Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бакрчинская основная общеобразовательная школа имени Шауката Галиева» Апастовского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Апас районы "Шәүкәт Галиев исемендәге Бакырчы төп гомуми белем бирү мәктәбе " гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422349, Республика Татарстан, Апастовский муниципальный район, с. Бакрче, ул. Гагарина, д.1 |
| Телефон: | +7(843)-763-85-10 |
| E-Mail: | Bakrchinskaya.Osh@tatar.ru, bakirchi@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бакрчинская ООШ" |
| Руководитель: | Гильманов Румиль Рашитович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 20 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бакрчинская основная общеобразовательная школа имени Шауката Галиева» Апастовского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Апас районы "Шәүкәт Галиев исемендәге Бакырчы төп гомуми белем бирү мәктәбе " гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 ( 59 ) 60 >>
-
Призовое место в турнире по национальной борьбе
15.10.2011
15 октябрь көнне Апаста татар-башкорт көрәше турниры булды. Безнең мәктәп укучысы Рахматуллин Алмаз үз авырлыгында 3 урынга лаек булды. Котлыйбыз!!!
-
Укытучылар көне 05.10.2011

Бүген Халыкара Укытучылар көне уңаеннан зур тантана булды. Бәйрәмдә ветеран укытучылар да катнашты. Укучылар чыгышыннан соң бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
-
"Сливки" төркеме 05.10.2011

Озак еллардан бирле мәктәптә "Этюд" түгәрәге эшли. Рус теле укытучысы Лилия Әгъзамовна җитәкләгән бу түгәрәк "Пилигрим" газетасы чыгара, бәйрәмнәргә чыгышлар әзерли. Тамашачылар алар чыгышын яратып кабул итәләр. Чыгышлары вакытында алар үзләрен "Сливки" төркеме диеп атыйлар.
-
Түгәрәкләр
28.09.2011
1 нче октябрьдән мәктәптә түгәрәк һәм секцияләр үз эшләрен башлап җибәрә. Барысы 8 түгәрәк оешты: спорт секциясе, "Шигъри тәлгәшләр", "Этюд", "Илһам чишмәсе", "Без тарихта эзлебез", "Җырлы балачак", "Мастерилка", "Кызыклы химия". Түгәрәкләргә рәхим итегез!
-
Парламент дәресе 27.09.2011

Тарих укытучысы Садриев Илфат Дәүләтович Парламент дәресе үткәрде.
-
Экстремизмга-юк!
05.09.2011
Бүген тарих укытучысы Садриев И.Д. "Экстремизмга - юк" бердәм республика дәресе кысаларында "Үткән һәм бүгенге көндә террорчылык" дигән темага ачык дәрес үткәрде.
-
Ата-аналар җыелышы
05.09.2011
Бүген 8-9 классларда ата-аналар җыелышы үткәрелә.
-
Игътибар, балалар! 03.09.2011

11 сентябрьгә чаклы мәктәптә "Игътибар, балалар!" профилактик акциясе бара. Әлеге акция кысаларында тәрбия сәгатьләре, әти-әниләр җыелышлары, төрле конкурслар үткәрелә.
-
Белем бәйрәме 01.09.2011

Бүген тантаналы Белем бәйрәме үтте. 1 класска 2 укучы килде. Мәктәбебездәге 58 укучыны яңа уку елының беренче дәресенә чакырып беренче кыңгырау яңгырады. Бәйрәмдә район администрациясеннән Вәлиев Ф.Х., район эчке эшләр бүлегеннән полиция капитаны Мөбәриев К.Р., мәгариф бүлегеннән Галиакберова Д.А., җирле җитәкчеләр катнашты.
-
Беренче дәрес 01.09.2011

Беренче дәрес - һәр класста "Чисталык дәресе". Дәресләрдә әйләнә-тирә, табигатебез чисталыгы, күңел пакълыгы һ.б. турында уен-викторина, тренинг, кроссворд, презентация кебек эш төрләре кулланылды.






