Муниципальное дошкольное образовательное учреждение детский сад села Верхнее Алькеево Алькеевского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422881, Республика Татарстан, Алькеевский район, с. Верхнее Алькеево, ул. Крайняя, д. 19 |
| Телефон: | +7(927)-433-49-48 |
| E-Mail: | Valkeevo.Ds.alk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | Детский сад село Верхнее Алькеево |
| Руководитель: | Яруллина Лилия Шамиловна |
| Год основания учреждения: | 1965 |
| У нас учатся: | 11 воспитанников (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 1 педагог |
Муниципальное дошкольное образовательное учреждение детский сад села Верхнее Алькеево Алькеевского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9
-
4 октябрь - ГО көне. 04.10.2023

4 нче октябрь - ГО көне. Шул уңайдан балалар белән куркынычсызлык кагыйдәләре, төрле очракларда саклану чаралары турында дәресләр үткәрелде. Кызыклы видеотасмалар, презентацияләр карап, төрле сорауларга җаваплар бирелде.
-
Өлкәннәр көне. 03.10.2023

1 октябрь - Өлкәннәр көне. Шул уңайдан бакчабызда 28 нче сентябрь көнне бакчада эшләп чыккан өлкәннәребез, дәү әниләребез өчен бәйрәм оештырылды. Бәйрәмдә чәй табыны артында кызыклы әңгәмәләр, җыр-биюле уеннар үткәрелде. Бәйрәмдә катнашкан һәркем бу чарадан канәгать калды.
-
Көзге өмә. 02.10.2023

30 нчы сентябрь - шимбә көнне бакчабызда өмә үткәреп, үстергән уңышларыбызны җыйдык, территориябезне чистарттык. Кишер, чөгендер аеруча мул булды. Үзебездән артык уңышны мохтаҗларга өләштек.
-
1 июнь - Балаларны яклау көне! 01.06.2023

1 июнь -Балаларны яклау көненә рәсемнәр ясап, файдалы әңгәмә үткәрелде.
-
Чыгарылыш -2023. 24.05.2023

24 нче майда бакчабызда чираттагы чыгарылыш кичәсе -"Сау бул, бакча!" бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмгә әти-әниләр дә чакырылды. Бәйрәм зур әзерлек белән күңелле үтте.
-
Җиңү тәрәзәләре. 05.05.2023

"Җиңү тәрәзәләре" - Бөтенроссиякүләм акциясенә кушылдык.
-
"Ягез әле, Әниләр!" 06.03.2023

6 нчы март көнне Югары Әлки балалар бакчасында 8 нче март бәйрәме уңаеннан "Ягез әле, Әниләр!" бәйгесе үткәрелде. Бәйрәмдә 9 бала, 8 Әни катнашты. Иҗади, музыкаль бәйгеләр, спорт ярышлары Әниләр һәм балалар күңеленә хуш килде. Бәйрәмнән катнашучылар күтәренке күңел белән таралышты.
-
"Без -спортсменнар!" атналыгы. 30.01.2023

Бакчабызда 30.01.23-04.02.23 аралыгы спортка багышлана. Шул уңайдан бүген спорт, Россиянең атаклы спортсменнары темалары буенча дәресләр үткәрелде. Дәресләр барышында балалар спорт төрләре, спортсмен булу өчен нинди сыйфатларга ия булырга, кайсы спорт төрләрен күбрәк яратасыз кебек сорауларга җавап бирделәр. Спорт бәйрәменә әзерлек буенча сөйләшү үткәреп, атна ахырына 2 команда арасында зур ярыш үткәреләчәге билгеле булды.
-
"Ел тәрбиячесе" бәйгесе. 17.12.2022

17 нче декабрьдә Югары Әлки балалар бакчасы җирлегендә "Ел тәрбиячесе" бәйгесенең куст этабы үтте. Югары Әлки, Түбән Әлки, Ташбилге авылларының балалар бакчасы тәрбиячеләре бәйге нигезләмәсе кысаларында көч сынашты. Жюри әгъзалары итеп балалар бакчалары мөдирләре билгеләнеп, алар һәр төр буенча нәтиҗәләрне ясап барды.
-
Ата-аналар җыелышы. 06.12.2022

6 нчы декабрь көнне бакчада "Балаларның яшь үзенчәлеге, ата-аналарга киңәшләр" темасы буенча җыелыш үткәрелде. Җыелыш түгәрәк өстәл формасында уздырылды. Ата-аналарга киңәшләр, аларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде.










