Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Маметьевская основная общеобразовательная школа» Альметьевского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423422, РТ, Альметьевский район, с. Маметьево, ул.Советская,11а |
| Телефон: | +7(855)-336-27-69;+7(855)-336-27-73 |
| E-Mail: | Mametevo.Alm@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Маметьевская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязова Миляуша Ахатовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 39 обучающихся |
| У нас учат: | 10 учителей Обучение и воспитание ведется на русском и татарском языках |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Маметьевская основная общеобразовательная школа» Альметьевского муниципального района РТ - новости
-
1 октября - День Пожилых/"Өлкәннәр көне белән котлау 01.10.2023

1 октября - День Пожилых/"Өлкәннәр көне белән ветеран укытучыларны, лаеклы ялдагы техник хезмәткәрләрне котлау оештырылды. Пакетлар, чәчәк букетлары бирелде.
-
100 лет со дня рождения Р.Гамзатова/ Р.Гамзатовның тууына 100 ел 09.09.2023

Классный час, посвященный 100-летию Р.Гамзатова/ Россиянең, Дагыстанның халык шагыйре Рәсүл Гамзат улы Гамзатовның тууына быел 100 ел тула. Россия халыкларының милли әдәбиятын пропагандалау максатыннан, 8 нче сентябрь көнне, мәктәбебезнең 7 нче сыйныф укучылары катнашында тәрбия сәгате үтте. Укучылар шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында сөйләделәр, шигырьләр укыдылар. Укытучы «Торналар» шигырен укыды, ул сугыш кырларында һәлак булган барлык солдатларга дан җырлый. Тәрбия сәгате файдалы узды.
-
День Знаний/Белем бәйрәме 01.09.2023

Праздник День Знаний/ 1 нче сентябрь – Белем көне! Кадерле укучылар, хөрмәтле ветеран укытучыларыбыз, әти-әниләр һәм килгән кунаклар! Менә тагын тирә – юньгә алтын яфракларын сибеп алтын көзләр җитте. Табигатебез безгә шундый муллык – байлык бүләк иткән бу чорда мәктәпләребездә укулар башлана. Менә тагын яңа уку елына аяк басабыз. Бүген бездә Белем бәйрәме – беренче кыңгырау бәйрәме. Сезне барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз. Сезгә җан тынычлыгы, күңел көрлеге, тән сихәтлеге, эшегездә, балаларга укуыгызда, шәхси тормышыгызда зур уңышлар теләп калабыз.
-
Поздравляем в заслуженной наградой/Котлыйбыз 01.09.2023

Дорогого директора школы Гилязову Миляушу Ахатовну поздравляем с наградой, Почетной грамотой МО и Н РФ! / Хөрмәтле директорыбыз Гилязова Миләүшә Әхәт кызы РФ Мәгариф министрлыгының Мактау Грамотасы белән бүләкләнде. Мәктәп коллективы исеменнән чын күңелдән котлыйбыз һәм горурланабыз. Бу бүләккә Миләүшә Әхәт кызы күптән лаек. Киләчәктә эшегездә уңышлар, яңа үрләр, зур дәрәҗәләр теләп калабыз!
Директорга
Кайбер кешегә горур баш
Хөрмәт белән иелә шул.
Безнең мәктәпнең директоры
Шундый затларның берсе ул.
Коллективның һәр әгъзасы
Аның гомер арбасында.
Алтын терәк багана ул
Туганнары арасында.
Ходай камил акыл биргән
Калсын диеп фәндә эзе.
Тыйнаклыгы аркасында
һәр җирдә дә үтә сүзе.
Эчтән янса да сиздерми,
Кояш кебек ачык йөзе.
Чәчләренә чал керсә дә
Унсигездә калган үзе.
Бүген аның бүләк алган көне,
Безнең өчен дә зур бәйрәм.
Чәчкә кебек күңеленә
Теләк телик бәйләм-бәйләм.
һаман шулай ныклы булсын
Мөгаллим - галим арасы.
Тәгәрәсен озак еллар
Үрләргә гомер арбасы.
Шул теләкләргә кушыла
Бүген олысы-кечесе.
Булса булсын аның кебек
Коллективның җитәкчесе.



















