Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Старо-Еналинская начальная школа-детский сад» Апастовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422350, д. Старые Енали, ул. Советская, д. 43а |
| Телефон: | 8(843)7631616 |
| E-Mail: | Lilya.khayrullina.74@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старо-Еналинская начальная школа-детский сад" |
| Руководитель: | Хайруллина Лилия Рамисовна |
| Год основания учреждения: | 2018 |
| У нас учатся: | в детском саду - 11; в начальной школе - 6 |
| У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Старо-Еналинская начальная школа-детский сад» Апастовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 21 ) 22 23 24 25 26
-
1 апрель-кошлар көне 01.04.2021

1906 елдан башлап дөнья күләмендә Халыкара кошлар көне үткәрелә. 1906 елның 1 апрелендә кошларны саклау буенча Халыкара конвенциягә кул куела, ә Россия моңа 1927 елда кушыла. Шулай итеп, безнең илдә 1927 елның 1 апреленнән башлап кошлар көнен үткәрү традициягә кергән.
Мондый бәйрәм яз көне билгеләп үтелә, чөнки нәкъ менә шушы вакытта канатлы кошлар туган якларына карата бөек мәхәббәт хисләрен уяталар. Яз көне бөтен табигать җанлана, яңадан туа. Кояш яктырак һәм күңеллерәк карый башлый, йомшак җил иркәли, өлгереп җитмәгән чирәм өлгерә, агачларның бөреләре бүртә. Күчмә кошлар туган якларына әйләнеп кайталар.
Халыкара кошлар көне - ел саен үткәрелә торган интернациональ экологик бәйрәмгә безнең мәктәп укучылары да кушылды. Алар үз куллары белән матур рәсемнәр ясадылар, җырлар һәмшигырьләр сөйләделәр.
-
Әти-әниләр җыелышы 20.03.2021

Бүген, шимбә көнне мәктәп һәм балалар бакчасында йөрүче әти-әниләр белән берлектә зур җыелыш булып узды. Җыелышта янгын сүндерү идарәсенең өлкән инспекторы Кашапов Р.Р, ПДН инспекторы Сибгатуллина Р.Р., авыл фельдшеры Хасанова М., участковый, әти-әниләр комитеты җитәкчесе Шайхеева С.Ф. катнашты.Җыелышта сүз укучыларның туклану мәсьәләсе, язгы каникул чорында үз-үзләрен тоту кагыйдәләре белән таныштырылды. Яшүсмерләр арасында закнсыз митингларга катнашмаска, Интернет челтәреннән тиешенчә файдалана белергә һәм башка мәсьәләр каралды. Шулай ук беренче сыйныфка укырга керүче балаларга нинди таләпләр булуы да аңлатылды.
-
Бәйрәм белән, кадерле хатын-кызларыбыз! 08.03.2021

-
"Чаңгы юлы-2021" 06.03.2021

-
Язгы чәчәкләр бәйләме-әниләргә! 05.03.2021

Әнәле мәктәбенең укучылары бүген якынлашып килүче 8 март бәйрәме уңаеннан әниләрен,дәүәниләрен һәм укытучы апаларын бәйрәм белән котладылар. 8 март-ул язның иң түәге бәйрәме генә түгел,ә җиһанга наз һәм мәхәббәт бирүче Әниләребез бәйрәме дә. Саулык,сәламәтлек, күңел тынычлыгы сезгә кадерле хатын-кызларыбыз. БӘХЕТЛЕ БУЛЫП ЯШӘГЕЗ!
-
"Кызыл чәчәкләр" акциясе 04.03.2021

-
21 февраль-Халыкара туган тел көне
19.02.2021
Дөньяда җиде меңгә якын тел бар. Шуларның сиксән өче киң таралган. Ә өч йөз сиксән өч тел бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Татар теле –ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Бу – туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор.Шул уңайдан мәктәбебездә балалар туган әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр.
-
Бишек җырларында милли тәрбия 16.02.2021

Балалар бакчасына йөрүче нәниләр күңелендә милли үзаң тзрбияләү, балачактан ук туган телгә, гореф-гадәтләргә карат ихтирам хисе үстерү максатыннан һәм Татарстан Республикасында туган телләр һәм халыклар дусылыгы елы уңаеннан Әнәле балалар бакачасында бишек җырлары тыңлау,җырлау чарасы булып узды.
-
Герой шагыйрь-МусаҖәлилне искә алдылар 15.02.2021

Муса Җәлил Ырынбур өлкәсе Мостафа авылында туа. Муса 10-11 яшьләрендә шигырьләр язып карый. Ләкин алар югала. Матбугатта иң беренче булып унөч яшендә язылган «Бәхет» шигыре (1919) басыла. 1922 нче елда ул Казанга килә һәм 1923-1925 елларда Казан педагогия институтының рабфагында укый. 1925 нче елда Җәлилнең «Барабыз» исемле беренче китабы чыга. «Иптәшкә» (1929) дигән шигырь җыентыгы аның шагыйрь булып җитлегеп килүен тагын бер тапкыр раслый. Сугышка кадәрге елларда шагыйрь бик күп шигырьләр, җырлар, «Хат ташучы» поэмасын, «Алтынчәч», «Илдар» исемле опера либреттоларын яза.
Бүген, шагыйрьнең туган көнендә,Әнәле мәктәбе укучылары аның шигырьләрен яттан сөйләделәр, әсәрләрен укыдылар.
-
Тукай шигырьләрен сөйлибез
21.01.2021
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан бакча балалары Г.Тукай шигырьләрен яттан рольләргә кереп сөйләделәр





