Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Большая, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-663-17-94 |
| E-Mail: | G5.Ars@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ - Арская гимназия №5 |
| Руководитель: | Муллахметов Нияз Наилович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 582 укучы |
| У нас учат: | 55 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 ( 26 ) 27 28 29 30 >>
-
Һөнәри юнәлеш: Самара дәүләт аралашу юллары университеты филиалы җитәкчеләре белән очрашу. 09.03.2023

Бүген гимназиянең актлар залында Самара дәүләт аралашу юллары университеты филиалы вәкилләре 9 нчы сыйныф укучылары каршында чыгыш ясадылар. Әлеге очрашуның максаты: укучыларны һөнәри белем бирү югары уку йортлары белән таныштыру. Һөнәр турында әңгәмәдә кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Шустова Ксения Сергеевна ,уку йортында укучы студентлар Дарья Падерина, Анастасия Спиркина университетның өстенлекләре, уку үзенчәлекләре, техникумга һәм вузга керү кагыйдәләре турында сөйләделәр, һәр укучыга буклетлар таратылды. Барыгызга да уңышлы чыгарылыш имтиханнары һәм үзегез теләгән һөнәр ияләре булуыгызны телибез !
Сегодня Арскую гимназию посетили представители филиала Самарского государственного университета путей сообщения в г. Казани.На профориентационной беседе с учащимися 9-ых классов ответственный секретарь приемной комиссии К. С. Шустова и студентки Д. Падерина, А. Спиркина рассказали про преимущества университета, особенности обучения, правила поступления в техникум и ВУЗ. Желаем всем успешной сдачи выпускных экзаменов и поступления!
-
С Праздником! 08.03.2023

Дорогие мамы, бабушки, учителя, женщины! Поздравляем вас с 8 Марта! В Международный женский день от всей души желаем вам легкости, бодрости, тепла, улыбок и прекрасного настроения. Пусть сбудутся все желания, в семьях будут счастье и мир. Пусть непременно происходят в вашей жизни прекрасные события, яркие моменты. Будьте любимы, любите, вдохновляя своих родных и близких.
Хөрмәтле ханымнар! Сезне чын күңелдән бу искиткеч бәйрәм белән котлыйбыз, бу көнне генә түгел, елның барлык көннәрендә дә бәхет, мәхәббәт һәм яхшы кәеф телибез! Нурлы 8 март көне искиткеч чәчәкләр һәм гаҗәеп бүләкләр, күңел җылылыгы һәм шатлык хисе белән сезне җылытсын! -
Яңа уку атнасы. 07.03.2023

6 нчы мартта гимназиядә уку атнасы гадәттәгечә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы флагларын күтәрүдән, дәүләт гимннарын башкарудан башланды. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы флагларын күтәрү хокукы гимназия күләмендә уздырылган һәм район чараларында актив катнашкан 9 нчы Б сыйныфы укучысы Шакирҗанов Альмирга һәм 4Б сыйныфы укучысы Хәмитова Ләйсәнгә бирелә.
6-го марта учебная неделя в гимназии традиционно началась с вынесения флагов Российской Фелерации и Республики Татарстан, исполнения Государственных гимнов Торжественное право внести флаги Российской Федерации и Республики Татарстан было предоставлено Шакирзянову А.-9Б класс и Хамитовой Л.-4Б класс, участники районных мероприятий.
-
Мөһим нәрсәләр турында сөйләшү 07.03.2023

6 мартта 1 нче В сыйныфында "Мөһим нәрсәләр турында сөйләшү" циклының "Педагог һәм остаз елы"дигән темага чираттагы дәресе узды. Әңгәмә барышында укучылар гаиләдә, балалар бакчасында, башлангыч мәктәптә тәрбия эшчәнлеге үзенчәлекләре белән танышуны максат итеп куйган биремнәрне үтәделәр. Дәрес ахырында укытучылар һәм Остазлар, тәрбияче, укытучы хезмәтенең әһәмияте турында сөйләшүгә йомгак ясалды.
6 марта в 1 «В» классе прошло очередное занятие цикла "Разговоры о важном" по теме "Год педагога и наставника". В ходе беседы, обучающиеся выполняли задания, целью которых является ознакомление с особенностями воспитательной деятельности в семье, в детском саду, в начальной школе. В заключение занятия был подведён итог разговора об учителях и наставниках, об информации о значении труда воспитателя, учителя -
ЮИД отряды төзелүгә 50 яшь. 06.03.2023

