муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Хасаншаих, ул. Татарстан, д.52А |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dschasan.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Хасаншаихский детский сад" Арского района РТ |
| Руководитель: | Ахмадуллина Гузель Сайдашевна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 20 |
| У нас учат: | 2 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 ( 9 ) 10 >>
-
Канатлы дусларыбыз 29.03.2023 Зурлар төркемендә режим моментларында кошларның төрләрен өйрәнү, аларның файдалары буенча әңгәмәләр үтте.

-
Сыерчыклар турында 28.03.2023 Сыерчыклар агач куышларында, түбә астындагы уентыларда, яр карлыгачы ояларында яшиләр. Ә инде кешеләр ясап элгән оялар булса, шатланып туя алмыйлар. Балалар сыерчык һә аларның оялары турында өйрәнделәр.

-
Кошлар-безнең дусларыбыз 27.03.2023 Кечкенәләр төркемендә "Кошлар-безнең дуслар " темасына шөгыль үткәрелде. Балалар кошлар турында тизәйткеч өйрәнделәр: "Тук-тук тукран Тукылдатып утырам. Мичтә бәлеш пешкәнен Өйдә көтеп утырам"

-
Танып-белү эшчәнлеге 24.03.2023 Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән санау күнекмәләрен өйрәнәбез.Санау таякчыклары ярдәмендә балалар мондый биремнәрне кызыксынып үтиләр.

-
Язгы чорда кагыйдәләр 23.03.2023 Сулыклар янында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү кеше тормышында зур бәхетсезлекләр китереп чыгарырга мөмкин. Балалар белән бәхетсезлек очраклары булдырмау йөзеннән балаларга су буйларына төшмәскә, бозның бик калын булуына ышанып, боз өстенә кермәскә кирәклеге турында төшендерү мөһим. Яз көне бозның ныклыгы кими, ул кояш җылысында йомшара, шуңа күрә боз өстенә керү тыела. Иртәнге әңгәәләр вакытында Язгы чорда елга буйларында үзләре генә йөрмәскә, әти-әниләренең рөхсәтеннән башка өйдән чыгып китмәскә кирәклеге турында сөйләштек.

-
Милли киемнәр 22.03.2023 Кечкенәләр төркемендә татар калфагы бизәү буенча шөгыль уздырылды. Максат: Балаларны татар халкының милли сәнгать әсәрләре, аларга төшерелгән орнаментлары (лалә чәчәге, ак чәчәк, яфрак) белән таныштыру (сөлге, читек, калфак, алъяпкыч, түбәтәй). Шаблон буенча кисеп, бизәкләрне завык белән тиешле эзлеклелектә ябыштырырга өйрәтү, матурлыкны күрә белергә, аның белән соклана белүләренә, чиста, пөхтә эшләүләренә ирешү.

-
Яз бәйрәме - Нәүрүз. 21.03.2023

Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз сүзе яңа көн (ел) дигәнне аңлата. Бу бәйрәм 21 нче мартка туры килә.Нәүрүз бәйрәме – ул игелек, дуслык бәйрәме. Бу гүзәл, язгы бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, бер-берсенә булган үпкәләрен оныталар, җырлыйлар , бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар. Бу бәйрәмнең хуҗасы- Нәүрүзбикә.Без дә бүген күңелле бәйрәм ясадык. Яз кызы Нәүрүзбикәгә Кыш бабайны җиңәргә булыштык.
-
Кунаклар каршы алдык 20.03.2023

Бүген бакчабызда Арча муниципаль районының иҗтимагый совет вәкилләрен каршы алдык.
-
Яз - чәчәкләр ае. 17.03.2023 Сурәтләү эшчәнлегендә язгы табигать турында сөйләштек. Балалар бакчасындагы гөлләрне күзәттек. Яз җитүен белдереп алар чәчәк ата башладылар. Чүлмәктәге чәчәкләрне матур итеп ясап та куйдык --

-
Иртәнге уеннар 16.03.2023 Зарядкадан соң дуслык, татулыкны ныгытып күмәк уеннар уйнарга яратабыз. Мондый уеннар.сабырлык, игътибарлылык, бер- береңнк хөрмәт итү кебек сыйфатлар тәрбияләргә булышлык итә




