Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 73 обучающихся \ Бездә укыйлар: 73 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Өлкәннәрне котлау 05.03.2024

Март ае безгә иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе булган 8 нче март -Халыкара хатын-кызлар бәйрәмен бүләк итә. Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге хатын- кызларда. Бүген, шушы күркәм бәйрәм уңаеннан, озак еллар буе мәктәбебездә эшләгән ветеран укытучы һәм техник хезмәткәрләрнең хәлләрен белеп, истәлекле бүләкләр биреп кайттык. Укучылар котлауларын шигырь юллары аша тапшырдылар, башлангыч сыйныф укучылары тарафыннан ясалган открыткалар да бүләк иттеләр. Өлкәннәребез мәктәп коллективына, балаларга олы рәхмәтләрен җиткерделәр, изге теләкләр белән озатып калдылар.
-
Сегодня во всех классах нашей школы прошли внеклассные занятия «Разговоры о важном» на тему «Как найти свое место в обществе?» 04.03.2024

Найти свое место в обществе – это значит соответствовать его ценностям и традициям, любить то, чем занимаешься и приносить пользу людям, своей стране. Участие в общественной и социально значимой деятельности, воплощенной, в том числе, через проекты и программы для детей молодежи – возможность получше узнать себя, свою страну, ее людей и историю, развить полезные знания и навыки, чтобы в будущем занять свое место в обществе и быть счастливым.
Буген барлык классларда да «Мөхим сөйләшү» класс сәгате кысаларында «Җәмгыятьтә үз урынынны ничек табарга?» дигән темага сөйләшүләр үтте.
-
Родительский контроль качества питания в школьной столовой 04.03.2024

28 февраля в Кыснинской начальной школе произведён родительский контроль качества питания в школьной столовой.
Было отмечено, что блюда соответствуют утверждённому меню, претензии по качеству предоставленных блюд не имеются.Была проведена дегустация блюд. Родители остались довольными.28 нче февраль көнне Кысна башлангыч мәктәбе ашханәсендә ата-аналар тарафыннан туклану сыйфатына контроль үткәрелде.
Ризыкларның расланган менюга туры килүе, тәкъдим ителгән ризыкларның сыйфаты буенча дәгъвалары юк, дип билгеләп үтелде.
Әти-әниләр безнең мәктәп пешекчеләренә рәхмәт сүзләре җиткерде. -
"Сугыш чоры балалары" 01.03.2024

29 февраль көнне Акчишмә башлангыч мәктәбендә Хәрби-патриотик айлык кысаларында "Сугыш чоры балалары" исеме астында тәрбия сәгате үткәрелде. Укучылар "Балачагымны сугыш урлады" темасына бай эчтәлекле презентация карадылар, авылыбызның сугыш чоры балалары, аларның авыр балачагы турында сөйләштеләр.
-
Китап – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе. Китапсыз халык тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән. 29.02.2024

Китап ул һәр кешенең тормышына бик кечкенә чагыннан ук килеп керә. Бала йөрергә һәм сөйләшергә өйрәнүгә китапка кулын суза, башта матур сурәтләрен карый, аннары ниндидер сәер билге-тамгалар кушылудан “ӘНИ” дигән яраткан сүзе барлыкка килүгә гаҗәпләнә. Шушы мизгелдән башлап китап аны бөтен тормышы буена: балалар бакчасында да, мәктәптә дә, институтта да, эштә дә, көнкүрештә дә озата бара. Һәр яңа буын аңардан тиңдәшсез белем ала, аның байлыгы киләсе буыннарга да кала. Безнең татар халкында «Китапсыз өй –тәрәзәсез бүлмә» дигән мәкаль бар. Чыннан да, китап укымаган кешенең күңеле тәрәзәсез бүлмә кебек караңгы булыр, ә китапларны яратучының күңеле күбрәк укыгач сафланыр, ачылыр, дөньяга карашы киңәер. Китапларны күп укыган кешенең күңелендә начарлыкка да урын калмаячак.
Безнең мәктәп китапханәсе дә, авыл китапханәләре дә китапларга бик бай. Китапханә – бик күп мәгълүмат, тарихи ядкарьләр, аң-белем, мәгърифәт тупланган йорт. Үзенә бик күп серләр туплаган китап киштәләре китапханәләрдә генә була.
Даими рәвештә без китапханәләр белән эшлибез, укучылар биредә еш була. "Туган телем сагында" акциясе кысаларында да укучылар китапханә белән берлектә уздырылган “Китап – тормыш көзгесе” дип аталган матур чарада катнаштылар. -
"Туган телем сагында" 26.02.2024

