Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 73 обучающихся \ Бездә укыйлар: 73 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 ( 54 ) 55 56 57 58 59 60 >>
-
" Большая перемена" 26.03.2022

С учащимися 7-10 классов провели урок " Большая перемена" . Дети получили методическую помощь и инструкции участия в разных этапах конкурса.
7-10 класс укучылары белэн " Озын тэнэфес" конкурсы буенча дэрес уткэрелде. Укучылар конкурса катнашу буенча методик ярдэм, инструкциялэр алдылар
-
«Урок цифры» 25.03.2022

Для обучающихся 7и 9 -ых классов был проведен «Урок цифры». На уроке ученики познакомились с основными аспектами кибербезопасности, узнали как устроен квантовый компьютер. Обсудили с обучающимися проблемы культуры поведения в социальных, сетях, кибербуллинга. Рассказали ребятам о реальных рисках и последствиях кибератак, программах, генерирующих пароли, а также способах защиты от мошенников.
-
Бөтендөнья Су көне. 25.03.2022

22 мартта бөтен планета Бөтендөнья Су көнен яки Бөтендөнья су ресурслары көнен билгеләп үтә. Бу көн, планетада яшәүче кешеләргә суның әһәмияте һәм аны саклауны кирәклелеге турында искәртә. Әлеге уңайдан, 5 класс укучылары белән “Су- яшәү чыганагы” дип исемләнгән чара үтте. Укучылар суның әһәмияте, аның планетада таралышы, төче су запасларының аз булуы, сулыкларны саклау чаралары турында өйрәнделәр. “Суның кадере” темасына буклетлар эшләделәр.
-
Класс сәгате 24.03.2022

Наркомания авыруының асылын ачыклау, укучыларны әлеге куркыныч чирдән кисәтү һәм аларда сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру максатыннан 6 нчы класста "Наркотикларга урын юк!" исемле тәрбия сәгате үткәрелде. Тәрбия сәгате барышында укучыларның фикерләре тыңланды. Наркотикларның сәламәтлек өчен зарарлы, наркоманнарның җәмгыятькә зарарлы икәне аңлатылды. Тәмәке тарту һәм исерткеч эчемлекләр куллану – наркотик матдәләр куллануның бер этабы булуы әйтелде. Үзеңә бирелгән гомернең кадерен белеп, көчле рухлы булып яшәргә кирәклеге төшендерелде. Балалар тәрбия сәгатендә теләп катнаштылар,сорауларга җаваплар бирделәр.
В целях выявления сущности наркомании, предупреждения учащихся от этого опасного заболевания и формирования у них здорового образа жизни в 6 классе проводилось классный час на тему "Наркотикам не место!” В ходе воспитательного часа были заслушаны мнения учащихся. Объяснялось, что наркотики вредны для здоровья, а наркоманы вредны для общества. Было отмечено, что курение и употребление алкоголя – один из этапов употребления наркотических веществ. Было разъяснено, что нужно ценить жизнь, отданную тебе, и жить с сильным духом. Ученики с удовольствием участвовали, отвечали на вопросы.
-
В рамках акции «Сообщи, где торгуют смертью» прошел круглый стол для учащихся 10-11 класса. 23.03.2022

-
«Нәүрүз» бәйрәме 21.03.2022

Бүген бездә «Нәүрүз» бәйрәме. "Нәүрүз” сүзе фарсыча "яңа көн” дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21-22 мартка туры килә. Бу көнне малайлар һәм кызлар, һәр өйгә кереп, хуҗаларга такмак-такмазалар әйткәннәр, аларны бәйрәм белән котлаганнар.
Бәйрәм итүнең гореф-гадәтләре,йолалары буыннан – буынгакүчеп, безнең заманнарга хәтле килеп җиткән. Бәйрәмдә бер-береңне татлы ризык белән сыйлау -төп кагыйдәләрнең берсе булган. Бу- тормыш гел шулай баллы булсын,дигәнне аңлаткан.
Ач ишегең, керәбез,
Нәүрүз әйтә киләбез,
Хәер-дога кылабыз,
Аш-сый көтеп торабыз,
Нәүрүз мөбарәкбад.
-
География-тарих атналыгы 18.03.2022

Атналык кысаларында география укытучысы Гыйззәтуллина Г.Х. 7 класста «Антартида-уникаль материк» темасына ачык дәрес үткәрде.Материкны өйрәнү план нигезендә алып барылды. Күп төрле эш алымнары, бай күрсәтмәлелек, актив укучылар дәресне тагын да җанландырды.Дәрес барышында мини-проект эше башкарылды. ФГОС таләпләре үтәлде, дәрескә югары бәя бирелде.
В рамках недели истории и географии прошел открытый урок географии (учитель Гиззатуллина Г.Х.) в 7 классе на тему «Антарктида-уникальный материк».
-
Нәүрүз котлы булсын! 17.03.2022

Бүген бездә бәйрәм, кышны озату-язны каршылау, Нәүрүз бәйрәме! Менә салкын кыш үтеп китте, ямьле яз җитте, яз белән бергә Нәүрүз бәйрәме килеп җитте. Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрәлә торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз сүзе яңа дигәнне аңлата. Нәүрүз бәйрәме – ул игелек, дуслык бәйрәме. Бәйрәмдә балалар җырладылар, биеделәр, карга боткасы, коймак белән сыйландылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Нәүрүз котлы булсын!
-
Ачык дәрес 16.03.2022

Тарих һәм география фәннәре атналыгы кысаларында Хисамиев Р.Р. 5 нче класста тарихтан “Борынгы Рим” темасына ачык дәрес үткәрде. Укучылар Борынгы Рим дәүләтенең килеп чыгышына бәйле легендалар, тарихи чыганаклар белән таныштылар. Дәрес ФГОС таләпләренә туры килгән югары дәрәҗәдә үтте.
-
“Адымнар нык, юллар имин булсын!” 15.03.2022

Укучыларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшерү, светофордан һәм юл билгеләреннән дөрес итеп файдалана белү күнекмәсен ныгыту, активлык, игътибарлылык тәрбияләү максатыннан, 15 март көнне мәктәбебездә “Адымнар нык, юллар имин булсын!” дип исемләнгән чара үткәрелде. Әлеге чарада 5 нче һәм 6 нчы класс укучылары катнашты. Алар башта театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр, аннан ике командага бүленеп, юл йөрү кагыйдәләре буенча үзара көч сынаштылар. Төрле кызыклы сораулар, тикшерү өчен биремнәр, урамда, юлда килеп чыгарга мөмкин булган мәсьәләләрне хәл итүләр булды. Сакла порталы буенча эш алып барылды. Укучылар сайтка кереп пазллар җыйдылар, ребуслар чиштеләр, юл билгеләрен таныдылар. Чарада ЮХИДИ хезмәткәре Энҗе Газизовна да катнашты, югары бәя бирде, балаларга истәлекле бүләкләр тапшырды.













