Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 73 обучающихся \ Бездә укыйлар: 73 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 ( 108 ) 109 110 >>
-
" Әткәм- әнкәм һөнәре" 10.02.2020

Бүген 2 нче класста " Әткәм - әнкәм һөнәре" темасына ачык класс сәгате узды. Укучылар һөнәрләр турында шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, табышмакларга җавап таптылар, мәкаль " төене" чиштеләр. Һәр һөнәр иясенә кирәкле эш коралы билгеләделәр, эш кораллары буенча һөнәрне билгеләделәр. Әниләр үз һөнәрләре белән таныштырды. "Кем булырга теләсәгез дә, тырышып укыгыз! " диделәр алар.
-
Ачык дәрес 10.02.2020

10 февраль көнне башлангыч класслар атналыгы кысаларында укытучы Хабибуллина Р.Р. 3 класс укучылары белән технологиядән ачык дәрес үткәрде. Дәрестә укучылар төрле материалларны кулланып җимлек ясадылар, мөстәкыйль эшли белүләрен, иҗади активлыкларын күрсәттеләр.
-
“Россия чаңгы юлы-2020” 08.02.2020

“Россия чаңгы юлы-2020” ярышында катнашып, мәктәбебез укучылары Авхадиев Р.-1 урын (9 класс) , Шайхетдинов Б.-2 урын (11 класс), Нуруллина З.-3 урын (5 класс), Шарипов И.-4 урын (11класс), Абдуллазянова И.-4 урын (6 класс), Ситдикова Р.-5 урын (6 класс) яуладылар. Яшь спортчыларны җиңүләре белән котлыйбыз
-
8 февраля – День здоровья 08.02.2020

Для профилактики гриппа и ОРВИ в школе 8 февраля прошел День здоровья.
Так же классные руководители провели мероприятия, классные часы по информированию учащихся и их родителей о мерах по профилактике гриппа и ОРВИ, показали видеоролики по данной тематике, рассказали о необходимости надевать маску, чаще мыть руки с мылом.
-
Татарча көрәш ярышы 08.02.2020

8 нче февраль көнне Ашытбаш урта мәктәбендә Нуриев Р.И призына татарча көрәш ярышы булып үтте. Безнең мәктәп командасы 1 нче урынны яулады (җитәкчеләре Сәләхов М.). Үз авырлыкларында җиңү яулаган укучыларны чын күңелдән котлыйбыз.
Көрәшчеләргә киләчәктә дә җиңүләр юлдаш булсын!
-
Юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме. 07.02.2020

Бүген башлангыч класслар атналыгы кысаларында 3-4 класс укучылары белән “Юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме?” дигән темага ачык класс сәгате үткәрелде. Класс сәгатендә укучылар юл билгеләрен, юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр, уеннар уйнадылар.
-
Бүген мәктәптә профсоюз членнары катнашында башлангыч профсоюз оешмасы һәм мәктәп администрациясе арасында төзелгән коллектив килешүгә төзәтмә һәм өстәмәләр кертү буенча профсоюз җыелышы булды. 07.02.2020

-
«Кызыклы математика» 06.02.2020

Бүген башлангыч класслар атналыгы кысаларында “Кызыклы математика” уен-бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә укучылар “Тапкырлар” һәм “Зирәкләр” командасына бүленеп математика фәне буенча көчләрен сынадылар. Сорауларга җавап бирү, исәпләү , мәсьәлә чишү, геометрик фигуралар төзү, логик фикерләү күнекмәләре үстерелде. Бәйге ахырында жюри “Тапкырлар” командасының иң күп очко җыеп җиңүче булуын әйтте.
-
5 февраля состоялся заключительный этап республиканской олимпиады по русской литературе. Ученица 7 класса Фахрутдинова стала призером ( учитель Фахрутдинова З.С.) Поздравляем призера и учителя, желаем удачи. 05.02.2020

-
Башлангыч класслар атналыгы 05.02.2020

Бүген башлангыч класслар атналыгы башланып китте. Укучыларга "Игътибарлы бул!" шаян уены оештырылды. Иң игътибарлы укучы 3 нче класстан Шакирова булды. Җиңүчеләргә һәм катнашучыларга "баллы" күчтәнәч бирелде.













