Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422013,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Качелино, ул. Сайдашева, д. 99а/Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Арча районы, Кәче авылы, Сәйдәш урамы, 99а йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-23-90 |
| E-Mail: | kachelino@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Качелинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гузель Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1920 |
| У нас учатся: | 63/Бездә укыйлар: 63 |
| У нас учат: | 15/Бездә укыталар 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 149 ( 150 ) >>
-
Профсоюз дәресләре 28.09.2017

Мәктәбебезнең профсоюз рәисе Закирова Ф.Р. өлкән класс укучылары белән "Профсою дәресе" үткәрде.
-
Тәрбиячеләр көне белән! 27.09.2017

Хөрмәтле тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә эшләүчеләр!
Сезне Россиядә 27 нче сентябрьдә билгеләп үтелә торган һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз.
Баланың кечкенә чагы аның дөньяны танып-белүе, шәхес буларак формалашуы өчен аеруча мөһим чор. Аның балачагының имин һәм куанычлы булуы, киләчәктә тормышта нинди юл сайлавы нәкъ менә сездән, сезнең зирәклектән, сабырлыктан, һәр сабыйның эчке дөньясын аңлый белүегездән тора. Шушындый изге хезмәтегездә бетмәс-төкәнмәс энергия, эшләрегезнең уңышлы баруын, үзегезнең һәм якыннарыгызның сау-сәламәт булуын телибез.
-
Форум 24.09.2017

24 нче сентябрьдә Арча шәһәрендә Арча муниципаль районының яшь гражданнары форумы узды. Оештыручы Татарстан Республикасы балалар оешмалары советы иде. Форумда яшьләребез җитәкчеләр белән яшьләр хәрәкәтенең ппроблемалары турында сөйләштеләр,үзләренең теләнләрен белдерделәр.
-
Өмә - 2017 22.09.2017

-
"Голубь мира". 21.09.2017

21 сентября в нашей школе в рамках проведения Единого часа духовности прошла акция "Голубь мира". Учащиеся узнали всё об истории праздника, вспомнили стихи и песни о мире, сделали бумажных голубей и запустили в небо как символ своих мирных намерений. В этот день все люди мира говорят "Мы за мир!".
-
Көзге экскурсия 20.09.2017

Бүген башлангыч класс укучылары көзге экскурсиягә бардылар. Анда алар табигатьне күзәттеләр.
-
Кросс нации 16.09.2017

Район милләтләр кроссы узды. Шимбә көнне укучылар һәм педагоглар спорт бәйрәме оештырдылар. Безнең мәктәп укытучылары да әлеге бәйрәмдә бик теләп катнашты.
-
Мәдәни көндәлекләр 15.09.2017

Башлангыч сыйныф укучыларына быел да мәдәни көндәлекләр тапшырылды. Көндәлек нәниләргә республикабызның тарихи-истәлекле урыннарына, төрле мәдәни чараларга юл күрсәтергә һәм рухи байлыкларыбыз белән якынрак танышырга ярдәм итә. Мәдәни тәрбия һәм белем бирүгә юнәлтелгән әлеге проект планы нигезендә укучыларыбыз сыйныфташлары, әти-әниләре белән үзләре яшәгән җирлектәге, шәһәрдәге музей, театр, китапханә, концерт залларына йөреп, республикабызның һәм башкалабыз Казанның тарихи урыннарына сәяхәт итәрләр дигән ышаныч бар. Бүгенге көнгә кадәр аллага шөкер китапханә юлыннан өзелгәннәре юк.Яңа ел каникулларында да мәдәни көндәлекләр белән эшләүне дәвам итәчәкбез. Барысының да әлеге проектта актив катнашасылары килә.Укучыларга бары тик саулык, укуларында уңышлар, матур киләчәк теләп калабыз.
-
Әти-әниләр җыелышы 13.09.2017

Бүген мәктәбебездә әти-әниләр җыелышы булды. Җыелышта башлангыч класслар укытучысы Мөхәмәтшина Э.Г. "Балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү" дигән темага доклад укыды . Авыл фельшеры Каримуллина Г.Г. гриппка каршы прививка турында чыгыш ясады,ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров катнашты.
-
Sms дети 12.09.2017

13 сентября состоялась Республиканская акция "Поделись улыбкой". Организаторы акции призвали жителей села Качелино вести здоровый образ жизни и как можно чаще улыбаться.Участники движения раздавали прохожим буклеты, листовки в форме улыбки "смайла" и воздушные шарики. Жители позитивно отнеслись к акции и к ребятам.











