• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Базарно-Матакская гимназия имени Наби Даули Алькеевского муниципального района Республики Татарстан | Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422870, РТ, Алькеевский район, с. Базарные Матаки, ул. 40 лет Победы, д. 1
Телефон: +7(84346)21-1-21
E-Mail: sch125016@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ Базарно-Матакская гимназия имени Наби Даули
Руководитель: Яруллина Фарида Гусмановна
Год основания учреждения: 2001
У нас учатся: 379 учащихся
У нас учат: 40 педагог

Новости | Яңалыклар

Татарстанның база мәктәпләре укытучылары БДИ тапшырачак

Опубликовано: 30.10.2015

Татарстанның база мәктәпләре укытучылары 5нче ноябрь көнне БДИ тапшырачак. 

"Быел база мәктәпләренең барлык укытучылары үз предметлары буенча Бердәм дәүләт имтиханы тапшырачак, - диде журналистларга республика ТР мәгариф һәм фән министры. - Кайбер районнарда без андый имтиханнар үткәрдек инде, берникадәр тәҗрибә бар. Әгәр укытучы БДИ буенча, ким дигәндә, 40-50 балл җыя алмый икән, ул укучыны ничек әзерли ала?"

Э.Фәттахов билгеләп узганча, Татарстанда 550 база мәктәп бар, аларда республика укучыларының 85-90 проценты белем ала."База мәктәпләр һәр районда булырга тиеш. Алар мәгариф үзәкләре, анда 80-100 бала укый, параллель класслар, матди-техник база бар, иң мөһиме - сыйфатлы белем гарантияләргә тиешле укытучылар", - диде министр.

Э.Фәттахов аңлатма биргәнчә, мәгариф идарәсе башлыкларын Бердәм дәүләт имтиханнарын объектив үткәрергә чакырган, алынган мәгълүмат аларга укытучыларны әзерләү дәрәҗәсен дөрес билгеләргә ярдәм итәчәк. "Мәгариф идарәләре башлыкларына һәм директорларга укытучыларның предметны ни дәрәҗәдә белүен билгеләргә кирәк", - дип ассызыклады Э.Фәттахов.

Аның сүзләренә караганда, төп бурыч - белем бирү сыйфатын һәм республикада урта белем дәрәҗәсен күтәрү. Э.Фәттахов шулай ук педагогик кадрларны әзерләү һәм аларның квалификацияләрен күтәрүнең мөһим булуын ассызыклады. "Координацион совет оештырылды, КФУ белән бергә республикада педагогик кадрлар әзерләү алымын үзгәртергә телибез. Быел беренче тапкыр бу юнәлеш буенча максатчан төркем җыйдык", - дип сөйләгән министр.

Узган уку елында югары квалификация категориясе өчен аттестация үткәрелде, бары тик 40 процент педагог кына уңышлы узды, дип искәртте ул. Быел югары һәм беренче категориягә дәгъва итүчеләр арасында да шундый аттестация үткәрү планлаштырыла.

Татарстанның чыгарылыш сыйныф укучыларының БДИ нәтиҗәләренә килгәндә, алар барлык предметлар буенча Россиянең уртача күрсәткечләреннән югары һәм Татарстан Россия субъектлары арасында лидерлар бишлеген били, дип ассызыклады ТР мәгариф һәм фән министры.

Татарстанның база мәктәпләре укытучылары БДИ бирәчәк



К списку новостей