• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт
Телефон: +7(843)-665-42-54
E-Mail: Skaz.Аrs@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Казанбашская ООШ"
Руководитель: Камалов Ришат Ренатович
Год основания учреждения: 1928
У нас учатся: 61 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 61 укучы (чит ил гражданнары юк)
У нас учат: 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы

Новости

1 нче көн. Лагерь ачылу

Опубликовано: 01.06.2016

     Казанбаш төп мәктәбендә балаларның җәйге ялын кызыклы һәм файдалы итеп оештыруга зур әһәмият бирелә. 1 нче июньнән 21 нче июньгә кадәр мәктәптә 20 балага исәпләнгән көндезге лагерь эшләячәк.Халыкара балаларны яклау көнендә лагерь оешкан төстә үзенең эшен башлап җибәрде.Лагерь балаларны кабул итүгә тулысынча әзер, анда таләп ителгән гигиена шартлары булдырылган, балалар белән эшләячәк кадрлар әзер. Лагерьда балаларның сәламәтлеген саклауга зур игътибар бирелә.

       Һәр көн иртән фельдшер Нәҗмиева З.Д. балаларның сәламәтлеген тикшерә. Беренче медицина ярдәме күрсәтү өчен бар нәрсә әзер. Беренче көнне "Дуслык" лагере 2 командага бүленеп,  командалар үзенә исем, девиз, җыр сайладылар. "Кояшкай" һәм "Күбәләк" командаларында унышар бала. Педагог-организатор Габдрахманова Л.М. "Дуслык" лагерен тантаналы төстә ачып җибәрде. Командирлар Гимн музыкасы астында Татарстан флагын күтәрделәр. Тәрбиячеләр Әсхәдуллина Г.Җ., Рамазанова Ф.Р. һәм спорт буенча җаваплы Мәрдәнов Р.Р. командалар арасында  эстафета ярышы үткәрделәр. Команда членнары үзләренең җитезлекләрен күрсәттеләр.

       Төшке аштан соң  Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан рәсем конкурсы оештырылды. 1 нче урынга 2 нче класс укучысы Мөхәмәтханова Алинә лаек булып, Диплом белән бүләкләнде.

      Лагерьда педагоглар балаларны физкультура белән шөгыльләнүгә җәлеп итәчәкләр, төрле кызыклы уеннар оештырылачак. Балаларны туган ягыбызның тарихи урыннарына экскурсияләргә алып бару планлаштырыла. Экскурсияләр туган ягыбызны, аның тарихын өйрәнүгә кызыксыну уятырга ярдәм итәчәк. Җәй хәвеф-хәтәрсез үтсен, ул балаларга бары шатлык китерсен.



К списку новостей