңладылар. Яруллина Рәйсә апа сөйләгәннәрдән: "Сугыш башланганда миңа 15 яшь иде. Бик күп авырлыклар күрдек: ачлык, ялангачлык, авыр хезмәт. Ирем Яруллин Фәсих сугышның иң кайнар нокталарында катнашкан кеше иде,сугышта күрсәткән батырлыклары өчен ике"Кызыл Йолдыз" орденына, күп кенә медальләргә лаек булган. Сугыштан исән-сау әйләнеп кайтса да, сугыш яралары үзенекен итте- гомере озын булмады. Балаларыбыз алтау иде, ләкин бер улым армия сафларында хезмәт иткәндә һәлак булды. Хәзерге көндә 9 оныгым, 6 оныкчыгым бар. Хәзерге тормышны карыйм да, шатланып туя алмыйм. Тормышыбыз шундый ямьле, кадерен белә күрегез".

Шамилова Мөнәвәрә апаның да хәзерге буынга әйтәсе сүзләре күп иде. "Авырлыкларны күп күрдек, ләкин гомер буе чын кешеләр булып кала белдек, тырышып укыдык, эшләдек. Мин гомеремне балалар тәрбияләүгә багышладым.Кызым да минем юлны сайлады, Сабирова Р.Г. гимназиядә тарих фәне укыта. Кадерле укучылар, безне алмаштырырлык кешеләр булуыгызны, акыллы, тәртипле булып яшәвегезне телим. Сугышта һәлак булганнарны, исән-сау әйләнеп кайтканнарны һәм хезмәтләрен тыныч тормышта дәвам иткәннәрне, сугыш вакытында тылда армый-талмый эшләгән хатын-кызлар һәм балаларны беркайчан да онытмагыз, киләчәк буыннарга да алар турында, дәһшәтле сугыш турында сөйләгез,- диде Мөнәвәрә апа.

Ветераннарны гимназия директоры Ф.Г. Яруллина, милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Идиятуллина Г.М. кайнар котлады.

Гимназия укучылары да ветераннарны зур әзерлек белән каршылады. Сираева Г., Яруллина И., Гатауллина А., Андрюшина Е. җырлаулары, 3 нче сыйныф укучыларының шигырь сөйләүләре, Бәзирова Л. һәм   очрашуны оста итеп алып барулары килгән кунакларга да, укытучыларга да, укучыларга да бик ошады.

Очрашуның югары дәрәҗәдә үтүендә гимназиянең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Шагалиева Ә. Р., педагог- оештыручы Фәракшина Л.В., музыка укытучысы Шагалиев И.Г. өлеше зур. 



К списку новостей