• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Базарно-Матакская гимназия имени Наби Даули Алькеевского муниципального района Республики Татарстан | Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422870, РТ, Алькеевский район, с. Базарные Матаки, ул. 40 лет Победы, д. 1
Телефон: +7(84346)21-1-21
E-Mail: sch125016@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ Базарно-Матакская гимназия имени Наби Даули
Руководитель: Яруллина Фарида Гусмановна
Год основания учреждения: 2001
У нас учатся: 379 учащихся
У нас учат: 40 педагог

Новости | Яңалыклар

Халыкара туган тел көне

Опубликовано: 22.02.2014

Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясендә 21 нче февраль-Халыкара туган тел көненә багышлап үткәрелгән чаралар турында мәгълүмат.

“21 нче февраль-Халыкара туган тел көне”темасына 1-11 сыйныфларда сыйныф сәгатьләре үткәрелде.Сыйныф җитәкчеләре материалны балаларның яшь үзенчәлекләренә туры китереп сайлап алдылар.

 “Кыңгырау ”газетасының чираттагы номеры чыгарылды. Укучылар өчен төрле башваткычлар тәкъдим ителде. Ул укучыларның уйлау сәләтен үстерергә ярдәм итә. 5-7 сыйныф укучылары (77 укучы)активлык күрсәттеләр.

5-11 сыйныф укучылары арасында шигырьләр,иншалар бәйгесе үткәрелде.Бәйге укучыларның иҗади активлыкларын үстерүгә ярдәм итә.Барлыгы 23 укучы катнашты.

5 нче сыйныф укучылары  (барлыгы-25 укучы)“Туган телем-иркә гөлем” исемле әдәби-музыкаль кичә тәкъдим иттеләр.Шагыйрьләребезнең туган тел турындагы шигырьләре җырлар,видеоматериаллар белән үрелеп барды.

“Иң сәнгатьле шигырь сөйләүче”дип аталган шигырь сөйләүчеләр бәйгесендә 3-8 сыйныф укучылары катнашты.Укучыларның сөйләм телләренә,сәнгатьлелеккә,артистлык сәләтенә  зур игътибар бирелде.

8-11 нче сыйныф укучылары “Туган телем-иркә гөлем,Киңдер сиңа күңел түрем”исеме астында презентацияләр тәкъдим иттеләр. Һәр сыйныф презентация төзеде.Презентацияләрдә эзләнү-тикшеренү методы кулланылган. Эчтәлек һәм бизәлеш барлык таләпләргә  туры килә.

9-11 сыйныф укучылары үзләренең белемнәрен “Тапкырлар һәм зирәкләр” бәйгесендә сынадылар. Укучылар өчен татар теле һәм әдәбияты буенча биремнәр тәкъдим ителде.

Барлык чараларны гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучылары: Шәйхетдинова А.И., Фәсәхова  В.Т.  Сафина Л.Г., Әһлиуллина Л.Ш., Вәгыйзова Г.И.  зур җаваплылык  белән әзерләделәр һәм үткәрделәр.



К списку новостей