Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 73 обучающихся \ Бездә укыйлар: 73 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 ( 28 ) 29 30 >>
-
“Юл йөрү кагыйдәләрен беләсезме?” 06.03.2023

6 нчы март көнне, укучыларның юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен ныгыту, светофор төсләрен аера белүләрен, аның буенча ничек хәрәкәт итүләрен тикшерү, урамда йөргәндә игътибарлылык һәм ихтирамлылык тәрбияләү, юл кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү максатыннан башлангыч класс укучылары белән “Юл йөрү кагыйдәләрен беләсезме?” дигән темага уен-әңгәмә уздырылды.
-
"Гаиләм-җылы учагым" 06.03.2023

6 март көнне Акчишмә башлангыч мәктәбендә "Гаиләм-җылы учагым" исеме астында бәйрәм кичәсе үткәрелде. Бәйрәмгә әти-әниләр, әби-бабайлар чакырылды. Кичә әти-әниләргә багышланган шигырьләр, матур җырлар, күңелле биюләр белән үрелеп барылды. Укучылар үз куллары белән ясаган бүләкләрне кадерлеләренә бүләк иттеләр. Бәйрәм кичәсе барлык кешедә дә онытылмаслык тәэсирләр калдырды.
-
Коллектив килешүнең үтәлеше, шулай ук өстәмәләр һәм төзәтмәләр кертү буенча җыелыш уздырылды. 03.03.2023

3 март көнне мәктәптә 2022 нче елда Коллектив килешүнең үтәлеше, шулай ук өстәмәләр һәм төзәтмәләр кертү буенча җыелыш уздырылды. Җыелышта район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары А.Г.Камаева да катнашты. Җыелыш барышында мәктәп директоры Р.Р.Кавиева, профком рәисе Г.В.Шәйхетдинова, балалар бакчасы мөдире Г.З.Каюмова чыгышлары тыңланды.
3 марта в школе состоялось собрание, где рассматривался отчет по выполнению условий коллективного договора за 2022 год и принятию Соглашения об изменениях и дополнениях . На собрании приняла участие заместитель начальника МУ “Ууправление образования” А.Г.Камаева. С отчетом выступили директор школы Р.Р.Кавиева, председатель первичной п рофсоюзной организации Г.В.Шайхутдинова и заведующая детского сада Г.З.Каюмова.
-
«С чего начинается Родина?» 03.03.2023

Укучыларга патриотик тәрбия бирү, Ватаныбызга карата горурлык хисләрен уяту, туган як турындагы белемнәрне тирәнәйтү һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләү максатыннан, агымдагы уку елында мәктәбебездә “Ватан нәрсәдән башлана?” дип исемләнгән тәрбия дәресләре уза.
Шундый дәресләрнең берсен бүген 8-10 нчы класс укучылары өчен Арча районы Мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Камаева Алия Габделфәрт кызы уздырды. Укучылар Арча районы, мәгариф, туган ягыбызның күренекле шәхесләре турында сөйләштеләр һәм бик күп яңа мәгълүмат тупладылар.
В целях воспитания у учеников чувств патриотизма и гордости за свою Родину, расширения знаний у школьников о родном крае, формирования любви к нему в школе проходят лекций на тему «С чего начинается Родина?»
В составе лекторской группы - ответственные работники Арского районного Совета, исполнительного комитета, а также представители организаций и общественных объединений района.
В течение учебного года ученики старших классов прослушают лекции о вкладе района в Великую Победу, Героях района, сельском хозяйстве, образовании, культуре, спорте и молодежной политике, семье и нравственности, достопримечательностях района.
Сегодня заместитель начальника МУ "Управление образования" исполнительного комитета Арского муниципального района Камаева Алия Габделфартовна провела беседу с учениками 8-10 классов.
В ходе беседы ребята с вниманием выслушали и задавали интересующие вопросы. По мнению спикера, для каждого это встреча стала полезной и интересной.
-
"Физика-математика атналыгы" кысаларында 02.03.2023

Бүген физика укытучысы С. Р. Шәйхетдинов "Физика-математика атналыгы" кысаларында 8 нче сыйныфта "Электр тогының эше һәм егәрлеге" темасына ачык дәрес күрсәтте. Дәрес бик эчтәлекле, оешкан рәвештә узды. Бар этаплары да ФГОС таләпләренә туры килә, бик күп төрле эш төрләре кулланылды
-
Без бергә! 28.02.2023

