муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Хасаншаих, ул. Татарстан, д.52А |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dschasan.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Хасаншаихский детский сад" Арского района РТ |
| Руководитель: | Ахмадуллина Гузель Сайдашевна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 20 |
| У нас учат: | 2 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << ( 71 ) 72 73 74 75 76 77 78 79
-
Бездә бүген чыршы бәйрәме 29.12.2015

Без бүген чыршы янында
Әйлән- бәйлән уйныйбыз.
Кыш бабайны каршыларбыз
Яңа җырлар җырларбыз.
Нинди матур безнең чыршы,
Җем-җем килеп яна ул.
Башлыйбыз чыршы бәйрәмен
Котлы булсын Яңа ел!
-
Бездә кунаклар 25.12.2015

Бүген безнең бакчабызда Хәсәншәех мәктәбенең 8 сыйныф укучыларыннан торган SMS-балалар отряды "Могҗиза бүләк ит" акциясе үткәрде. Алар безгә Кыш бабай белән бергә килделәр. Кыш бабай балаларга төрле уеннар уйнатты, ә балалар аңа үзләре өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр. Әлбәттә инде бабакай буш килмәгән, нәни дусларыбызга күчтәнәчләрен өләште. Башлангыч сыйныф укучылары да безгә бүләкләр ясап җибәргәннәр, чөнки алар барысы да шушы бакчада тәрбияләнгән балалар. Балалар бу бәйрәмне бик ошаттылар
-
Габдулла Тукайның иҗатын өйрәнүне дәвам итәбез 24.12.2015

Балалар шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан төзелгән эш планы буенча Тукай шигырьләрен өйрәнүне дәвам итәбез. Тукай әкиятләре буенча төзелгән мультфильмнар безгә шигырьләре яттан өйрәнергә зур ярдәм итә. Сөйләм телен үстерү шөгылендә без бүген "Бала белән күбәләк" шигырен өйрәндек.
-
Стенгазета "Алмаш" 22.12.2015

Тәрбияче Ахмадуллина Ләлә Зиннуровна Яңа ел бәйрәменә багышлап стенгазета эшләде.
-
Кар сыннары ясадык 21.12.2015

-
Саф һавада күзәтүләр 18.12.2015

Ап-ак карның яктысыннан
Бөтен дөнья агарган.
Агачларның чәч толымын
Ап-ак йомшак бәс сарган
Карагызчы агачларга,
Нинди сәер матурлык!
Сокланып карыйк һәммәбез,
Бу бит кышкы хозурлык!
-
Яңа ел бәйрәменә җырлар өйрәнәбез. 16.12.2015

Чыршы, чыршы без сине
Сагынып көттек ел буе.
Син тагын да матуррак
Бизәлгәнсең бу юлы.
-
Кар бабайлар ясадык 14.12.2015

Тиздән Кыш бабай килер дип көтәбез. Берүзенә генә бөтен балаларга бүләк өләшүе авыр булыр дип, без яңа ярдәм итәр өчен кисеп ябыштыру шөгылендә Кар бабайлар ясадык.
-
Кыш җитте! 14.12.2015

Кышның матурлыгы күбәләктәй яуган ап-ак кар белән. Тик никтер быел кар ява да, тиз арада эреп тә бетә. Ә без бүген чыршыбызны бизәр өчен эреми торган кар бөртекләре кисәргә өйрәндек. Алар белән бүлмәбезне дә бизәдек.
-
Әкияттә кунакта 11.12.2015

Нинди генә әкият сөйли башласак та әби белән бабай яшәгән дип башлыйбыз.Бүген без Йомры икмәк әкиятен шулай башладык.



