Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-42-54 |
| E-Mail: | Skaz.Аrs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Казанбашская ООШ" |
| Руководитель: | Камалов Ришат Ренатович |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 61 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 61 укучы (чит ил гражданнары юк) |
| У нас учат: | 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Новости
Гариф Ахунов кичәсе
Опубликовано: 22.09.201722 нче сентябрьдә шагыйрә Наилә Ахунованың күптәнге хыялы тормышка ашты: Гариф Ахунов туган Кечкенә Өчиле авылы урнашкан урында “Ахун чишмәсе” ачылды. Шушы чара уңаеннан Казанбаш төп мәктәбендә “Чишмәләр белән сөйләшү” исемле әдәби кичә үткәрелде. Кичәдә зур кунаклар катнашты: ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Хәбибрахман улы Салихов, профессор Фоат Галимуллин, шагыйрьләр Зиннур Мансуров, Эльмира Шәрифуллина, Рөстәм Зәкуан, Рифат Җамал, Сания Әхмәтҗанова, язучылар Ләбиб Лерон, Вакыйф Нуриев, районның “Каурый каләм” әгъзалары, мәдәният хезмәткәрләре. Кичәдә чыгыш ясаучылар чишмә ачылу белән бәйләп, туган телне саклау турында фикерләрен әйттеләр. Арча районында 2009 нчы елдан башлап бирелә торган Гариф Ахунов премияләрен тапшыру тантанасы кичәгә ямь өстәде. Зур бүләккә лаек булучыларны ихлас күңелдән котлыйбыз, киләчәктә дә иҗат чишмәләре саекмасын.
К списку новостей














