МБОУ «Арская средняя общеобразовательная школа №1 им.В.Ф.Ежкова с углубленным изучением отдельных предметов»\ «Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган В.Ф.Ежков исемендәге Арча 1 нче урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем бюджет муниципаль учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422000,РТ, Арский район, г.Арск,ул.Школьная, д.2 \ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Арча шәһәре, Мәктәп урамы, 2нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-663-20-05 |
| E-Mail: | arskasosh1@mail.ru, S1.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "АСОШ №1 им.В.Ф.Ежкова с УИОП" |
| Руководитель: | Сафина Эльмира Назиховна |
| Год основания учреждения: | 1843 |
| У нас учатся: | 707 обучающихся, из них иностранных граждан 0 \ Бездә укыйлар: 707 укучы |
| У нас учат: | 52 учителя \ Бездә укыталар 52 укытучы |
Новости школы №1
«Табигать – уртак йортыбыз»
Опубликовано: 22.04.2022Һәрбер кешегә үз туган ягы кадерле. Туган җиребезнең табигате, су буйлары, елгалары, урманнары, болыннары искиткеч матур.
22 апрель-Бүген - Халыкара җир көне! Бу көн чиста су, җир, һава бәйрәме дип санала.
Шушы бәйрәм уңаеннан Арча район балалар китапханәсе белән берлектә , 2 нче А сыйныфында «Табигать – уртак йортыбыз» тема астында экологик кичә үткәрелде.
Чара барышында балалар Җир көне бәйрәменең барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Җир көненең үз символы, үз флагы да бар икәнен ачыкладылар. Укучылар зур кызыксыну белән Җир темасына караган мәкальләрне искә төшерделәр, яттан шигырьләр сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр, төрле конкурсларда катнаштылар.
Кичә ахырында табигатьне, җирне, планетаны саклау - һәрбер адәм баласының иң мөһим бурычларыннан берсе икәнлегенә тагын бер кат инандылар.
К списку новостей






