Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Большая, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-663-17-94 |
| E-Mail: | G5.Ars@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ - Арская гимназия №5 |
| Руководитель: | Муллахметов Нияз Наилович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 582 укучы |
| У нас учат: | 55 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 ( 187 ) 188 189 190 >>
-
V Республика күләм Тукай укулары 23.04.2016

ГабдуллаТукайның 130 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Г.Тукай әдәби музее тарафыннан V Республика күләм Тукай укулары үткәрелде. Бу укуларда гимназия укучылары да уңышлы чыгыш ясадылар. “Г.Тукайның дуслары-фикердәшләре” номинациясендә 10 нчы А класс укучысы Ризванова Камилә III урынга, “Г.Тукай – күпкырлы шәхес”номинациясендә Нургалиев Айнур, уңышлы чыгыш ясап, дипломга лаек булды. Укучыларга уңышлар телибез! Укучыларны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйлаҗиева Л.Ф. әзерләде.
-
Агачларны саклап үстерик!
22.04.2016
Гимназия хезмәткәрләре Арча шәһәренең Казансу елгасы яры буенда үткәрелгән өмәдә катнаштылар, агачлар утырттылар.
Агачларны саклап үстерик!
-
Гимназия территориясен чистарту 21.04.2016

5 нче гимназия коллективы гимназия территориясен, беркетелгән участокларны төзекләндерү, чистарту эшләрен дәвам итә. Урамнарны, тирә - ягыбызны чиста, тәртиптә тоту һәркайсыбызның бурычы!
-
Депутат белән очрашу 21.04.2016

Бүген гимназиядә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Ильдар Ирекович белән очрашу булып узды. Җыелышта катнашучылар депутатка үзләренең сорауларын бирделәр, теләкләрен җиткерделәр.
Җыелыштан соң депутат шәхси сораулары булган сайлаучыларны кабул итте.
-
"Үлгәннәрнең каберен, исәннәрнең кадерен бел!" 21.04.2016

8а классы укучылары өмәдә катнаштылар. "Үлгәннәрнең каберен, исәннәрнең кадерен бел!" дигән девиз астында батырлар һәйкәлләрен чистарттылар. Һәркемдә зур горурлык, патриотик хис туды, өлкәннәргә карата хөрмәт уянды.
-
"Без илнең киләчәген сайлыйбыз!" 21.04.2016

Арча шәһәренең үзәкләштерелгән китапханәсендә укучылар өчен "Без илнең киләчәген сайлыйбыз!" темасына төрле командалар арасында уен-конкурс оештырылды. Бу конкурста гимназиянең 10 нчы класс укучылары катнашты. Төрле сорауларга җаваплар эзләделәр, сайлау юнәлешләрен билгеләделәр.
-
"Тукай төрле телләрдә яңгырый" 20.04.2016

Күренекле татар халык шагыйре Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган "Тукай төрле телләрдә яңгырый" районара конкурсында актив катнашканы өчен 8 нче сыйныф укучысы Мөхәммәтҗанова Илюзәгә, 9 нчы сыйныф укучысы Миннебаева Гөлназга шәһадәтнамә бирелде. Укытучысы Сабирова А.Г.
-
Поздравляем!!!
19.04.2016
За вклад в популяризацию газеты "Арча хәбәрләре" ("Арский вестник") учитель английского языка Кабирова Л.И., ученицы 9А класса Сабирова А., Хисамиева А. были отмечены Благодарственными письмами филиала акционерного общества "Татмедиа" - "Редакции газеты "Арча хәбәрләре" ("Арский вестник"). Поздравляем!!!
-
"Һөнәрләр төрле- теләгәнең сайлап ал"
18.04.2016
Гимназиябездә 9 нчы класс укучылары белән "Һөнәрләр төрле- теләгәнең сайлап ал" темасына чара оештырылды. Әлеге чарада "Арча агросәнгать һөнәр колледжы"ның 1 номерлы филиалыннан эшкә өйрәтү мастеры Мөхәммәтҗанова Н.Н. һәм 1 нче курс студенты Тимур Моисеенко катнашты. Укучыларны колледж белән таныштырдылар, кабул итү шартлары һәм анда укыту-тәрбия чараларын әйттеләр, сорауларга җаваплар бирделәр.
-
Европейская неделя иммунизации
18.04.2016
Организация здравоохранения с 2005 года проводит Европейскую Неделю Иммунизации (далее ЕНИ), которая призвана привлечь внимание к проблеме иммунизации.ЕНИ - 2016 будет проводиться с 24 по 30 апреля. Иммунизация обеспечивает защиту от инфекционных заболеваний, таких как дифтерия, столбняк, корь, полиомиелит, краснуха, бешенство, грипп, вирусный гепатит В и другие. Иммунизация - одна из немногих мер, которая при очень небольших затратах обеспечивает получение больших положительных результатов для здоровья и благополучия как конкретного человека, так и всего населения в целом. Обезопасьте себя и своих близких от инфекций! Сделайте прививку! Примите активное участие в Европейской Неделе Иммунизации - 2016.

