Гимназиянең ЮИД отряды активистлары юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча яшьтәшләре һәм өлкәннәр арасында ЮИД отрядларының эшчәнлеге турында башлангыч сыйныф укучыларына сөйләделәр.Әлеге чара ЮИД отряды төзелүенең 50 еллыгына багышланды. 1973 нче елның 6 нчы мартыннан Россиядә билгеләп үтелә торган бәйрәм хөрмәтенә ЮИД отряды активистлары яшь катнашучылар белән юл хәрәкәтен өйрәнү, куркынычсыз тәртип кагыйдәләрен үтәү турында бергәләп искә төшерделәр.Укучылар тематик табышмаклар, викторина сораулары, шигырьләр һәм җырларны, балаларга җәяүлеләр һәм пассажирлар өчен хәрәкәт кагыйдәләрен,светофор сигналлары һәм юл билгеләрен, юл аша чыгу кагыйдәләрен һәм күчмә уеннар өчен куркынычсыз урыннарны искә төшерделәр. Чара ахырында алкышлар белән , якынлашып килүче туган көне белән котладылар һәм өлкән иптәшләренә юлларда игътибарлы булырга һәм юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә вәгъдә иттеләр.
В честь праздника, который отмечается в России 6 марта с 1973 года, для ребят начальных классов активисты и члены отряда ЮИД " Перспективные ребята" рассказали об истории создания ЮИДовского движения среди школьников, о просветительской деятельности, которую проводят отряды «ЮИД» среди сверстников и взрослых по пропаганде безопасности дорожного движения.
Активисты отряда ЮИД «Перспективные ребята» провели с юными участниками движения познавательную программу «ПДД изучаем и всегда соблюдаем!», в ходе которой дружно вспоминали правила безопасного поведения.Тематические загадки, вопросы викторины, слайды, стихи и песни напомнили ребятам о правилах движения для пешеходов и пассажиров, о сигналах светофора и дорожных знаках, правилах перехода через дорогу и безопасных местах для подвижных игр.
В завершение мероприятия мальчишки и девчонки аплодисментами поздравили ЮИДовцев с наступающим Днём рождения и обещали старшим товарищам быть внимательными на дорогах и строго выполнять Правила дорожного движения.#ЮИД50ЛЕТ -
Самый нежный праздник Весны. 06.03.2023

Вместе в весной к нам приходит самый замечательный и прекрасный праздник - Международный женский день 8 Марта. 8 Марта - самый удивительный самый нежный Праздник весны. В соответствии с планом воспитательной работы школы и с целью развития творческих способностей обучающихся, в преддверии праздника в филиале "Средневерезинская НОШ" обучающиеся подготовили подарки своим мамам. Ведь получать подарки, сделанные руками своего ребёнка - это вдвойне приятно.
Яз белән безгә иң матур һәм искиткеч бәйрәм - 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне килә. 8 Март-иң гаҗәп яз бәйрәме. Мәктәпнең тәрбия эше планы нигезендә һәм укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү максатыннан, "Урта Бирәзә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе" филиалында бәйрәм алдыннан укучылар әниләренә бүләкләр әзерләделәр. Үз балаңның кулы белән ясалган бүләкләрне алу икеләтә рәхәт бит. -
"8 Март- Халыкара хатын- кызлар көне" 04.03.2023

Арча 5 нче гимназиясенең "Зур Бирәзә башлангыч мәктәбе" филиалында "8 Март- Халыкара хатын- кызлар көне" темасына класс сәгате үткәрелде. Максатлар: бәйрәмнең тарихы һәм традицияләре белән таныштырып, укучыларның интеллектуаль белем дәрәҗәләрен күтәрү; балаларның иҗади сәләтләрен үстерү. Класс сәгатендә балаларның яшь үзенчәлегенә туры килә торган сөйләм һәм күрсәтмәлелек методлары кулланылды. Балалар Халыкара хатын- кызлар бәйрәменең тарихы һәм башка илләрдә үткәрелү традицияләре белән таныштылар. Һәм үзләренең гаиләләрендә 8нче Март бәйрәмен ничек билгеләп үтүләре, нинди бүләкләр бирү традицияләре турында сөйләделәр. Ә аннан соң, үз куллары белән әниләргә, әбиләргә бүләкләр ясадылар, чөнки борынгыдан, дистә еллар элек үк, бүләк бирүченең үз куллары белән ясаган бүләге иң яхшысы булып саналган. Ул аңа үзенең хезмәтен һәм кадерле вакытын гына түгел, ә җанының бер өлешен дә бирә.
В филиале МБОУ Арской гимназии √5 "Большеверезинская НОШ" был проведен классный час на тему: "8 Марта- Международный женский день". Цели: повысить интеллектуальный уровень обучающихся, знакомя с историей и традициями праздника 8 Марта; способствовать развитию творческих способностей учащихся. Использовались словесные и наглядные методы обучения, которые соответствуют возрастным особенностям учащихся. Дети познакомились с историей возникновения Международного женского дня, узнали о традициях празднования в других странах. И сами рассказали о том, какие традиции связаны с празднованием женского дня в их семье, какие подарки принято дарить. А потом сделали подарок мамам своими руками, ведь давным- давно, много десятилетий назад считалось, что лучший подарок- это то, что сделано руками дарящего. Так как он вкладывает не только свой труд и драгоценное время, но и часть своей души.
-
День рождение ДЮИ. 04.03.2023

