муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Хасаншаих, ул. Татарстан, д.52А |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dschasan.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Хасаншаихский детский сад" Арского района РТ |
| Руководитель: | Ахмадуллина Гузель Сайдашевна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 20 |
| У нас учат: | 2 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 39 ( 40 ) >>
-
Конкурста катнаштык 24.04.2018 Хәбибуллин Раяз Арчада узган "Юный полиглот" шигырь конкурсында катнашты.Ул Г.Тукайның Гали белән Кәҗә шигырен өч телдә: татарча ,русча ,инглизчә сөйләде .Киләчәктә аңа уңышлар телибез.

-
Язгы боз куркыныч! 19.04.2018 Язгы ташу сулары кешеләргә өстәмә мәшәкатьләр генә түгел, кайбер вакытта зур куркыныч та алып килә.Күп кеше биек яр буеннан боз киткәнен карарга ярата. Әлбәттә, моны карап торуы күңелле, ләкин кайвакыт су агымы яр кырыйларын ашый һәм ул көтмәгәндә ишелеп төшәргә мөмкин. Мондый урыннарда бик сак булыгыз. Бигрәк тә балалар язгы су буйларында уйнарга ярата һәм бәхетсезлек очраклары күбрәк алар белән килеп чыга. Елга, күл яннарында уйнап, аккан боз өстенә дә кереп китәләр. Мондый хәлләрне күрәсез икән, шунда ук тыярга кирәк.

-
Әкиятләр иленә сәяхәт 16.04.2018 Зурлар төркеменә йөрүче балалар йокыдан торгач әкятләр иленә сәяхәт итәләр, төрле кызыклы әкиятләр белән танышып, сүз байлыгын арттыралар.

-
Кошлар тормышы .Сыерчык оясы ябыштыру. 12.04.2018 Максат:Балаларны кошлар тормышы белэн таныштыру , аларның кошлар турындагы белемнэрен кинэйтү , аларны танырга өйрәтүне дәвам итү.Кошларның безнен дусларыбыз, аларнын безгә зур файда китерүләрен төшендерү, кошларга сак караш, кайгыртучанлык һәм ярдәмчеллек теләген уяту.

-
Танып белү эшчәнлегендә. 11.04.2018 Бүгенге шөгыльдә безгә санау таякчыклары ярдәмгә килде. Алар ярдәмендә без фигуралар һәм хәрефләр ясап уйнадык, өй төзедек

-
"Әбием сандыгы" 09.04.2018 Иртәнге әңгәмәләр вакытында милли тәрбия бирүне максат итеп "Әбием сандыгы"н ачтык. Андагы түбәтәй калфаклар бн таныштык. Кисеп ябыштыру шөгылендә кечкенә түбәтәй ясадык.

-
Тукай эзләре буйлап 06.04.2018 Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган. Һәр елны бакчабызда сөекле шагыйребез иҗатына багышлап әдәби кичәләр уздырыла.Балалар Тукайнын шигырьләрен яратып тыңлыйлар һәм яттан сойләргә өйрәнәләр.

-
Кечкенәләр төркемендә кисеп ябыштыру шөгыле 05.04.2018 Балаларны шакмакның почмакларын җайлап кына түгәрәкләү ысулы белән түгәрәк кисәргә, шул түгәрәккә чәчәк ясап ябыштырырга өйрәтү. Балаларның күзаллауларын үстерү, матурлыкны күрә белергә өйрәтү.

-
Грамотага өйрәтү шөгылендә 03.04.2018 Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән бүген барлык өйрәнгән хәрефләрдән сүзләр төзеп уйнадык. Сүзләрне иҗекләргә бүлдек. Хәрефләр санын санадык. Мондый уен безгә бик ошады.

-
Пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләре 28.03.2018 Иртәнге әңгәмәләр вакытында балаларга пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләре аңлатылды. Янгын куркынычсызлык кагыйдәләре: 1. Шырпы белән уйнама. 2. Киемне газ плитәсе янында киптерергә ярамый. 3. Өйдә бенгаль утлары, фейерверклар кабызырга ярамый. 4. Ачык мичкә якын килмә, капкачын ачма. 5. Урманда учак ягарга ярамый. 6. Өйдә төтен чыкса, ишекне ачырга, күршеләргә әйтергә. 7. Электр җиһазларын су белән сүндерергә ярамый. Башта уттан өзәргә, аннан калын одеял белән ябырга кирәк. 8. Янгын чыкса “01” телефонына шалтыратырга. Янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре: Янгын вакытында һәркем каушарга, паникага бирелергә мөмкин. Мәсәлән: куркып бала шкафка, карават астына качарга мөмкин.Балага ниләр сөйләргә:- Янгын чыгуга 01 телефонына шалтырат, адресыңны әйт (урам, өй номеры) - Өйдән яки фатирдан чык, күршеләргә әйт, ярдәмгә чакыр. - Өйгә төтен чыкса, идәнгә иелеп чыгу юлына бар.




