МБОУ «Арская средняя общеобразовательная школа №1 им.В.Ф.Ежкова с углубленным изучением отдельных предметов»\ «Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган В.Ф.Ежков исемендәге Арча 1 нче урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем бюджет муниципаль учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422000,РТ, Арский район, г.Арск,ул.Школьная, д.2 \ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Арча шәһәре, Мәктәп урамы, 2нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-663-20-05 |
| E-Mail: | arskasosh1@mail.ru, S1.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "АСОШ №1 им.В.Ф.Ежкова с УИОП" |
| Руководитель: | Сафина Эльмира Назиховна |
| Год основания учреждения: | 1843 |
| У нас учатся: | 707 обучающихся, из них иностранных граждан 0 \ Бездә укыйлар: 707 укучы |
| У нас учат: | 52 учителя \ Бездә укыталар 52 укытучы |
Новости школы №1
«Нәүрүз»
Опубликовано: 25.03.2024Борынгы бабаларыбыз Ай һәм Кояш календаре белән яшәгән. Ул чагында Яңа елны көн белән төн тигезләшкән вакытта, нәкъ 21 нче мартта каршылый торган булганнар. Бу көнне кояш зодиакның Хәмәл (Кузы) йолдызлыгына килеп кергән. Шуңа айның үзен «Хәмәл ае» дигәннәр. Ә татарлар аны «Нәүрүз» дип йөрткәннәр. «Нәүрүз» фарсы телендә «Яңа көн» дигәнне аңлата.Алдан ук йола ашлары әзерләнгән. Өстәлгә җиде төрле ризык куелган. Балалар өйдән-өйгә кереп, теләк теләп йөргәннәр, «Нәүрүз» такмагы кабатлаганнар.
Безнең мәктәптә дә әлеге бәйрәмне үткәрү матур традациягә әверелде. Укучылар үзләренең барлык сәләтләрен күрсәттеләр: татар халкының милли йолаларын искә төшереп, Нәүрәз такмаклары һәм мәкальләр, әйтемнәр әйттеләр, шигырьләр сөйләделәр, төрле уеннарда катнаштылар. Милли уеннар балалар күңеленә хуш килде.
Бәйрәм ахырында алар тәмле коймак, кайнар чәй белән сыйландылар.
Бүген зур бәйрәм – Нәүрүз бәйрәме! Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул.Нәүрүз сүзе яңа кән (ел) дигәнне аңлата. Нәүрүз бәйрәме – ул игелек, дуслык бәйрәме.
К списку новостей






