Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Давликеевский детский сад» Апастовского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе "Дәүләки балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422343, Республика Татарстан, Апастовский район, с. Давликеево, ул. Молодежная, д. 12 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | gulgena.1978@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Давликеевский детский сад" |
| Руководитель: | Шарафиева Гульгена Фаритовна |
| Год основания учреждения: | 2002 |
| У нас учатся: | 7 воспитанников |
| У нас учат: | 1 педагог |
Новости
праздник урожая
Опубликовано: 24.10.2011
Бәйрәмнең максаты: 1. Уеннар, җырлар, биюләр, шигырьләр аша балаларны бөртекле культуралар, яшелчәләр, җиләк-җимешләр, дару үләннәре белән таныштыру. 2. Балаларның күзәтүчәнлеген, игътибарлылыгын, иҗади сәләтләрен үстерү. 3. Табигатькә, хезмәткә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү.
Бәйрәмгә әзерлек эшләре: 1. Көзге яфраклар җыю. 2. Яшелчә, җиләк-җимеш рәсемнәре төшерелгән калфаклар әзерләү. 3. Бодай, арпа, арыш башаклары, ипи, тоз, чигүле сөлге, дару үләннәре, яшелчәләр (кабак, чөгендер, кишер, кәбестә, шалкан, помидор), җиләк-җимешләр (алма, балан, миләш, кара миләш).
Бәйрәм барышы: Бәйрәмнәр турында сөйләшү, аларның әһәмиятен аңлату.
Тәрбияче: Кадерле балалар! Сезнең “бәйрәм” сүзен ишеткәнегез бар, билгеле. Әйдәгез, искә төшерик әле, сез нинди бәйрәмнәр беләсез? Нинди бәйрәмнәрдә катнашканыгыз бар? Сез ни өчен бүген матур итеп киенеп килдегез? Бездә нинди бәйрәм? Бүген бәйрәм ни өчен “Уңыш бәйрәме” дип атала, һәм ул кайчан үткәрелә?
Тәрбияче. Көз килде,
Уңыш булды,
Табын сый белән тулды.
Рәхим ит, дус,
Көзге бәйрәмгә.
1 нче бала. Салкын җилләр исә,
Тәрәзәгә чиртә.
Сап-сары яфраклар
Җиргә очып төшә.
2 нче бала. Сары яфраклар белән
Безнең бакча тулган.
Кояш та елмаймый,
Белмим нәрсә булган?
“Яфрак бәйрәме” (Р.Еникеев музыкасы, Л. Лерон сүзләре) җыры башкарыла
3 нче бала. Велосипедка утырып,
Без басуга барабыз.
Анда ниләр үскәнен
Бик тиз белеп кайтабыз.
Басу күренеше. Бөртекле культуралар белән танышу.
Тәрбияче. Балалар! Бу басуда нәрсә үсә икән?
4 нче бала (кулынаарыш башаклары тоткан).
Кар астында кыш үткәрәм,
Яшел тунымны киеп.
Көздән чәчеп калдырганга,
Өлгерәм мин иң элек.
Балаларга арыш башаклары һәм орлыклары күрсәтелә. Бодай, борчак, көнбагыш башаклары һәм орлыклары белән дә таныштырыла.
5 нче бала (кулына бодай башагын тоткан).
Эшкәртсәләр бөртегемне
Бөтен шартын китереп.
Минем оннан күмәч пешә,
Күбек кебек күпереп.
6 нчы бала (учында борчаклар).
Үзем ап-ак вак-вак йомры,
Мул итеп уңыш бирәм.
Вакытында җыймасагыз,
Өйдән чыгып йөгерәм.
7 нче бала (кулында көнбагыш чәчәге).
Сары эшләпә кигәннәр,
Җем-җем итә күзләре.
Гел кояшка караганга,
Кояш төсле йөзләре.
Кулына ипи-тоз тоткан кыз керә.
Татар кызы. Ипи басуда үсә,
Аннан амбарга күчә,
Анннары мичтә пешә,
Кызарып мичтән төшә.
Шуннан килә өстәлгә,
Безгә куәт өстәргә,
Һәркемгә ипи кирәк!
Һәр көн дә ипи кирәк!
Бигрәк тәмле карасы,
Бигрәк тәмле агы да.
Күмәче дә - бары да...
Ипекәйнең кайсы да
Ризыкның хөрмәтлесе,
Җирдә иң кирәклесе!
Тәрбияче. Ипи, өстәлгә килгәнче, никадәрле юл үтә, никадәр хезмәт сорый икән, балалар. Ипи – иң зур байлык. Ипидән башка яшәп булмый. Ипинең бөртеген дә югалтырга ярамый. Сез, балалар, ипине хөрмәтлисезме, әрәм итмисезме?
Балалар җавапларын бирәләр. Кыз икмәкне зурлап өстәлгә куя.
Тын музыка уйный.
Бала. Курайларда көз көйләре уйнап,
Агачларны сары төскә буяп,
Куакларга җиләк-җимеш элеп,
Агач төпләренә гөмбә тезеп –
Урман буйлап алтын көз йөри.
Көтәм сезне кунакка
Көзге урман карарга.
Тәрбияче (кулына балан тоткан балага күрсәтеп). Карагыз әле, урманда нинди матур агач үсә икән? Бу нинди агач?
Балалар. Балан.
Тәрбияче. Балан! Безгә әйтер сүзең бармы?
Балан. Суымны эч авырсаң,
Йөткерсәң я карлыксаң,
Шәп дару юк моннан да.
Дару ясыйлар минем
Хәттә кабыгымнанан да.
(Баланны ашап карыйлар.)
Тәрбияче. Ә хәзер үзебезнең бакчада нәрсәләр үскәнен белербез. Мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез – җавапларын әйтегез.
Түтәлләрдә үсте
Бик күп яшелчә:
Кыяр, кабак, чөгендер,
Кишер, кәбестә.
Алар ничек үсә?
Нинди төстә?
(Балалар бавап бирәләр.)
Йөз кат кием, барысы да төймәсез.
(Кәбестә.)
Озын, яшел – түтәлдә,
Сары, тозлы – кисмәктә. (Кыяр.)
Өсте яшел, асты кызыл, җирдә үсә,
Ул ни булыр? (Кишер.)
Ите симез, мае юк,
Тиресе калын, йоны юк. (Шалкан.)
“Яңгыр” (Татар халык уен җыры) җыры.
К списку новостей