Республикакүләм “Без бергә” балалар халык иҗаты фестиваль-конкурсының район этабы уздырылды. Конкурсның максаты балаларның иҗади сәләтләрен генә үстерү түгел, ә халык авыз иҗатына, тарихи-мәдәни мирасыбызга хөрмәт тәрбияләү, балаларның бу өлкәдә белемнәрен арттыру иде. Фестивальнең номинацияләре дә күптөрле. Мәсәлән: “Хореография” , “Театр сәнгате”, “Кул эшләре” кебек номинацияләрдә безнең мәктәп укучылары да актив катнашты.
-
Конкурс “ Кызыл ромашка” 27.02.2023

Укучыларыбыз район,республика күләмендә уздырылган бәйгеләрдә һәрдаим катнашып киләләр. Герой шагыйрь Муса Җәлилнең иҗатына багышлап уздырылган “ Кызыл ромашка” I нче Республика бәйгесенә катнашып , түбәндәге урыннарга лаек булдылар:
Ганиева Г , 2 дәрәҗә лауреат, “Нәфис сүз” номинациясе;
Ситдиков Раяз , 1 дәрәҗә лауреат , “Нәфис сүз” номинациясе;
Ситдиков Р , лауреат 2 степени , номинация “Художественное слово” ;
Мардегаллямова А , 3 дәрәҗә лауреат, “Вокал” номинациясе;
Фәхретдинова И , 2 дәрәҗә лауреат, “Вокал” номинациясе;
-
Буген бездэ зур шатлык. Акчишмэ, Наратлык авылыннан килеп укучы балалар мэктэпкэ яна автобуста килделэр. Мэктэп тарихында укучыларны йорту очен бирелгэн 3 нче автобус бу. Юлларда исэн- имин йорергэ язсын! 25.02.2023

-
Бәйрәмегез котлы булсын! 23.02.2023

23 февраль — Ватанны саклаучылар көне – батырлык, намус hәм кыюлык көне . Ул - көч, түземлелек, мәрхәмәтлелек һәм туган җиреңә карата мәхәббәт бәйрәме.Бүгенге бәйрәм көчле рухлылык, ир-егетлəрнең кыюлык, намус һəм абруй шикелле сыйфатларга ия булуларын тагын бер кат раслый торган тантана.
Мәктәптә бәйрәм көнгә багышланган матур чаралар узды. Әтиләр белән берлектә “ Ягез әле, егетләр” конкурсында егетләр һәм әтиләр төрле спорт ярышларында үзара көч сынашты. “Строевая песня” конкурсына һәр класс зур әзерлек белән килгән, алар матур чыгышлары белән куандырды.
Сезне 23 февраль - Ватанны саклаучылар коне белән чын кунелдән тәбрик итәбез! Ныклы сәламәтлек, кунел көрлеге, әшегездә, укуыгызда зур уңышлар, шатлык - куанычлар, озын гомер телибез!
Сез булганга имин булып ата таңнар,
Тыныч-матур тормыш белән үтә айлар.
Бәйрәмегез котлы булсын, ир-егетләр,
Мәңге тыныч, имин торсын җирләр-күкләр -
"Стройда йөрү" һәм "Ягез әле, егетләр" 22.02.2023

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан мәктәбебездә 5-11 класслар арасында "Стройда йөрү" һәм "Ягез әле, егетләр" исеме астында ярышлар булып узды. Ярышларда егетләр үзләренең көчләрен һәм җитезлекләрен күрсәттеләр, әтиләр командасы белән көч сынаштылар.
23 февраль — Ватанны саклаучылар коне – батырлык, намус hәм кыюлык көне белән ихластан котлыйбыз сезне. Бүгенге бәйрәм көчле рухлылык, ир-егетлəрнең кыюлык, намус һəм абруй шикелле сыйфатларга ия булуларын тагын бер кат раслый торган тантана. Туган илгә һəм үз халкыңа хезмəт итү ул, туган илен чын күңелдән сөюче гражданнарның һәрчак иң югары максаты булды һəм шулай ук булып калса иде.
Сезгә һәм якыннарыгызга тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, рухи һәм матди байлык, һәр эшегездә бары тик уңышлар гына телибез. Мөбәрак булсын бүгенге матур бәйрәмегез!
Патриотическое воспитание подрастающего поколения всегда являлось одной из важнейших задач современной школы, ведь детство и юность – самая благодатная пора для привития священного чувства любви к Родине. В нашей школе прошел конкурс смотра строя и песни среди 5-11 классов, посвященный "Дню защитника Отечества". Все классы хорошо подготовились и выступили прекрасно. Затем прошел военно-спортивный праздник "А ну-ка, парни!". Юноши и отцы состязались по разным видам спорта. Поздравляем всех участников соревновании с наступающим "Днем защитника Отечества" и желаем крепкого здоровья и успехов в учебе!