"Туган телем сагында" акциясе кысаларында башлангыч класс укучылары белән "Туган телем-анам теле" дип аталган кичә үткәрелде. Кичәдә укучылар төрле сорауларга жавап бирделәр, табышмаклар һәм мәкальләр әйттеләр. Туган телне яратырга һәм сакларга өйрәнделәр. Халык авыз иҗаты аша укучыларда милли үзаң тәрбияләнде.
-
Контроль качества питания в школьной столовой 24.02.2024

24 февраля в нашей школе был произведён родительский контроль качества питания в школьной столовой.
Было отмечено, что блюда соответствуют утверждённому меню, претензии по качеству предоставленных блюд не имеются.Была проведена дегустация блюд. Родители остались довольны качеством и поблагодарили работников столовой.
24 нче февраль көнне безнең мәктәп ашханәсендә ата-аналар тарафыннан туклану сыйфатына контроль үткәрелде.
Ризыкларның расланган менюга туры килүе, тәкъдим ителгән ризыкларның сыйфаты буенча дәгъвалары юк, дип билгеләп үтелде.
Әти-әниләр безнең мәктәп пешекчеләренә рәхмәт сүзләре җиткерде. -
Тимурчылык 22.02.2024

Олы яшьтәге кешеләргә ярдәм итү-ул безне игелеклерәк, мәрхәмәтлерәк итә, бу безгә беркемнең дә онытылмавына өмет бирә. 6 сыйныф укучылары, Н.Г. Ибатуллина җитәкчелегендә, ветеран педагог Хайруллина Н.А га тимурчылык ярдәме күрсәттеләр. Ветераннарыбызның киңәшләре һәм үгет-нәсихәтләре яшь тимурчыларның тәртибенә зур тәрбия йогынтысы ясый.
Тимурчылык эше бик кирәк, чөнки өлкәннәргә кайвакыт ярдәм генә түгел, ә игътибар да кирәк.
Помогать пожилым людям – это то, что делает нас добрее, милосерднее, что дает нам надежду, что никто у нас не забыт. Обучающиеся 6 класса, под руководством Ибатуллиной Н.Г., оказали тимуровскую помощь ветерану педагогического труда – Хайруллиной Н.А.
Советы и наставления наших мудрых ветеранов влияет на воспитание и поведение юных тимуровцев.
Тимуровская работа очень нужна, ведь престарелым людям иногда требуется не только помощь, но и просто внимание. -
ГТО 21.02.2024

Бүген Балтач районында ГТО нормаларын тапшыру буенча зона ярышлары булып узды. Бу чарада Арча районы командасында 3 нче класс укучысы Шәйхетдинов Самат та катнашты һәм 3 урынны яулап кайтты. Саматны зур жиңүе белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
Сынау имтиханы. 20.02.2024

Бүген мәктәптә 9 нчы сыйныфлар өчен татар теле һәм география буенча сынау имтиханнары үткәрелде. Балалар предметлар буенча үз мөмкинлекләрен тикшерделәр.
Сегодня в школе были проведены пробные экзамены по татарскому языку и географии для 9-х классов. Ребята проверили свои возможности по предметам.













