Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 73 обучающихся \ Бездә укыйлар: 73 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 69 ( 70 ) >>
-
"Юл билгеләрен беләсеңме?" 11.06.2021

Бүген лагерьның 11 нче көне. Көн иртәнге линейка һәм зарядкадан башланды. Иртәнге аштан соң "әкиятләр иленә" сәяхәт иттек. Ике команда арасында викторина бик җанлы үтте. "Минем иң яраткан әкиятем"темасына рәсем конкурсы үткәрдек. Төшке аштан соң саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадык, "Юл билгеләрен беләсеңме?" темасына әңгәмә үткәрдек.
Сегодня 11день пришкольного лагеря. День начался с утренней линейки. После завтрака мы отправились "в мир сказок". Викторина между командами прошла интересно. Провели конкурс рисунков на тему "Моя любимая сказка".
После обеда провели беседу на тему "Дорожные знаки". -
Талантлар көне 10.06.2021

Бүген лагерьның 10 нчы көне. Көн кояшлы, матур. Көнебез иртәнге линейка һәм зарядкадан башланды. Бүген без яшь артистлар булдык. Җырладык, биедек, татар халык әкиятләрен сәхнәләштердек. Саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадык. Төшке аштан соң көн өстәл уеннары белән дәвам итте. Бүгенге көнебез дә файдалы һәм кызыклы үтте.
Сегодня 10 день лагеря. День начался с утренней линейки и зарядки. Сегодня мы юные артисты. Инценировали татарские народные сказки, пели татарские народные песни, изучали танцевальные упражнения. После обеда проводились настольные игры. День прошел полезно и интересно.
-
“Табышмаклар илендә” 09.06.2021

Буген көн яңгырлы иде. Лагерь иртәнге линейка һәм зарядка белән башланып китте. Иртәнге аштан соң балалар спортзалда татар халкының җырлы – биюле уеннарын уйнадылар. “Уенчыклар остаханәсендә “ конструктор һәм пластилиннан үзләренең яраткан уенчыкларын ясадылар.Өстәл уеннары уйнадылар. Төшке аштан соң “Табышмаклар илендә” исеме астында бәйге уздырылды. Көн файдалы һәм күңелле узды.
-
Лагерьның 8 нче көне. 08.06.2021

Бүгенге көн дә иртәнге линейка һәм зарядка белән башланып китте. Иртәнге аштан соң "Сабантуй" һәм "Көмеш кыңгырау" газеталарына күзәтү булды. Экологик сәгать вакытында табигатькә сакчыл караш тәрбияләнде. Компьютер уеннарын да балалар бик теләп уйнадылар. Көннең икенче яртысында музыкаль сәгатьтә "Көйне таны" уенын уйнадык, "Ямьле Сабантуйлары" җырын өйрәнә башладык.
-
Спорт көне 06.06.2021

Лагерьда бүгенге көн тулысы белән спортка багышланды. “ Сәламәт тәндә -сәламәт акыл” дигән тема астында әңгәмә уздырылды. Әңгәмә барышында балалар спорт тарихы , спорт ярышлары һәм спортның файдасы турында сөйләштеләр. Мәктәпнең спорт мәданчыгында “ Күңелле стартлар” уены уздырылды. Көннең икенче яртысында саф һавада хәрәкәтле һәм җырлы – биюле уеннар уйнадылар.
-
“Табигать һәм без ” 05.06.2021

5 июнь Әйләнә – тирәне саклау көне . Шул уңайдан “Салават купере” ял лагерьенда “Табигать һәм без ” дигән темада әңгәмә уздырылды. Әңгәмә барышында табигатьне саклау , аның байлыкларыннан файдалану турында фикер алыштылар. Әңгәмәдән соң балалар табигатьнең матур урыннарында экскурсиядә булдылар, хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Төшке аштан соң “Табигать дуслары” дигән темада рәсемнәр ясадылар, “ Мульти- Пульти илендә” мультфильмнар карадылар.
-
“ Күбәләкләр дөньясы” 04.06.2021

Бүген көн бик матур ,кояшлы булды. Көндәгечә иртәнге линейка,зарядка уздырылды. Иртәнге аштан соң болын буйлап сәяхәткә кузгалдылар. Болында дару үләннәре белән таныштылар, чәчәкләрне, күбәләкләрне күзәттеләр, хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
Төшке аштан соң презентация ярдәмендә “ Күбәләкләр дөньясы” белән таныштылар. Күбәләкләрне күзәтү тагын да кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Тәрбиячеләр күбәләкләрнең төрләре, аларның ерак бабалары турында сөйләделәр, кроссвордлар чиштерделәр, табышмаклар әйттеләр,рәсемнәр ясадылар. Музыкаль сәгать вакытында “ Җиләкле җәй” җырын өйрәнделәр. Балалар күтәренке күңел белән өйләргә таралдылар.
-
Отрядның туган көне! 03.06.2021

Бүген лагерда отрядларның туган көне уздырылды. Отряд почмакларын булдырдылар,отряд урыннарын ясадылар, отрядларда эш вазыйфаларын бүлделәр, җырларын ,девизларын , речевкасын өйрәнделәр.
“Табигать - тиңсез хәзинә” дигән темада әңгәмә уздырылды.Көннең икенче яртысында балалар саф һавада спорт уеннары хәм җырлы – биюле уеннар уйнадылар.Көн файдалы һәм кызыклы узды.
-
2021 ел –Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы 02.06.2021

Бүген лагерьда китапханә көне үткәрелде. Көн тулысы белән Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланды. “ Туган телем минем –татар теле” темасына әңгәмә уздырылды. Балалар авыл һәм мәктәп китапханәсендә экскурсиядә булдылар. Алар китапханәдәге балалар өчен язылган китапларны укыдылар, балалар язучыларының биографияләре белән таныштылар. Г. Тукай әкиятләренә күзәтү ясадылар, шигырьләрен яттан сөйләделәр.
-
Исәнме , лагерь! 01.06.2021

Бүген, 1 нче июнь көнне, мәктәп яны сәламәтләндерү "Салават күпере" лагере эшли башлады. Лагерьда 35 бала ял итә.Лагерь эшчәнлеге “ Бәхетле балачак” программасына нигезләнеп алып барыла. Программаның төп юнәлешләре : физик – сәламәтләндерү, танып-белү, хезмәт, патриотик ,иҗат.
Бүгенге чаралар лагерь ачылу һәм Балаларны яклау көненә багышланды.
Мәдәният йорты белән берлектә “ Бәхетле балачак” исеме астында чара үткәрелде.













