Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Казанбашский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Казанбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422023,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Казанбаш, ул.Школьная, 94 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dskazanbash.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Казанбашский детский сад" |
| Руководитель: | Шайдуллина Рузиля Рузалевна |
| Год основания учреждения: | 1981 |
| У нас учатся: | 18 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Казанбашский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Казанбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 ( 76 ) 77 78 79 80 >>
-
Сабантуйга бүләк җыеп, күңелле бәйрәм үткәрдек.. 30.05.2016

Сабантуй — авыл бәйрәме
Халык мәйданга җыелган,
Ярышта җиңүчеләргә
Бик күп бүләк куелган.Ике малай капчык белән
Бик тырышып»сугыша»,
Инде берсе хәлдән таеп
Яшел чирәмгэ егыла.Ерак түгел җепкә бәйләп
Уенчыклар эләләр,
Ә балалар, кайчы белән
Күзне бәйләп кисәләр.Сабантуйда рәхәтләнеп
Күнелле ял итәбез,
Түземсезлек белән тагын
Икенче елны көтәбез.
-
Сау бул бакчам!!! 30.05.2016

Бүген бакчабызда моңсу да , шул ук вакытта күңелледә бәйрәм.Күңелле -чөнки мәктәпкә әзерлек балалары мәктәп бусагасын атлап керәләр. Моңсу - чөнки 32 ел буе бакчабызда тәрбияче булып эшләгән Дания апабыз лаеклы ялга китә.
Дания апа,бервакытта да кешеләрне ярдәмсез, үтенечләрне җавапсыз калдырмаганга күрә сине кояш белән тиңлисебез килә. Чынлап та, сиңа күтәрелеп караган һәр бала синең йөзеңнән нур, күңелеңнән җылылык, киңәшләреңнән файда ала. Күрәсең, синең тәрбияче булуың син туганчы холкыңа салынгандыр. Һәм син шуны тормышыңда сизеп-тоеп бик уңышлы кулланып бүгенге көндәге хөрмәтле кадерле кешегә әверелгәнсең. Ул гына да түгел, синнән бөркелгән позитив нурлар янәшәңдәгеләрне һәрчак үз яныңа җыя. Синең кадерле ирең, кабатланмас балаларың, дусларың –һәммәсе урнәк.
Кадерле Дания апа, синең шаянлыгың һәм чаялыгыңа һәрчак сокланабыз һәм шул яктылыгың, җылылыгың, саулыгың һичкайчан сүрелмәсен, күңелеңдәге изгелегең беркайчан түгелмәсен дип телибез.
-
Килезез, күрегез- нәрсәгә өйрәнә бакчада балагыз!!! 20.05.2016

Килегез, күрегез- нәрсәгә өйрәнә бакчада балагыз!!!
-
Комлыкта 16.05.2016

Комлыкта балалар тырышып - тырышып өйләр төзиләр.
-
Һәйкәл янында. 07.05.2016

Туган җирләрдән еракта башларын салган авылдашларыбызның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр. Авылыбыз уртасында алар хөрмәтенә салынган һәйкәл каршында митинг оештырылды. Безнең бакча балаларыда һәйкәлгә венок куйдылар
-
Шашка уйныйбыз 05.05.2016

Балалар буш вакытларында шашка уены уйныйлар . Уенның кызган чагы.
-
Профсоюзлар ярышы. 28.04.2016

Җилдән җитез пешекче апабыз профсоюз ярышында.
-
музыка бирү эшчәнлеге. 26.04.2016

Безнең бакчада практика үтүче Алия апа белән төрле узыка коралларында уйнадык.
-
Г.Тукай иҗатына багышланган бәйрәм иртәсе. 22.04.2016

Бүген без Г.Тукай иҗатына багышланган бәйрәм иртәсе үткәрдек, аның әкиятләрен сәхнәләштердек." Бала белән күбәләк" җырын башкардык.
-
"Тукай иленә сәяхәт" 21.04.2016

" Тукай иленә сәяхәт". Бөтенроссия акциясе Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган " Туган авыл" шигырен укыдык.




