Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-42-54 |
| E-Mail: | Skaz.Аrs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Казанбашская ООШ" |
| Руководитель: | Камалов Ришат Ренатович |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 61 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 61 укучы (чит ил гражданнары юк) |
| У нас учат: | 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Новости
Һәйкәлләргә чәчәк куябыз.
Опубликовано: 07.05.2016Казанбаш төп мәктәбе укучылары һәм укытучылар коллективы 9 нчы май - Җиңү бәйрәмен авыл уртасындагы Ватан өчен һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл янында зурлап үткәрделәр. Бәйрәмгә тыл ветераннары чакырылды. Кызганычка каршы, бүген Казанбаш һәм Көтек авылларыннан сугыш ветераннары безнең арабызда юк. Укучылар һәйкәл янына сугышта катнашкан бабаларының фоторәсемнәрен тотып килделәр. Тантаналы митингны мәктәп директоры Рамил Данил улы Мухамадияров ачып җибәрде. Ул килгән кунакларны бәйрәм белән котлады. Авылның имам-хатыйбы Корбангали хәзрәт сугышта үлеп калганнар рухына дога кылды. 6нчы класс укучылары монтажы җыр – бию белән үрелеп барды.
Тыл ветераннарының да әйтер сүзләре күп җыелган. Сугыш ветеранының тол хатыны Мәрхәбә апа, сугыш чоры баласы Рәшит абый сугыш чорында күргән авырлыклар, аларны җиңеп чыгу, Җиңү көнен түземсезлек белән көтеп алуларын сөйләделәр. Укучыларны бүгенге рәхәт һәи тыныч тормышның кадерен белеп тырышып укырга чакырдылар.
Казанбаш һәм Көтек авылларыннан Бөек Ватан сугышында 194 кеше һәлак булган, шуларның 81 е хәбәрсез югалган. Һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә һәйкәлгә веноклар һәм чәчәкләр салынды. Бу җиңү зур корбаннар аша килде. Менә 71 ел инде илебез халкы тыныч тормышта яши. Халкыбыз тудырган зур батырлыклар һәм кичергән газаплар 71 ел буена да, 100 ел буена да онытылырлык түгел. Каһарманнар даны мәңгелек!
К списку новостей














