• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт
Телефон: +7(843)-665-42-54
E-Mail: Skaz.Аrs@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Казанбашская ООШ"
Руководитель: Камалов Ришат Ренатович
Год основания учреждения: 1928
У нас учатся: 61 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 61 укучы (чит ил гражданнары юк)
У нас учат: 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы

Новости

Сак булыгыз,грипп килә!

Опубликовано: 20.01.2017

Быел Русия территориясендә грипп эпидемиясе гыйнвар азагы-февраль айларына туры киләчәк, дип фаразлана. Хәер, моңа бәйле хәлнең илдә көннән-көн катлаулана баруы үзе үк шуны күрсәтеп тора.Быелгы грипп эпидемиясе чоры шуның белән дә хәвефле – илдә чын-чыннан “дуңгыз кизүе” котырына. 25 гыйнварга Русиядә берничә дистә кеше аның корбаны булырга өлгергән. 

Табиблар вирус белән авырмас өчен һәркемгә саклану чараларын күрү зарурлыгы турында да кисәтә. Моның өчен алар кешеләр күпләп тупланган урыннарда булмаска, кулларны әледән-әле сабынлап юып торырга, медицина битлеге кияргә, йорт-фатирларны даими җиллә­тергә киңәш итә. Ә инде шулай да чирләгәнсез икән, тиз арада табиб чакыртырга, яки тиешле медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. 

А төркеменә караучы грипп, нигездә, югары тән температурасы, ютәл, томау, тамак һәм баш авырту, сулыш ешаю, буыннар сызлау һәм конъюнктивит белән билгеләнә. “Дуң­гыз кизүе” исә, боларга өстәп, төрле катлаулыклар, атап әйткәндә, вируслы пневмония белән дә куркыныч. Вирус тәндә шулкадәр тиз тарала ки, 24 сәгать эчендә авыру пациентның сулыш алуы авырлаша һәм ашыгыч рәвештә медицина ярдәме таләп ителә. Шуңа да табиблар авыру бил-геләре ачыклангач та, үз бел­дегең белән дәвалан­мыйча, табибка мөрәҗәгать итәргә чакыра. 



К списку новостей