Официальным днем рождения движения юных инспекторов принято считать 6 марта 1973. 4 марта в филиале МБОУ-Арской гимназии #5- "Средневерезинская НОШ" прошел классный час по ПДД. Ученики в ходе занятия повторили и закрепили правила безопасного поведения на дорогах. Настольная игра, где разыгрывались различные ситуации, хорошо повлияла на развитие интереса школьников к изучению ПДД и учащиеся с удовольствием приняли в ней участие.
Яшь инспекторлар хәрәкәтенең рәсми туган көне дип 1973 елның 6 марты санала. 4 март көнне Арчаның 5нче гимназиясе "Урта Бирэзэ башлангыч мэктэбе" филиалында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча сыйныф сәгате узды. Укучылар дәрес барышында юл-йору кагыйдәләрен кабатладылар һәм ныгыттылар. Төрле ситуацияләрдэн торган өстәл уены укучыларда юл-йору кагыйдәләрен өйрәнүгә карата кызыксынуны үстерүгә яхшы йогынты ясады һәм укучылар бик теләп катнашты.
-
Һөнәри юнәлеш: В. Г. Тимирясов исемендәге КИУ җитәкчеләре белән очрашу. 03.03.2023

Бүген гимназиянең актлар залында В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты вәкилләре 9,10,11 нче сыйныф укучылары каршында чыгыш ясадылар. Әлеге очрашуның максаты: укучыларны һөнәри белем бирү югары уку йортлары белән таныштыру. Һөнәр турында әңгәмәдә укытучы Ю. М. Волкова,уку йортында укучы студент К. А. Урманова университетның өстенлекләре, уку үзенчәлекләре, көллияткә һәм вузга керү кагыйдәләре турында сөйләделәр, анкеталар тутырдылар, үзләре турында белешмә яздылар, соңыннан һәр укучыга буклетлар таратылды. Барыгызга да уңышлы чыгарылыш имтиханнары һәм үзегез теләгән һөнәр ияләре булуыгызны телибез !
Сегодня Арскую гимназию 5 посетили представители Казанского Инновационного университета имени В.Г.Тимирясова. На профориентационной беседе с учащимися 9,10, 11 классов преподаватель Волкова Юлия Михайловна и студентка Урманова Камилла Арсиналовна рассказали про преимущества университета, особенности обучения, правила поступления в колледж и вуз. Желаем всем успешной сдачи выпускных экзаменов и поступления!
-
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре:тарих һәм хәзерге заман. 02.03.2023

Гимназиянең актлар залында «Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре:тарих һәм хәзерге заман» проекты кысаларында әйдәп баручы укытучы , хезмәт ветераны, Арча районының мактаулы гражданины Камалетдинова Сания Сибгатулловна белән очрашу үткәрелде.Әлеге чарада 3 нче А сыйныфы укучылары әдәби-музыкаль композиция күрсәттеләр, чыгышларында хатын-кызларның тырыш хезмәтен, батырлыгын, горурлыгын чагылдырган шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.Сания ханым үзенең чыгышында укучыларны үзенең тормыш юлы, хезмәт юлы белән таныштырды, мәңге хәтердән уелмый торган истәлекләре белән уртаклашты. Укучыларга үзенең бала чагы турында сөйләде, балаларга үгет-нәсихәтләрен, киңәшләрен җиткерде. Укучылар кызыксынып тыңладылар, сорауларына җавап таптылар. Без Сания Сибгатулловна белән горурланабыз, саулык-сәламәтлек, хәерле гомерләр телибез, күп еллар Арча күгендә балкырга, башкаларга җылы биреп, гыйлем нурлары чәчәргә насыйп булсын!

















