Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №5" Арского муниципального района Республики Татарстан-Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 5 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, г. Арск, ул. Вагизовых, д. 16 |
| Телефон: | +7(843)-663-10-31 |
| E-Mail: | ds5.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Арский детский сад №5 " Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Ахунова Гульзиля Масхутовна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 106 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №5" Арского муниципального района Республики Татарстан-Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 5 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 ( 73 ) 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
9 май- Җиңү бәйрәме! 05.05.2017

-
Сәламәт яшәргә ГТО өйрәтәчәк! 04.05.2017

-
Чакыра тышка кояш... 03.05.2017

6-7 яшьлек балаларның уеннарында төрле физик күнегүләр, спорт һәм халык уеннары белән мавыга башлыйлар. Балалар белән сигнал буенча хәрәкәт башкара белү, пространствода үз урыннарын таба белергә, өлгерлек, җитезлек, игътибарлылык кебек сыйфатлар тәрбияләргә булышлык итә.Уен мәктәпкәчә яшьтәге бала тормышында мөһим урын алып тора. Аның ярдәмендә бала шәхес булып формалаша. Уйнаганда балалар үзара дуслаша, мөстәкыйль эш итә, үзләренең уйларын гамәлгә ашыра, дөньяны танып белергә өйрәнә.
-
Агач утырту - изге гамәл 28.04.2017

Тирә-юнебезгә яшеллек бирүче, сулар һавабызны чистартучы урманнарны саклау, агачлар утырту барыбызның да уртак бурычы ул. Бүген безнең балалар бакчасында да чыгарылыш төркеме балалары әти-әниләр һәм тәрбиячеләр белән берлектә агачлар утырттылар.
Берәүләр җир казыды, икенчеләре үсентеләр китереп торды, өченчеләре аларны изге теләкләрен тели-тели утырта барды.Күмәк эш тау күчерер диләр. Хәзер аларны кадерләп, саклап үстерергә генә кирәк.
-
Тукай яши безнең йөрәкләрдә 27.04.2017

-
"И туган тел и матур тел.." 27.04.2017

-
"Әти-әниләр өчен" 24.04.2017

Хөрмәтле әти - әниләр!
Безнең бакчабызда бөек шагыйребез Г. Тукайның туган көне уңаеннан аның әсәрләре буенча кул эшләнмәләренә (поделка) бәйге игълан ителә. Читтә калмыйча, барыгызны да катнашырга чакырабыз.
Эшләнмәләр 26 нчы апрельга кадәр кабул ителә.
-
Экологик тәрбия балалар бакчасыннан 21.04.2017

Экология дөньякүләм әһәмятле, мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Ул үзенең актуальлеге белән бүген бөтен кеше алдына килеп басты. Бүгенге кәндә табигатьне саклау, балаларга экоМәктәпкәчә яшьтәге балаларга аеруча кызыксынучанлык хас. Алар бигрәк тә аны урап алган мөһит , тирәлек, табигатькә игътибар итәләр.Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу- балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә. Шуның өчен балалар бакчасында тирә-якны өйрәнү, табигатькә сакчыл караш, экологик тәрбия зур урын алып тора.Бүген безнең балалар бакчасының уртанчылар төркемендә экологик тәрбиягә багышланган "Табигатьне сакла" дип аталган кичә булып узды.Бакчабызга кунакка ГПКЗ"Ашыт" ның беренче категорияле специалисты Гөлнара Ильясовна килде,табигатькә сакчыл карашның мөһимлеге турында балалар белән әңгәмә корды.Балалар исә бик матур җырлар һәм биюләр белән шатландырдылар.Кичә бик файдалы һәм кызыклы булды.
-
Сәламәтлек зур байлык 19.04.2017

Баланың физик үсеше һәм сәламәтлеге аны шәхес буларак формалаштыруда нигез булып тора. Нәниләрне физик күнегүләрне аңлы рәвештә башкарырга, үз организмының мөмкинлекләрен белергә өйрәтү – укыту-тәрбия эшендә планлаштырылган нәтиҗәләргә карый.Сәламәт яшәү рәвешен балалар бакчасыннан ук сеңдерү,баланың киләчәге өчен бик мөһим шарт булып тора.
-
ТНВ да кунакта 17.04.2017

Безнең балалар бакчасында тәрбияләнүче Ибатуллина Зәлилә ТНВ каналындагы "Җырлы-моңлы балачак" программасында катнашып искиткеч чыгыш ясап кайтты!Афәрин Зәлилә!











