Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Альмендеровский детский сад «Бэллуки» Апастовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422359, Республика Татарстан, Апастовский район, с. Альмендерово, ул. Победа, д. 2 |
| Телефон: | 8(843)76 39652 |
| E-Mail: | tansalu@bk.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Альмендеровский детский сад "Бэллуки" |
| Руководитель: | Хафизова Тансылу Фирдаусовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 10 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Альмендеровский детский сад «Бэллуки» Апастовского муниципального района РТ - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 ( 7 ) 8 9 10 >>
-
Август конференциясендә катнашу. 25.08.2021

Быел август конференциясендә тәрбиячеләр өстәл уеннары күргәзмәсе оештырып катнаштылар. Балаларның вакытларын куңелле, файдалы, тәрбияви уткәрү өчен бик яхшы эш төре дә булып тора. Бу өстәл уеннарын балалар өйләрендә дә әти-әниләре белән дә буш вакытларында кулланалар.
-
Җәйге бакча 15.06.2021

Өй алдыбыз гөлбакча,
Карыйм сокланып кына.
Мин дә очып төшәр идем,
Күбәләк булып кына!
-
"Саубул бакчам"
29.05.2021
Буген бездә зур бәйрәм, балаларыбызны зур юлга- мәктәпкә озатабыз. Аларга бары тик унышлар гына юлдаш булсын.
-
"И туган тел, и матур тел" 26.04.2021

Бүген Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 135 ел. 1 гасырдан артык вакыт үтүгә карамастан аның шигырьләре, әкиятләре, мәсәльләре, җырлары һаманда актуаль. Алар балаларның күңеленә кечкенәдән үк якын, таныш, кадерле. Рәхмәт сиңа Тукай бабабыз! Безнең бакчабызда да шул уңайдан "И туган тел, и матур тел" дип исемләнгән кичә булып узды. Балалар Г.Тукайның җырларын җырладылар, шигырьләрен сөйләделәр, әкиятләрен сәхнәләштерделәр.
-
Мониторинг үткәрү. Мәктәпкә әзерлек дәрәҗәсен тикшерү. 20.04.2021

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән мониторинг үткәрелде. Нәтиҗәләргә карап балаларның белем дәрәҗәсе(югары, уртача, түбән) билгеләнәчәк. Балаларга уңышлар телибез.
-
12 апрель-Космонавтика көне. 12.04.2021

12 нче апрель көнне космонавт Юрий Гагарин космоска оча. Быел ул вакыйгага 60 ел. Ләкин бик күп еллар узуга карамастан ул хаманда өлкәннәрдә дә, балаларда да бик зур кызыксыну уята. Балалар бу көннәрдә аеруча зур хыялларга биреләләр, тәрбияче апалары да аларны шундый батыр, тырыш, акыллы булырга өнди. Алар бу атнада торле шөгелләрдә дэ космонавтиканы чагылдыралар. Конструирование һәм рәсем шөгелендә дә матур эшләре белән сөендерәләр.
-
Кошлар көне. 01.04.2021

1нче апрель- Кошлар көне. Бүген балалар безнең яктагы күчмә һәм кышлаучы кошлар белән таныштылар. Алар тормышында кешеләрнең роле турында әңгәмә кордылар. Кыш көне җимлекләр. яз җитүгә сыерчык оялары кирәклеге ассызыкланды. Кошлар турында шигырьләр, уеннар, сынамышлар, әкиятләр искә төшерделәр.
-
Нәүрүз мөбарәк булсын! 27.03.2021

Язны каршы алу, кышны озату- Нәүрүз бәйрәме безнең яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Бу бәйрәмгә балалар бик тырышып әзерләнделәр, кыш бабайны озату өчен шигырьләр, җырлар өйрәнделәр. Аның белән сынаштылар. Кыш бабай эстафетаны Яз кызына тапшырды.
-
Чәчәк орлыклары һәм суган утырту. 26.03.2021

Алда безне матур җәй айлары көтә. Бакчабызда моңа хәзерлек эшләре башланды инде. Бүген балалар тәрбияче апалары белән чәчәк орлыклары чәчтеләр һәм суган утырттылар.Шөгелдә балалар безнең бакчабызда үсүче чәчәкләр белән таныштылар.
-
Конструкцияләү яки кул эше. 24.03.2021

Урманнарда язның беренче чәчәкләре умырзаялар чыга. Шөгельдә балаларны умырзая чәчәге белән таныштыру. Аның турында кызыклы мәглъүматлар белү. Оригами кулланып умырзая чәчәген ясау.





