Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Старо-Еналинская начальная школа-детский сад» Апастовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422350, д. Старые Енали, ул. Советская, д. 43а |
| Телефон: | 8(843)7631616 |
| E-Mail: | Lilya.khayrullina.74@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старо-Еналинская начальная школа-детский сад" |
| Руководитель: | Хайруллина Лилия Рамисовна |
| Год основания учреждения: | 2018 |
| У нас учатся: | в детском саду - 11; в начальной школе - 6 |
| У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Старо-Еналинская начальная школа-детский сад» Апастовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 3 4 ( 5 ) 6 7 8 9 10 >>
-
"Яшь җәяүле" утравы 14.06.2023

Бүген безнен лагерьда ял итә башлавыбызга 14 көн булды. 14 нче көндә без "Яшь җәяүле утраучыгында" булдык. Саф һавада хәрәктле уеннар уйнадык. Сәламәтлек темасына багышланган күп төрле өстәмә материаллар алдык. Үзебезнең туган авыл табигатенең матурлыгын күреп,сокланып истәлеккә фотосурәткә дә төштек әле.
-
Без бүген экскурсиядә 13.06.2023

Без бүген район буенча экскурсиядә булдык әле.Редакциядә, музейда, китапханәдә,район эчке бүлегендәге музейда булып кайттык. Табар елгасы буенда яңартылган паркта булып ял итеп кайттык.Шул кадәр матур урыннар булган районыбызны күреп сокланып кайттык.
-
"Яшь рәссам утраучыгы" 08.06.2023

Бүген лагеребызның 8нче көне.Балалар бу көнне гаҗәеп тә серле һәм иҗади булган "уртаучыкка" сәяхәт кылдылар.Нинди дип кызыксынасызмы.Хәзер әйтәм.Ул-"Яшь рәссамнар" утраучыгы. Биредә үзеңнен хыялыңда йөрткән барлык уй-фикерләрне рәсем итеп альбом битенә төшерә аласың.Укытучы апа билге куясы дип тә куркасы түгел. Фантазияң күпмегә җитә, шул кадәр төсләр кулланып үз дөньянны булдыра аласың.Кызык бит,әйеме?
Ә менә соңрак укучылар террочылыкка каршы төрле характердагы күнегәләр уздылар. Кыен хәлләр килеп туганда,ничек итеп үзеңне һәм иптәшләреңне саклап калырга?Тәрбияче апалары бу хакта да бик тәсфилләп аңлатып бирде.
-
"Талантлар утравы" 07.06.2023

Бүгенге 7нче көн "Талантлар утравы " дип атала. Нәкъ менә бүген безнең укучыларның үзләре яртакан хоббиларын тормышка ашыру көне. Чөнки "Талантлар ярминкәсе" ндә алар кул эшләрен тәкъдим иттеләр. Саф һавада төрле уеннар, түгәрәкләрдә шөгыльләр белән үрелеп барган бу көн сизелмичә дә узып китте.Ә инде тәмле итеп пешерелгән иртәнге һәм төшке аш бүгенге көнне тагын да ямьлекрәк итте. Иртәгә кадәр,саубуллашып торыйк.
-
"Минем Россиям-минем Ватаным" 06.06.2023

Лагерыбызның 6нчы көне. Бу көн нинди вакыйгаларга бай соң?Беренчедән-бүген бөек рус шагыйре А.С.Пушкинның туган көне. Әлеге уңайдан кичә дә, бүген дә бездә Пушкин шигьриятенә,әкиятләренә багышланган шигьри кичәләр,викториналар дәвам итә. Шулай ук"Минем Россиям" темасына рәсем бәйгесе дә игълан ителде.Укучылар лагерьга рәхәтләнеп ял итәргә киләләр.
-
Әкиятләр дөньясындагы утрау 05.06.2023

Беләсезме бүген нинди көн?Белмәсәгез,әйтәм.Бүген-лагерьның 5нче көне! Алай гына да түгел,Бөек рус язучысы А.С.Пушкинның туган көне уңаеннан төрле чаралар уздыру да көне әле. Дөрес,ул иртәгә билгеләп узылачак.Әмма,безнең иртәгә башка чаралар каралган. Бүген без А.С Пушкин хакында күп нәрсәләр белдек. Видео фильм аша балачагы белән таныштык. Аның әкиятләренннән торган күп санлы мульфильмнар да карадык әле.
-
"Сәнгать утравы" 03.06.2023

Лагерьның 3 нче көне "Сәнгать утравы" дип атала. Бу көнне балалар саф һавада милли уеннар уйнадылар, "Тынычлык" темасына рәсем конкурсы уздырдылар, асфальтка төсле акбур белән "Дөньяга балалар күзлегеннән" дип исемләнгән үз күзаллауларын сурәтләделәр.Кызык бит...
-
"Яшел фигуралар утравы" 02.06.2023

"Яшел фигуралар утравы".Нәкъ менәз шул исем астында лагеребызынң 2 нче көне гөрләп узды.Бу көнне безнең укучылар юл-йөрү кагыйдәләре буенча үзләренең белемәнәрен сынап карадылар. Әлеге тема астында бәйгедә катнаштылар.
-
Лагерьның беренче көне 01.06.2023

Быел безнең мәктәптә беренче тапкыр укучылар өчен мәктәп каршында лагерь оештырылды.21 көнгә сузылачак лагерь балалар күңелендә нәрсәсе белән истә калыр соң? Алара өчен тәрбиячеләре күп төрле чаралар хәзерләде.Бүген,балаларны халыкара яклау көне уңаеннан, китапханә һәм авыл клубы белән берлектә онытылп барган балалар уеннарына игътибар иттеләр.
-
Балалар сабан туе 31.05.2023

Һәр елны районда "Балаларны яклау көне" уңаеннан балалар сабан туе уздырыла.Быел әлеге бәйрәм чаралары Апасның үзәк паркында узды. Чаарада "Мәктәпкә ңыенырга булыш" акциясе кысаларында беренче сыйныфка укырга керүче балаларга мәктәп кирәк-яраклары тутырылган сумкалар да өләшенде.Быел безнең мәктәпкә 3 беренче сыйныф укучысы укырга керәчәк.





