муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №2» г. Альметьевска Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423452, РТ, Альметьевский район, г. Альметьевск, ул. Белоглазова, д. 20 |
| Телефон: | +7(855)-343-95-83 |
| E-Mail: | Shkola-2.Alm@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ №2" г.Альметьевска |
| Руководитель: | Панкова Гульсина Нагимовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 744 ученика |
| У нас учат: | 45 учителей Язык обучения: русский |
Новости школы
Опубликовано: 10.02.2017Фәрхетдинова Лилия Нәсыйх кызы( югары кв.категорияле татар теле укытучысы) “Өй эшләрен тикшерү ысуллары” темасына үткәргән мастер-класс вакытында укытучылар балачакларына кайтып,укучы ролендә булып җавап бирделәр, аннары үзләренең бай тәҗрибәләре белән уртаклаштылар,ахырдан мастер-класс вакытында өйрәнгән алымнарның кайсысын үзләренә алачаклары турында фикер алыштылар. Мастер-класс бик җанлы узды.
Семинарда күрсәткән дәресләр ФГОС таләпләренә туры килеп оештырылып , әхлак тәрбиясен бирү дәрес буе кызыл җеп булып үрелеп баруы белән аерылып тордылар.
Госманова Эльмира Мөхәрләм ( югары кв.категорияле татар теле укытучысы) кызы 3 б татар төркемендә “Сорау алмашлыклары” темасына татар теле дәресе үткәрде. Дәрес нәтиҗәле узды.
Мөхәммәтҗанова Эльвира Айсар кызы (1кв.категорияле татар теле укытучысы) 7 г рус төркемендә “Ш.Галиев “Тагын бер рәхмәт”шигыре буенча татар теле дәресендә төрле методларны бик оста кулланды.
Гарипова Рузилә Сәлихҗан кызы (1кв.категорияле татар теле укытучысы) 6б рус төркемендә “Ф.Яруллин “Кояштагы тап”хикәясе буенча әдәбият дәресен күрсәтте.Укытучы дәрестә күрсәтмәлелек материалдан оста файдаланды, БРТга әзерлек тә алып барды.
Шарипова Эльвира Тәлгать кызы (1кв.категорияле татар теле укытучысы) 2 б рус төркемендә “Кышкы уеннар.Кая? Кайда? Кайдан? сораулары” темасына татар теле дәресендә балалар бик актив катнашты. Дәрестә бик күп күрсәтмәлелек, эш төрләре файдаланылды.
Заһидуллина Миләүшә Марат кызы (1кв.категорияле татар теле укытучысы) 3 а татар төркемендә “Сорау алмашлыклары” темасына татар теле дәресендә теорияне практик күнекмәләр белән ныгытты.
Мөбарәкшина Ләйсән Газинур кызы1б рус төркемендә “Табиб янында” темасына татар теле дәресе күрсәтте.Яшь укытучы балаларның яшь үзенчәлекләрен исәптә тотып дәресне кызык алып барды, мультфильмнан өзек тә карадылар. Беренче сыйныф укучылары татар телен бик тырышып өйрәнәләр.
Шуннан соң шул сыйныф укучылары әдәби укудан (тат) дәрестән тыш эшчәнлек вакытында “Шалкан” әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр.
Садреева Ильмира Роберт кызы, Шәйхетдинова Гүзәл Җәүдәт кызы, Гарипова Рузилә Салихҗан кызы (1кв.категорияле татар теле укытучылары) әдәбияттан дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында4,5,6 сыйныф укучылары белән “Әдәп төбе-матур әхлак” исемле әдәби-музыкаль кичә уздырдылар. Рус телле укычылар бик теләп сәхнәдә татар телендә чыгыш ясадылар.
Ахырдан “Түгәрәк өстәл” оештырылды. Килгән язучылар белән бергәләп укытучылар укучыларга әхлак тәрбиясе бирү юлларын эзләделәр. Фикер алышу бик җанлы узды. Әсгатҗ Сәлах татар телен саклау- әхлакны саклауга тиң дип саный. Минзифа Әхмәтшина әдәби әсәрләр аша әхлак тәрбияләү юлын иң уңышлысы дип саный. Шуңа мисал итеп шагыйрә үз шигырен укып ирештерде. Семинарда катнашкан укытучылар да бу сорауларга битараф калмадылар. Һәрберсе үз фикерен җиткерергә тырышты.
Түгәрәк өстәл вакытындагы тәнәфесләрне милли эшләр буенча директор урынбасары Фәрхетдинова Лилия Нәсыйх кызы( югары кв.категорияле татар теле укытучысы) һәм Шәйдуллина Чулпан Мөҗип кызы(1кв.категорияле татар теле укытучысы) әзерләгән концерт номерлары бизәп торды.
Гомумән алганда, бу семинар бик җылы мохитта узды. Шәһәребезнең татар теле һәм әдәбият укытучылары һәм Әлмәт районы мәгариф идарәсенең татар теле методисты Гүзәл Рафатовна Галимова милли эшләр буенча директор урынбасары Фәрхетдинова Лилия Нәсыйх кызына һәм барлык укытучыга рәхмәтен җиткерделәр, семинарга югары бәя бирделәр.
Фоторепортаж:
татар теле һәм әдәбият укытучыларының республикакүләм методик семинары узды












