Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Базарно-Матакская гимназия имени Наби Даули Алькеевского муниципального района Республики Татарстан | Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422870, РТ, Алькеевский район, с. Базарные Матаки, ул. 40 лет Победы, д. 1 |
| Телефон: | +7(84346)21-1-21 |
| E-Mail: | sch125016@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Базарно-Матакская гимназия имени Наби Даули |
| Руководитель: | Яруллина Фарида Гусмановна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 379 учащихся |
| У нас учат: | 40 педагог |
Новости | Яңалыклар
Наилә ханым белән очрашу
Опубликовано: 26.11.2013Наилә ханымда кунакта
2007нче елның гыйнвар аенда гимназиябезгә күренекле якташыбыз Нәби Дәүли исеме бирелгәннән бирле укытучылар һәм укучылар коллективы язучының тормыш юлы, иҗатын өйрәнү, аның тиңсез әдәби мирасын саклау, киләчәк буыннарга да тапшыру буенча зур эш башкара. Инде ничә елдан бирле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Сабирова Ризидә Гамил кызы җитәкләгән Нәби Дәүли музее да уңышлы гына эшләп килә.
Тормышның ачысын-төчесен күргән, ятимлек газапларын кичергән, фашистлар тоткынлыгында булган язучыбыз инде күптән арабызда юк. Ләкин аның әле нәсел җебе өзелмәгән, кызлары һәм оныклары бүгенге көндә башкалабыз Казан шәһәрендә гомер итәләр. Безнең максатыбыз – Нәби Дәүлинең туганнары белән һәрдаим элемтәдә тору, аралашу.
Язучының кызлары Наилә һәм Гөлфия ханымнар гимназиябездә инде берничә тапкыр булганнары бар. Телефоннан да бертуктамый аралашып торабыз. Һәр сөйләшкән саен алар безне кунакка чакырмый калмыйлар, бигрәк тә Наилә ханым.
23нче ноябрь көнне өчәүләшеп –гимназиябез директоры Фәридә Госман кызы Яруллина, милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Лилия Шәүкәт кызы Әһлиуллина һәм мин- күптән җыенган сәфәребезгә кузгалдык. Ниятебез: Нәби Дәүлинең олы кызы Наилә ханым янына барып хәлләрен белешеп, әтисе турында истәлекләрен тыңлап кайту.
Өлкән яшьтә булуына карамастан, чибәрлеген җуймаган,җитез хәрәкәтле, зәвык белән киенгән, шат йөзле, ачык күңелле Наилә ханым безне бик көткән: тукталышка ук чыгып каршы алды.
Өйгә килеп керүгә, иң кадерле кешеләре килгән диярсең, безне табын янына чакырды ул. Шул арада Наилә ханымның тормыш иптәше, күп еллар фәнни-тикшеренү институтында хезмәт куйган Джервис әфәнде дә кайтып керде. Безнең әңгәмәбезгә ул да бик теләп кушылып китте.
Әтисе турында горурланып, яратып искә ала Наилә ханым. “Көчле рухлы, шат күңелле, балаларын өзелеп яратучы кеше иде минем әтием. Әнием Бәрия белән икесенең мәхәббәт җимеше мин. Гомеренең соңгы көненә кадәр аралашып, хөрмәт итешеп яшәдек. Әтием сугышка киткәндә мин әле тәпи дә йөрергә өйрәнмәгән бала булганмын. Әнием : “Инде поезд кузгалып китте, әтиең һаман сине миңа бирми, һич кенә дә аерыласы килми синнән” дип сөйли иде. Әтиемнең фронттан әниемә язган иң беренче хаты да, сугыштан соң һәр бәйрәм саен безгә язган котлау открыткалары да саклана миндә ”- ди Наилә ханым, альбом битләрен актара-актара.
Наилә ханымнан үзе һәм гаиләсе турында да сөйләүне үтендек без. Ул бөтен гомерен медицинага багышлаган кеше. 20 ел Беренче медицина ярдәме хастаханәсендә эшләгән, аннан соң 26 ел буе Казан медицина көллиятендә студентларга клиник биохимия фәне буенча белем биргән. Тормыш иптәше Джервис Имам улы белән бәхетле гомер кичерәләр. Ике бала тәрбияләп үстергәннәр.Уллары Фәрит һәм кызлары Алинә Казан дәүләт химия- технология институтын уңышлы тәмамлаганнар да үзләренең бизнесларын ачып җибәргәннәр. Икесенең дә үз гаиләләре бар. Наилә ханым белән Джервис әфәнде хәзер оныкларын тәрбияләргә, аякка бастырырга булышалар. Ә оныклары өчәү аларның: Тимур, Макар һәм Даша.
Наилә ханымда әтисенең фотолары, басылып чыккан әсәрләре, Нәби Дәүли сүзләренә иҗат ителгән җырлар яздырган магнитофон тасмалары, гомумән, ядкарь итеп сакларлык әйберләр бик күп. Ул аларны күз карасы кебек кадерләп саклый. Өй түрендәге киштәгә барысы да тезелеп куелган.
Наилә ханым гаиләсендә кунак булып, аралашып вакытның үткәне сизелмәде дә. 3 сәгать узган икән инде. “Әйдәгез әле, менә моны күрсәтмәдем бит сезгә,- дип безне стенага эленгән картиналар янына чакырып китерде ул. - Бусы – әтием иҗат иткән картина, ул бит оста рәссам да булган, мин аны гомерем буе кадерләп сакладым, ә хәзер сезнең музейга бүләк итәсем килә, музейда ул югалмас, киләчәк буыннарга да барып җитәр. Ә менә бу панноны мин ясадым, аз гына булса да рәссам- бизәүче сәләте әтиемнән миңа да күчкән” .
Музейга дип Наилә ханым әтисе Нәби Дәүлинең СССР язучылар берлеге әгъзасы икәнлеген раслаучы таныклыкны, язучының китапханәләрдә дә сирәк очрый торган китапларын, газета –журналларда басылган мәкаләләрне, фронттан Бәрия ханымга язылган хатның күчермәсен дә тапшырды.
Бер-беребезгә рәхмәтләр белдереп, тиздән тагын очрашырга сүз куешып аерылыштык Наилә ханым белән. Үзебездә, әтисенең туган-үскән җирендә кунакка көтәбез без аны.
Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясенең
информатикалаштыру буенча директор урынбасары
Сафина Л.Г.
К списку новостей










